Шәһри Казан

«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»

Аерылышучылар саны елдан ел арта. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә. Олылар яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне гаепли.

– Байлыгы да, бернәрсәсе дә кирәкми, Аллага шөкер, үзебезнеке җитәрлек. Әти-әнисе төшеп калганнардан булмаган, уртача гына гаиләдән авыл кызы кирәк иде киленлеккә, берәр димләрдәй танышың юкмы? – дип өметле күзләрен миңа төбәгән Земфира ханымның соравына җавап та биреп өлгермәдем, ул үзенекен дәвам итте. – Өйләнеп карады инде улым бер бай шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын. Бер сүз әйтергә ярамый, серкәсе су күтәрми, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә дә телефоннан әти-әнисенә зарлана. Ярты сәгать тә үтми, тегеләре разборкага килеп җитә. Без кысылсак, зурга китәр дип курка идем. Малай бераз җебегәнрәк, ир була белмәде анысы да, булмаган гаепләре өчен гафу үтенә-үтенә тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте. Көн дә «спектакль» куя башлагач, түзмәдем: «Тагын бер зарланып әти-әниеңә шалтыратасың икән, монда эзең дә булмасын», – дидем. Шул сүзләремне генә көткән диярсең, машинасына кием-салымнарын, бер шкаф туфлиларын төяде дә чыгып китте. Аллага шөкер, мин әйтәм, котылдык. Ярты ел эчендә күрсәтмәгән «спектакле» калмады, моңа тагын берәр ел түзсәм, валлаһи, баш өянәгеннән үлеп киткән булыр идем.

Дөрес, улым гына ямансулап, миңа бераз үпкәләп йөрде, тик вакыт барысын да дәвалый, онытты бугай инде теге явызны.
– Нигә менә нәкъ авыл кызы кирәк соң? – дим.

Реклама

– Сүзгә килгән саен чемоданын төяп чыгып китә торганнар кирәк түгел. Ә авыл кызлары аерылып кайтудан куркып, кеше алдында хурлыкка калмыйм дип яши. Дөрес, төрлесе бар хәзер авылда да, әмма юньлеләре бөтенләй үк бетмәгәндер әле. Әнә күршемнең малае авыл кызын алды, рәхәтләнеп яшәп яталар, тавыш-тыннары да чыкмый, тупылдап торган ике бала үстерәләр. Ә безнеке, бала турында сүз кузгатсаң, кара көя иде. Имеш, утызга кадәр баланы юләрләр генә таба. Хәзер яшьләрнең эш бик җайлы икән, аз гына сабыр итү турында уйларына да килми. Менә минем үземнең дә чыгып китәсем килгән чакларым күп булды, ләкин түздем бит, Аллага шөкер, гаиләмне саклап калдым. Улымны кеше танырга өйрәтә алмаганмындыр инде, шуңа күрә үзем исән-сау булганда, аны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем, оныклар сөясем килә.

Тиешле кандидатура табып бирә алмагач, Земфира ханым: «Быел булмаса, бәлки, икенче елга берәр кыз таба алмассыңмы?» – дигән өметтә минем белән саубуллашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (6)
Осталось символов:
  • 21 ноябрь 2019 - 07:55
    Без имени
    Бу язган ханымнын телефон номерын бирэ алмыйсызмы.Анда малай,бездэ кыз.
  • 18 сентябрь 2019 - 10:39
    Без имени
    тубэнерэк иргэ кияугэ чыккан хатын уз дэрэжэсен белми
  • 18 сентябрь 2019 - 10:38
    Без имени
    бай хатынга, узеннэн эстэнерэккэ эйлэну узе бер мескенлек.
  • 16 февраль 2019 - 17:27
    Без имени
    Бу очракта бер дә киленне гаепсез дип әйтеп булмый.Автор барын да аңлатып язган бит,аңлаган кешегә.
  • 15 февраль 2019 - 13:07
    Без имени
    Улыгызгына гаепле тугел алайса. Кызлар гаепле. Киленне уз итэ алмагансмыз Анардан гэеп эзлэгэнсездер. Улыгыз сезнен сузнегенэ тынлап яшэргэ ойрэнгэч , барысы да сезненчэ булырга тиеш дип ышанган. Э хатын белэ ир бер суздэ булырга тиеш бит. Сез улыгызна парлы итэсегез килсэ киленне яратырга тырышыгыз.
  • 9 февраль 2019 - 17:17
    Без имени
    Улына ничэ яшь сон бик аеыллы кыз бар авылда