16+

Укырга, укырга…

Ленинны беләсезме? Владимир Ильичны? Без үскәндә мондый сорауны беркем дә беркемгә дә бирер кебек түгел иде. Хәзер белмәүчеләр дә бар.

Укырга, укырга…

Ленинны беләсезме? Владимир Ильичны? Без үскәндә мондый сорауны беркем дә беркемгә дә бирер кебек түгел иде. Хәзер белмәүчеләр дә бар.

Әйе, әйе… Сүз теге Мәскәүдә, Мавзолейда яткан бабай турында бара. Әле күптән түгел генә җитәкчеләр чутлап чыгарган, аның мавзолейда ятуы бик кыйммәткә төшә икән. Елына 23 миллион тирәсе. Бер карасаң, чынлап та зур хак инде бу. Ә икенче яктан карасаң, теләсә кайсы депутат хатынының еллык кереме шуннан да ким түгел. Депутатлар үзләре ул кадәр үк акча эшли алмый инде, алар бит халыкның хезмәтчесе генә. Ә менә хатыннары. Алар уңган! Шундый эшлекле хатынга өйләнсә, теләсә-кем депутат, йә җитәкче булыр иде… Ә өченче яктан карасаң… Ул бит Ленин!.. 

Кыскасы, сүз шул мавзолейда аена 1 миллион сумга бүлмә “эснимайт итеп” яткан бабай турында бара. Ленин бабай. Башлы кешеләр аны әллә ничекләр бәяләп, әллә нинди кушаматлар тагып бетерә инде. Кемдер мактый, кемдер хурлый. Берәүнең дә гөнаһасына керергә теләмим, үзләренеке үзләренә булсын, тик мин шушы Ленин бабайның ике сүзен яратам. Беренчесе: “Җәмгыятьтә яшәп тә аннан азат булу мөмкин түгел.” Бу инде аксиома. Икенчесе: “Учиться, учиться, учиться!”

Соңгысын татарчага тәрҗемә итеп мәктәпнең бөтен почмагына да элеп куялар һәм ул болайрак күренә иде: “Укырга, укырга, укырга!” Беләм инде хәзер ни өчен икәнен. Хәер, бу элек тә сер түгел, укытучылар үзләре үк һәр адымда: “Әнә, Ленин бабагыз сезгә укырга кушкан,” - дип дәртләндереп тора иде. Ленин бабай ничектер күңелгә якын. Аның Разливтагы шалаштан күренеп торган ялан тәпие дә картина аша күз алдына килә. Балалар кочаклап төшкән рәсемнәре дә күңелгә рәхәтлек бирә. Аның турындагы әсәрләр дә җанда җылы уята. Кыскасы, Ленин үзебезнең бабайдыр кебек тоела иде. “Укырга, укырга, укырга”- дигән сүзен дә әйтмәгән булса, бөтенләй әйбәт буласы икән дә, нишлисең инде… 

Ә безнең укыйсы килми. Ленин карт әйтсә дә, әби-бабайлар, әти-әниләр адым саен искәртеп торса да. Ә бәлки, шул сәбәпледер дә. Укыйсы килми һәм вәссәлам. Юк, йокыны туйдыргач, мәктәпкә барасы килә ул. Дуслар шунда бит инде, малайлар, кызлар… Тик укыйсы килми. Дәрестә дә шаярасы килә, уйныйсы… Хәзер беләм инде, балачакның бөтен максаты белем алу түгел. Белемне соңыннан да алып була. Ә балачак кире кайтмый. Бәлки, без моны ул чакта да белгәнбездер, шуңа укыйсы килмәгәндер. Ә Ленин бабай… укырга кушкан… 

Учиться, учиться… Кечкенә чакта ук бераз саташтырганнар безне. Җәмгыятьнең икейөзлелеген шуннан да күрергә кирәк булган. Тик без күрә алмаганбыз инде, хәтта өлкәннәр дә игътибар итмәгәндер. Ленин бабай бит мәктәптә уку турында әйтмәгән икән бу сүзләрен. “Учиться, учиться, учиться” - дигән гыйбарәне ул берничә мәкаләсендә куллана. Тик берсендә дә сүз мәктәп, һичьюгы мәгариф турында бармый. Һәм, гомумән, ул “укырга” дип түгел, ә “өйрәнергә” дип тәрҗемә ителергә тиеш булган. “Өйрәнергә, өйрәнергә һәм өйрәнергә” инде. Ә бәлки “сабак алырга”дыр.

Бер дус бар минем. “Чапаев” фильмының фанаты. Бу киноны мин дә яратам. Тик минем ярату аныкы янында битарафлык кебек кенә кала. Бу фильмны ул көненә өч-дүрт тапкыр да карарга мөмкин. Хәтерегездә булса, Чапаев елга аша йөзеп чыкканда батып үлә. Кинода шулай бу. Чынбарлыкта ничеклеге турында төрле сүзләр йөри, бәхәсләр бара һәм мин сөйләгән хәлгә аның катнашы юк. Ә фильм шулкадәр әйбәт. Иң төп уңышы - көчле герой. Чапаев - энергиясе ташып торган, батыр йөрәкле кеше, юмор хиче көчле, наданлыгы ягымлы. Шул герой әсир итә, ирексездән үзең дә аңа охшарга телисең. Шәп инде, кыскасы. Минем теге дус аны ярата. 

Бер мәлне сорап куйдым моннан:
- Яттан беләсең бит инде, ник тагын карыйсың?

Теге миңа аптырап текәлеп торды да:
- Бу юлы елга аша йөзеп чыгалыр кебек, - ди.

Анекдот түгел бу. Без барыбыз да шундыйрак. Өйрәнә белмибез. Сабак алмыйбыз. Аяк астында яткан тырмага бер басабыз, әйләнеп киләбез дә тагын искә алмый калабыз - шап! Мең дә беренче тапкыр урап килгәндә, бу тырманың кайда ятканын һәм ничек сугачагын ятлап бетергән булабыз. Менә шушыннан узганда шушылайрак итеп басасың һәм… Белеп торабыз инде. Тик ул бу юлы сукмас кебек тоела… Нәкъ менә Чапай турындагы теге фильмны йөзәр тапкыр караган дус шикелле… 

Ә Ленин сүзләре һәрвакыт көн кадагына бәрә: “Өйрәнергә, өйрәнергә һәм…”

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading