16+

«Укытучыны урамда калдыру – мыскыл итү ул»

Тырыша-тырыша эшләп йөргән кырмыска оясына таяк тыккач ни хәл булганын барыгызның да күргәне бардыр. Бүген Татарстан мәктәпләре дә әнә шундый хәлдә. Прокурор күрсәтмәләреннән котлары алынган директорлар җыелыш арты җыелыш уздыра, уку планнары үзгәрү сәбәп­ле, дәресләр кыскара, укытучылар кыскартыла, эштә калганнарының да билгесезлектән башлары каткан. Барысы да диярлек эшсез калудан курка. Кыскасы, мәктәпләр мәш килә.

«Укытучыны урамда калдыру – мыскыл итү ул»

Тырыша-тырыша эшләп йөргән кырмыска оясына таяк тыккач ни хәл булганын барыгызның да күргәне бардыр. Бүген Татарстан мәктәпләре дә әнә шундый хәлдә. Прокурор күрсәтмәләреннән котлары алынган директорлар җыелыш арты җыелыш уздыра, уку планнары үзгәрү сәбәп­ле, дәресләр кыскара, укытучылар кыскартыла, эштә калганнарының да билгесезлектән башлары каткан. Барысы да диярлек эшсез калудан курка. Кыскасы, мәктәпләр мәш килә.

Кыскартулар башланды

Бу көннәрдә Татарстандагы мәктәпләр яңа укыту планына күчәргә әзерләнә. Әлеге үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кыскартылуына һәм рус теле белгечләренең җитмәвенә китерергә мөмкин. Укытучылар мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасына да өметләр баг­лап торган иде, ләкин ул, укытучыларны яклар урында, мәктәп директорларына укытучыларга үзләренең кыскартылулары турындагы хәбәрне ничек дөрес итеп җиткерергә киңәш бирде. Әлеге оешманың вазифасы һәм бурычлары шушымы икәнни соң?

Профсоюз җитәкчесе Юрий Прохоров сүзләренчә, хәзерге вакытта респуб­ликада 3 меңнән артык татар теле укытучысы эшли. Укыту планы үзгәрсә, бу һичшиксез кыскартылуларга китерәчәк. Аның сүзләренчә, иң оптимистик хәлдә дә, 2 мең укытучы эшсез калырга мөмкин. Димәк, моны ул да таный. Таный, әмма педагог­ларга ярдәм итәрдәй берни дә эшли алмый.

– Яңа уку елында барыбер рус теленнән сәгатьләр саны артачак. Димәк, рус теле укытучылары кирәк булачак, ә бу – яңа эш урыннары дигән сүз. Татар теле укытучылары, рус теле белгечлеге буенча белем алып, үзләрен эш белән тәэмин итә ала, – ди Прохоров.
Татар теле 2018 елның ­1 гыйнварыннан ирекле нигездә өйрәтелгән очракта, 1,5 мең укытучы эшсез калыр­га мөмкин. Әгәр татар теле программада ике-өч сәгать мәҗбүри укытылса, кыскартылу куркынычы берничә йөз укытучыга яный.

Дөрес, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, бер генә укытучы да эшсез калмаячак, дип белдерә. Педагогларга сәгатьләр җитмәгәндә, башка вакантлы урыннар тәкъдим ителәчәген, аларны өйрәтү-укыту булачагын әйтәләр.
– Хәзерге вакытта рес­публиканың барлык мәктәпләрендә уку планнары үзгәрүгә карамастан, укытучыларны эш урыннарында саклау буенча җентекле эш бара, – ди алар.

Профсоюз да, министрлык та, укытучылар урамга куып чыгарылмаячак, дисә­ләр дә, чынбарлыкта башка вазгыять хөкем сөрә. Халык арасында, татар теле укытучыларын кыскартулар башланды, дигән сүзләр шактый ишетелә. Казанның Вахитов һәм Идел буе районындагы бер мәктәбендә өч укытучы эшеннән алынган дигән хәбәр килеп ирешкәч, әлеге районның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнисә Галимова белән элемтәгә чыктык.
– Әлеге мәсьәлә буенча сезгә берни дә әйтә алмыйбыз, чөнки бездә мондый мәгъ­лүмат юк. Бу дөрес­леккә туры килми торган хәбәрдер дип уйлыйм, чөнки безгә, бернинди дә кыскартулар булырга тиеш түгел, диделәр. Бу хакта профсоюз да, Мәгариф министрлыгы да әйтте. Һәрхәлдә, бер генә укытучы да урамга куып чыгарылмаячак. Бу аларны мыс­кыл итүгә тиң булыр иде. Аларга төрле вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Кемдер татар теле белән бергә инглиз, рус теле яки башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген дә алган бит. Татар теле укытучылары арасында заманында физика, биология белгечлеген алган мөгаллимнәр дә бар. Шулай ук алар озынайтылган төркемнәрне яки түгәрәкләрне дә алып бара ала, дәрес­тән тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Дөрес, теге яки бу очракны караганда, директор, әл­бәттә, укытучының мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиеш. Башка вакансиягә күчү яки дәресләр саны кыс­картылу сәбәпле, укытучының хезмәт хакы кимегән очракта да, декабрь ахырына кадәр үзгәрешләр булмая­чак. Ягъни йөкләнеш (нагрузка) азайса да, алдагы айларда күпме хезмәт хаклары алган булсалар, шулай дәвам итәчәк. Үзләре укыткан мәктәптә урын булмаса, башка белем бирү йортларында эш тәкъдим ителергә мөмкин. Әлегә эш сорап килгән бер генә укытучы да юк, – диде безгә Әнисә Галимова.
Укытучыларның эштән алыну фактын прокуратура да кире кага. Шулай да Казанның Яңа Савин һәм Авиа­төзелеш районы РОНОсында исемен әйтергә теләмәгән әңгәмәдәш: «Кыскартулар бер безнең районда гына түгел. Күп инде алар», – дип белдерде.
Кыскартылган очракта, бер генә укытучының да урамда калмавы яхшы, әлбәттә. Әнә мөгаллимнәрнең мәнфәгатьләрен кайгыр­тырга, аларның хокукларын якларга тиешле оешма җитәкчесе Юрий Прохоров та, укытучының бер фәннән икенчесенә күченүе гадәти әйбер, ди. Ләкин егерме-­утызар ел буена татар телен укыткан укытучы менә шулай кисәк кенә рус теленнән белем бирүгә күчә алыр­мы икән соң? Бу, беренчедән, укытучы өчен тормышны яңадан башлауга тиң, бик зур стресс. Икенчедән, әлеге гамәл рус телле балаларның ата-аналарына ошап бетүе, ай-һай, бик зур шик тудыра. Социаль челтәрләрдә калдырылган бер комментарий әнә шул шигемне ныгытты гына. Алабуганың 6нчы мәктәбендә рус теле дәресен моңа кадәр татар телен укыткан укытучыга тапшырганнар. Әлеге гамәл рус телле ата-аналарга, йомшак кына итеп язганда, ошап бетмәгән.
«Балам яңа чиректән рус телен татар теле укытучысы алып барачагын хәбәр итте. Без аны бик яхшы беләбез, аның шәхси сыйфатларын да хөрмәт итәбез, ләкин ул әлеге фәнне озак еллар рус телен укыткан мөгаллимнән берничек тә яхшырак укыта алмаячак. Алда ЕГЭ! Директор ни уйлый?» – дип язган бер әни Татарстанның ата-аналар берләшмәсенең «ВКонтакте»дагы битендә.
Ә бит безнең Татарстаныбыз – милләтара дуслык хөкем сөргән республика. Мәктәпләрдәге хәлләр менә шул дуслыкка тап төшерерлек булмасын иде инде.

«Эш югалтудан бигрәк, тел язмышы борчый»

Барлык мәктәпләргә дә уку планын үзгәртү, аны ­Россия мәгариф кануннары кысасына кертү таләбе куел­ды. Араларында ашыгыч рәвештә, төбенә төшеп уйлап бетермичә, татар телен факультатив рәвешендә генә укытырга карар кылучылар да бар. Ләкин Татарстан Конституциясе, шулай ук «Дәүләт телләре турында»гы закон нигезендә, бездә татар теле берничек тә факультативка кала алмый. Ашыгып карар кылган мәктәпләр бу мәсьәләне ничек хәл итәр – билгесез.

балаларына рус яки татар телен укытуны сайлап, ата-аналар гаризалар язды. Казанның 165нче мәктәбендә укучыларның ата-аналарының күпчелеге, ягъни 90 проценты, баласының татар телен өйрәнүен дәвам итүен тели. Әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Кыямова белән дә сөйләштек.

– Минем 9 «Г» сыйныфында 27 баланың барысы да татар телен сайлады. Алар арасында быел гына чит төбәктән күченеп кайт­кан ике рус баласы да бар. Алар: «Татарстанда яшибез. Безгә татар теле кирәк», – диде. Минемчә, күп укучыларның рус телен сайлау­лары – укытучыларның, мәктәп директорларының ашыгып, уйлап эшләп бетермәүләре нәтиҗәсе. Бераз вакыт бирелеп, ата-­аналарга да, директорларга да яхшы итеп аңлатылса, татар телен сайлаучылар тагын да күбрәк булыр иде. Безнең мәктәптә 14 татар теле укытучысы исәпләнелә. Бүгенгә шуның сигезе – декрет ялында. Әлегә безнең мәктәптә бер укытучыны да кыс­картмадылар. Ничек булды, шулай калачак, дип ышандыралар. Ә дәресләр саны кыскарды. Кичәдән, ягъни икенче чиректән, бөтен сыйныфта да өчәр сәгать укыта башладык. Яңа планнар төзедек. Сүз дә юк, кайбер мәктәпләрдә эшләүче таныш­ларымның хәле тагын да мөшкелрәк. Эшсез калмасак ярый инде, дип куркып торалар. Кемнеңдер кредиты бар, кемдер баласын ялгызы тәрбияли. Ләкин безне эшсез калудан бигрәк, телебезнең киләчәк язмышы борчый, – ди Рушания Кыя­мова.

Аның икенче белгечлеге – рус теле укытучысы. Ләкин 31 ел буена татар теленнән белем биргән педагог, башка фәнне укытуга күчү бик авыр булыр иде, ди.

– Әгәр шулай да киләчәктә күчәргә туры килсә, бик авыр булачак. Әлегә күп итеп «Родной край» дәресен бирделәр. Ләкин аны ничек укытасын без үзебез дә белмибез. «Риторика», «Русская словестность» булыр бәлки. Моннан соң аттестатта «татар теле» фәне урынына «родной язык» булачак. Хәзерге көндә без татар телен дә ничек укытырга кирәклеген белмибез. Күп мәктәпләр яңа эш планын төзи. Хәзер балаларга өй эшләре бирер­гә ярамаячак. Тиздән «Родной язык»ны укыту буенча курслар ачылыр дип уйлыйм. Хәзер мәктәпләрдә рус теле аерым. Аларга икешәр сәгать өстәлде. Тагын «Родной язык для русских» һәм «Родной язык для татар» фәннәре бар. Аларга әлегә методик күрсәтмәләр юк. Миңа калса, «Родной язык для русских» фәне бөтенләй кирәк түгелдер, – дип саный ул.

«Безнең өчен чыгу юлы бар»

Шәһәр мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар­га кыскартылу куркыны янаса да, авыллардагы татар мәктәпләренә зур зыян килмәгән. Һәрхәлдә, районнардагы укытучылар белән аралашкач, шундый фикергә килдем.

– Без – татар мәктәбе, төгәл фәннәрне дә татарча укытабыз. Тикшерүләр булды, күрсәтмәләр яздылар, аларны үтәдек, дәресләрне тиешле күләмдә калдыр­дык, – диде Азнакай районының «Урманай» урта гомуми белем бирү мәктәбенең директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова. – Райондагы башка мәктәп­ләрдә дә кыскартулар булган дигән мәгълүмат ишеткәнем юк. Район да, прокуратура да татар мәктәпләрен саклап калу ягында. Татар теле дәресләрен өстәмә алырга нинди мөмкинлек булды, мин ул дәресләрне Россия законына каршы килмичә алдым. Элеккеге укыту планы белән хәзерге укыту планы арасында сәгатьләр саны бергә генә кимеде. Яңа программага күчкәч, беренче сыйныфларда, киресенчә, татар теле дәресләре бер сәгатькә артты да әле. Без Татарстан документларына түгел, ә Россия норматив-хокукый документларына нигезләндек. Яңа чиректән без шуңа нигезләнеп укый башладык. Алар туган телне укытырга мөмкинлек бирә. Бу мәсьәләдә безгә, төгәл фәннәрне дә татарча укыта торган татар мәктәп­ләренә, шау-шу кубарырга җирлек юк. Чыгу юлы бар. Әлегә без прокуратура кушканча эшлибез. Методик күрсәтмәләргә килгәндә, әлегә без әзер түгел. Дөрес, аттес­татта татар теле дип түгел, ә «родной язык», «родная литература» дип бара. Ләкин без барыбер татар теле, әдәбияты дәреслекләре белән укыйбыз. Эш программаларын үзгәртәбез.

Көрәш дәвам итә...

Мәгариф турындагы законга нигезләнгән укыту планнарына үзгәрешләр әлегә расланмаган, алар әзерләнә генә. Документлар ­Россиянең мәгариф ми­нистр­лыгы белән килештерелгәч, әлеге процессның күпме татар теле укытучысына кагылачагы тәгаен билгеле булачак.

Узган атнада укучылар каникулда булсалар да, укытучылар атна буе яңа уку планына күчәргә әзерләнде, планнар язды. Каникулдан соң нинди дә булса ачыклык кертелер инде, дип таралышкан мөгаллимнәр икенче чирекне дә шундый ук «хаос»та башлап җибәрде. Кемгә генә шалтыратсак та, «Әлегә үзебез дә нәрсә эшләгәнебезне, алда безне ни көтәчәген белмибез, бу атнада элеккеге расписание белән укыячакбыз, киләсе атнадан үзгәрешләр була икән», – диләр.

Шулай ук узган атнада Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә уку-укытуның яңача планын тасвирлаган яңа методик күрсәтмәләр эшләп җибәргән иде. Ләкин озак та узмады, алар куллануга яраксыз дип табылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«4 ноябрьдә юлланылган методик күрсәтмәләрне федераль норматив-хокукый базага үзгәрешләр кертелгәнчегә кадәр кулланырга ярамый» диелә министрлык хәбәрендә.
Әле­ге методик күрсәтмәләрнең документ аңлатмасында, татар теле дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытылырга, ә туган телне укучылар ирекле укырга тиеш дип язылган иде.

Шуннан соң Татарстан прокуратурасы, әлеге күрсәтмәләр федераль законнарга туры кил­­ми дип, аларны кире алдыртуны таләп итте.
«Рес­публика прокуратурасы Татарстан премьер-министры Алексей Песошин исеменә гариза әзерләде. Анда методик күрсәтмәләрне тиз арада кире алдырту һәм моңа юл куйган җавап­лы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында әйтелә», – дигән Татарстан прокуратурасының матбугат чаралары белән эшләүче өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, адвокат Руслан Нагиевка мөрәҗәгать иттек.
– Хәзерге вакытта без тиеш­ле документларны әзерләдек. Законнарга анализ ясап чыкканнан соң шуны әйтә алабыз: прокуратура гамәлләре канунга туры килеп бетми. Прокуратура ФГОСка таяна, ә анда республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип язылмаган. Безнең фикеребезчә, бу федераль законга каршы килә. Ә федераль стандарт федераль законнан өстен була алмый. Закон нигезендә, республика дәүләт телләрендә укытуны оештырырга тулы хокукка ия.

Соңгы көннәрдә миңа кыскартылуга эләккән укытучылар да күп мөрәҗәгать итә башлады. Без үз чиратыбызда судка мөрәҗәгать итәбез, чөнки прокуратура карарын һәр гражданин кире кага ала. Һәм практика күрсәтүенчә, суд еш кына гражданин файдасына хәл ителә. Шуңа күрә паникага бирелергә кирәкми. Бу эштә әле соңгы нокта куелмаган. Закон безнең яклы. Шуңа күрә суд та безнең якта булыр дип уйлыйм, – диде Руслан Нагиев.
Бүген исә Дәүләт Советында республиканың дәүләт һәм туган телләрен укыту мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтачаклар. Монда республика прокуратурасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле мәсьәләсе буенча үз аңлатмаларын бирәчәк. Татар теле өчен көрәш дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading