Шәһри Казан

“Улым, елама, мин монда” ( бала табуның “матурлыклары” турында)

Җаннан җан яралу – олы могҗиза. Хатын-кыз, бер яктан, аңлатып бетергесез зур газаплар кичереп бала тудырса, икенче яктан, йөрәк астында иң кадерле кешесен йөртү, аның хәрәкәтләрен карында чакта ук тою белән бик бәхетле.

Хатын-кызлар нинди авырлыклар, ягъни сират күпере аша узасын алдан белмәве белән дә бәхетле. Юкса, Җир йөзендә бөтенләй дә сабыйлар авазы яңгырамас иде. Башкалардан бала табуның “матурлыклары” турында күпме генә ишетсәң дә, үзең шул юлны үтмичә, барыбер аңламыйсың икән.

Беренче тапкыр авырга узгач, тормыш бөтенләй башка юнәлеш ала. Моңарчы аягың басмаган, таныш булмаган сукмаклардан атларга, бу җиһанның яңа төсмерләрен күрергә туры килә.

Исләрне борын яңа төрле, яхшы сизә башлый. Минем, мәсәлән, пешкән чактагы ит исеннән ашказаным актарылып килә, күңел болгана иде. Тагын бер кызык ягы: кыш уртасында автобуста барлык кешеләр калын куртка, туннардан, ә син кыска җиңле күлмәккә кадәр чишенгән. Әле алай да эссе, һава җитми. Түзәр чамаң төкәнгәч, автобустан төшеп каласың. Шулай күчеп утыра-утыра, ниһаять, эшеңә барып җитәсең.

Йөклелек чорында ашау буенча да сәер гадәтләр барлыкка килергә мөмкин бит әле. Мин балыкка кайнатма ягып ашамасам да, ипи белән “свежий” кыярга ябырылдым. Хәтерлим, эштән кайтканда ирем белән икебезгә дип кыяр сатып ала идем дә, бер ашый башлагач, соңгысын авызга озатканчы туктый алмый идем.

Әзерләү тулгаклары булгалап торды. Инде шул вакытта йөрәккә курку йөгерде: монысы да бик кыен икән, ахырга таба әллә ничә тапкыр катырак авырта, диләр, ничек түзәсе булыр? Бала туарга мөмкин булган көн узып китте, нарасыем җылы карыннан чыгарга ашыкмый. Тугызынчы катка кадәр җәяү менүләр дә, идән юулар да калмады... Ярар, бала туганчы кафеда рәхәтләнеп утырып кайтыйк әле дип, ирем белән чыгып киттек. Моның өчен тәүге очрашуда барган кафены сайладык.

Эч авырта башлады. Моңа артык игътибар бирмәдем, әйтүемчә, аңа кадәр ялган тулгаклар булып торды. Бераз атлыйм да, авыртуга түзә алмыйча, туктап торам, тагын атлыйм да, тагын туктыйм. Кафеда ашавым да шул рәвешле булды: бер-ике кабам да кашыгымны куям һәм авыртуның бетүен көтеп торам. Шулай итеп, ул кафе икеләтә истәлекле: беренче очрашу һәм бала табар алдыннан сыйлану урыны булды.

Алдан әллә никадәр китап укып, дөрес суларга өйрәтә торган видеолар карасам да, берсен дә куллана алмадым. Тулгакның уртасына җиткәндә, мин авыртуга түзә алмыйча, суларга да оныта идем. Ә шул вакытта акушер-гинеколог белән шәфкать туташы тыныч кына бизәнгечләр каталогын карап утырды. И ачу килгәннәрем! Мин үлем тырнагыннан ычкынырга тырышкан тычкан хәлендә, ә алар көлешеп утыра. Өстәвенә, миннән кала пациентлардан беркем юк.

Яшәү белән үлем арасында тирбәлгәннән соң, ниһаять, балам дөньяга килде! Ак халат ияләре аны төрделәр дә, миннән ун метр чамасы ераклыкта өстәлдә калдырып, бер бүлмәгә кереп киттеләр. Шулвакыт сабыем елый башлады. Ә мин аңа эндәшәм: “Улым, елама, мин монда”. Ул минем тавышны ишетеп, тынып калды.

Икенче көнне имезергә алып килгәч, балам косып җибәрде һәм минем өстемдәге халат кып-кызыл кан белән тулды. Улымны күтәреп, табиблар янына йөгердем. Алар аны тиз генә алдылар да миңа чыгарга куштылар. Ниләр кичергәнемне аналар гына аңлыйдыр. Елыйм да елыйм. Ике әни дә мине телефон аша юата, үзләре артык борчылмаган кыяфәт чыгара. Ә алар миңа әйтми генә елаган икән.

Реклама

Кан косуның сәбәбе – баланы авыр табуым, сабыема шунлыктан һәм муенына кендек чорналганнан һава җитмәгән булу икән. Реанимация бүлегенә урнаштыргач, миңа баламны күрергә рөхсәт иттеләр. Алдан еларга ярамый дип кат-кат кисәттеләр. Юкса, бала сизәчәк һәм аңа тагын да авыр булачак. Яшьләремне көчкә тыеп, улым янына кердем. Ул елмаеп куйды. Тәүге тапкыр елмаюын шунда күрдем. Аннары йомшак кына итеп аңа эндәштем. Сабыем шулвакыт елап җибәрде. Аның елавыннан күңелем мөлдерәмә булса да, яшь чыгармаска тырыштым.

Аннары безне бүтән хастаханәгә күчерделәр. Шунда кеп-кечкенә генә табанын тишеп кан алуларыннан, улымның җептәй нечкә тавыш белән елавыннан йөрәгем кысылып килде. Соңрак аппаратларның туктаусыз чыелдавы, әллә кайларга тоташтырылган чыбыклар, имезергә шулкадәр теләп тә, күкрәк каптырырга ярамаулар...

Баштагы көнне безне бөтенләй күрештермәделәр. Аннары көнгә берничә мәртәбә генә күрергә, шешәдән ашатырга һәм унбиш минут күтәреп торырга рөхсәт иттеләр. И-и-и, ул күрешүләрне зарыгып көтәсең, сәгать укларыннан күзләреңне алмыйсың. Ә баргач, ишек төбендә бераз көтеп торырга туры килә. Минем дә үз хәлем дә хәл.

Кулларымны тезләремә куеп, бар булган көчемне җыеп көтеп торам. Ашаткач, баламны күкрәгемә кысам. Бу иң татлы мизгелләр булгандыр! Башка аналар сабыйлары янында мөмкин кадәр озаграк торырга тырыша, ә мин унбиш минутның үтүен көтеп сәгатькә карыйм, чөнки хәлем бетә, авыртуларга чыдап булмый. Вакыт чыгуга баламны яткырып чыгып китәм. Шул вакытта улым алдында үземне шундый гаепле хис итә идем!

Мин бала табу йортыннан чыкканда, ягъни бүтән хастаханәгә күчкәндә, ирем безне каршы алды. Шунда ул мине әни булганнан соң баштанаяк беренче тапкыр күрде. Син яңа гына туган болан баласы кебек идең ди.

Ничек кенә булмасын, бүтән бала тапмыйм дигән уй башыма кереп тә карамады. Аллаһка шөкер, сабыем бик яхшы табиблар кулына эләгеп, тулысынча савыкты.

Ике яшендә без аның белән бергә хатын-кызлар консультациясенә карынымдагы энекәшенең хәлләрен белергә йөрдек. Беренче улымны тапканнан соң, мин гел йөкле хатын-кызларга сокланып, аларга кызыгып йөрдем. Табибларга керергә чиратта утыруларымны да сагына идем хәтта. Шөкер, ул шатлыкларны яңадан кичерергә насыйп булды.

Кечкенәсе белән барысы да башкача булды. Иртән эчем авырта башлаганда, мин аны тулгактыр дип уйламадым да. Шуннан ике сәгать ярым вакыт узуга, мин йөрәк парәмне кочаклап ята идем инде...

Фото авторның шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: