16+

“Украинада яшәүчеләрнең бөтен өмете Россиядә булуын күреп кайттык”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина Украинаның Луганск республикасы Алчевск шәһәрендә узган Сабан туенда булып кайткан. Татарстаннан алар анда җырчы Азат Тимершәех белән икесе барган.

“Украинада яшәүчеләрнең бөтен өмете Россиядә булуын күреп кайттык”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина Украинаның Луганск республикасы Алчевск шәһәрендә узган Сабан туенда булып кайткан. Татарстаннан алар анда җырчы Азат Тимершәех белән икесе барган.

– Әлфия, ничек курыкмыйча Украинага бардың?

– Күптән барасым килеп йөри иде. Бөтендөнья татар конгрессына да, мине шунда җибәрегез, дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Россиянең хәрби-тарихи җәмгыяте әгъзасы буларак, Икенче бөтендөнья сугышын өйрәнәм. Элек сугыш вакытында артистларыбыз машина кузовларында концерт куйган. Минем дә алар шикелле “кайнар нокта”га барып концерт куясым килде. Андагы вазгыятьне үз күзләрем белән күрергә, безгә килеп ирешкән кайбер мәгълүматларның ялган булуына инанырга теләдем. Һәм мин моңа тулысынча ышандым. Анда яшәүче татарлар, руслар, украиннар белән аралаштым. Безнең кунакханәдә хәрбиләр дә бар иде. Кем белән генә аралашсам да, фейк мәгълүматның дөрес түгеллеген аңладым. Без – артистларның, журналистларның миссиясе – ялган мәгълүматны кире кагу, халыкка акның –ак, караның кара икәнен аңлату.

– Сез барганда, шәһәрдә тыныч булдымы?

– 20 чакрым ераклыктагы Стаханов шәһәрендә атышлар башланган иде. Башта күк күкри дип уйладым. “29 градус эссе, болытлар да юк, ник болай күк күкри соң?” – дим. “Күк күкрәми, тегеләр күкри, украиннар”, – диделәр. Казанда кызыл автобуслар ничек күп һәм еш йөрсә, Алчевск шәһәрендә хәрби машиналар шулай күпләп йөри. Әмма алар булганда, киресенчә, җирле халыкка тынычрак. Алар инде ул мохиткә ияләшкән. Андагы халык Россия хәрбиләренә бик рәхмәтле, аларга бу хәрби операция һава шикелле кирәк булган. Безне Наташа исемле украина кешесе озатып йөрде. Аның ике улы да Россия хәрби көчләрендә хезмәт итә. “Бөтен өмет Россиягә, Россиядән башка булмый”, – ди ул. Алар сигез ел дәвамында азатлык өчен көрәшкән. Күбесенең йортлары җимерек хәлдә. Күмер чыгарга торган бай шәһәрнең шундый аяныч хәлдә булуы күңелсез. Байлыгыннан файдаланганнар, ә шәһәрне төзекләндерү өчен бер кадак та сукмаганнар.

– Сабан туе ничек узды?

– Алчесвк шәһәрендә бик күп татарлар яши. Соңгы сигез елда анда Сабан туе булмаган. Быел милли бәйрәмне башта ачык һавада үткәрмәкче булганнар. Ләкин берничә көн алдан украиннар Алчевск шәһәренә ракета җибәргән. Бәхеткә, Россиянең кораллы көчләре ул ракетаны бәреп төшерә һәм Алчевск шәһәрендә һәлакәт булмыйча кала. Әлеге вазгыятьтә куркынычсызлык чаралары күреп, Сабан туен ябык һавада уздырдылар. Үзәк китапханәнең зур мәйданлы конференцияләр залында үтте ул. Татар халкының милли аулак өй уеннарын оештырдык. Бик күп шәһәрләрдән котларга килделәр. Азатка зур рәхмәтем. Артык сораулар биреп тормады, шундук ризалашты. Дөрес, автобуста барганда, кая барганын аңлапмы, бераз моңсуланып алды (көлә). Азат Сабан туен оештыручыга бүләккә татар түбәтәен алып барды. Сүз уңаеннан, “Үлемсезлек җыры өзелмәс” проектым белән Украинаның азат ителгән шәһәрләренә барырга хыялланам.

– Украинаның табигате матурмы?

– Бик матур! Анда розалар бик күп үсә. Башка чәчәкләр юк та кебек. Розалар иле диярсең. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading