16+

Укыр өчен чикләр юк: пенсионерларны яңа белгечлекләргә әзерлиләр

Укытучылар, фермерлар, бухгалтерлар, билгеле бер яшькә килеп җиткәч, пенсионерлар сафына баса, ләкин аларның күбесе лаеклы ялда да эшләүләрен дәвам итә әле. Статистика мәгълүматлары буенча, пенсия яшендәге кешеләрнең 22 проценты нинди дә булса эш белән мәшгуль. Кемдер моңа чарасызлыктан, пенсиягә аз булса да акча өстәлер дип бара. Ә кайсылары, өйдә ялгызлары утырасы килмичә, аралашу, яңа танышулар эзли. Гадәттә, 55, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үз белемнәрен башкаларга да өйрәтә яки, бик теләп, яңа төрле һөнәр үзләштерә.

Укыр өчен чикләр юк: пенсионерларны яңа белгечлекләргә әзерлиләр

Укытучылар, фермерлар, бухгалтерлар, билгеле бер яшькә килеп җиткәч, пенсионерлар сафына баса, ләкин аларның күбесе лаеклы ялда да эшләүләрен дәвам итә әле. Статистика мәгълүматлары буенча, пенсия яшендәге кешеләрнең 22 проценты нинди дә булса эш белән мәшгуль. Кемдер моңа чарасызлыктан, пенсиягә аз булса да акча өстәлер дип бара. Ә кайсылары, өйдә ялгызлары утырасы килмичә, аралашу, яңа танышулар эзли. Гадәттә, 55, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үз белемнәрен башкаларга да өйрәтә яки, бик теләп, яңа төрле һөнәр үзләштерә.

Менә шундый очракларда ярдәмгә эш белән тәэмин итү үзәкләре килә дә инде. Алар пенсионерларга һәм декрет ялында утыручы яшь әниләргә өстәмә профессиональ белем бирә торган бушлай курсларда укырга тәкъдим итә. Әлеге программа республикада һәм Казанда икенче ел эшләп килә. Узган ел аның буенча 167 кеше яңа һөнәр үзләштергән.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Гөлназ Гаязова аңлатуынча, лаеклы ялга чыккан апалар кондитерлыкка, аш-су осталыгына, ландшафт дизайны, лифтчы, бухгалтер, риэлтор, сакчы һөнәрләренә укый ала. Өлкәннәр көне алдынннан уздырылган матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да әлеге мәсьәләгә тукталып узган иде.
– Узган елларда эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать иткән өлкәннәр үзләренең мавыгуларына, кызыксынуларына, хоббиларына бәйле генә эшләр сорыйлар иде. Мәсәлән, алар бакчачылык, ландшафт дизайны, рәсем сәнгате белән кызыксынды. Ләкин без хезмәт базарында кирәкле һәм ихтыяҗ зур булган белгечлекләргә укытабыз.

Шуңа күрә аларга ремонт буенча электромонтер һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтү, электр эретеп ябыштыручы, лифтчы, сакчы, тегүче, кондитер, ЭВМ операторы, бухгалтер, флорист, ландшафт дизайнеры белгечлекләрен алу мөмкинлеге тудырылды. Өлкәннәр күпчелек очракта шәфкать туташы, санитарка, бухгалтер, каравылчы, балалар бакчасында тәрбияче, үлчәп төрүче, сатучы, диспетчер булып эшкә урнаша, – дигән иде ул чагында Эльмира Зарипова.

Әлеге курсларның дәвамлылыгы төрлесенеке төрлечә. Мәсәлән, аш-су осталыгына, кондитерлыкка 1,5 ай укырга кирәк. Башта теория укытылса, аннан соң гамәли эшләр башкарыла, һәм ахырдан «яшь студентлар» имтихан белән сынала.

Озак еллар банкта бухгалтер булып эшләгән Әлфия Хәйдәрова әнә 60 яшендә кондитерлыкка укырга килгән. Аңардан ни өчен яңа һөнәр үзләштерергә теләгәне турында кызыксындым.
– Курсларга бер ел элек язылган идем. Беренчедән, моңа кадәр дә баллы тәмлүшкәләр пешерергә ярата идем. Ә курсларда рецепт буенча пешерергә өйрәндем. Икенчедән, кешеләр белән аралашам. Һәм, өченчедән, пенсиям зур түгел, эшкә урнашсам, азмы-күпме файда булыр дим. Аннан соң гаиләмне дә тәмле ризыклар пешереп сөендерәсем килә. Дөрес, әлегә оныкларым юк. Бик акыллы олы улым өч ел элек юл һәлакәтендә һәлак булды. Ә кечесе әле өйләнмәгән. Башкалар, курсларда пешергән ризыкларны өйдә дә пешереп, оныкларын сөендерә иде. Балаларны шатландыру күбрәк ләззәт бирә шул.

Безнең белән бергә яшь әниләр дә укыды. Алар киләчәкләрен дә шушы һөнәр белән бәйләмәкче була. Әлеге вакытта үзем дә эш эзлим, – ди Әлфия апа.
Дөрес, Гөлназ Гаязова әйтүенчә, курсларны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру тәртибе каралмаган. Шулай да күптән түгел генә курсларны тәмамлаган берничә кешене Казанның 3нче икмәк заводына эшкә көтәләр икән.

Икенче яңа танышым Зарима Хуҗиәхмәтованы укучылар «Азатлык» радиосында Бикә Басыйр тәхәллүсе белән эшләгән журналист буларак та хәтерлидер әле бәлки. Лаеклы ялга да ул шушыннан чыккан. Гомер буе актив тормыш алып барган 64 яшьлек апа бер атна элек кенә кондитерлык курсларын тәмамлаган. Әле аның белән генә дә тукталып калмаган. Әлеге курслар тәмамлану белән үк, аш-су остасы һөнәрен үзләштерергә алынган. Үзе әйтүенчә, белем алучыларга өченче разряд бирәчәкләр һәм эшкә дә урнаштырачаклар икән.

– Пенсиягә чыкканчы, эшләмәгән җирем калмады. Эш стажымны тәрбияче булып башлаган идем. Хезмәт иткән соңгы урыным – ресторанда табак-савыт юучы иде. Бер урында тик утырасым килми. Алты оныгым бар. Аларны профессиональ итеп пешерелгән тәмле ризыклар белән сыйлыйсым килә. Эшкә урнашмаган очракта да, сый-нигъмәтләр пешереп, балаларны шатландырсаң да яхшы, әлбәттә. Сәламәтлек булганда, эшлисе дә килә. Аллага шөкер, пенсиям яхшы, – диде Зарима апа.

Әлеге вакытта өч яше тулмаган бала белән өйдә утыручы әниләр маникюр ясаучы, парикмахер, флорист, риэлторлык эшчәнлеге, авто- няня, ландшафт дизайны, кондитер профессияләренә укый ала. Курслар турындагы мәгълүматны яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин. Шулай ук кызыксындырган сорауларны 562-48-09 телефоны буенча да шалтыратып белергә була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading