16+

Ун кияүгә – бер костюм

Газетабызның юбилей елында бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

Газетабызның юбилей елында бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

Кибет киштәләрендә җил уйнаганда базалар, складлар товар белән шыплап тулган икән. Әйберне сатуга чыгармыйлар, бәясе күтәрелгәнне көтәләр, имеш. Халык шулай дип сөйли. Моңа ышаныргамы, юкмы? Узган атнада  Казан  шәһәр Советы халык депутатлары, профсоюзларның ОБХСС вәкилләре, «Вечерняя Казань» һәм «Шәһри  Казан»  газеталары редакция­ләреннән торган эшче контроле, әлеге сорауга ачыклык кертү максаты белән, базаларда, складларда, кибетләрдә булды. 

Менә «Рособувьторг» базасы. Дөресен әйтим, эшче контроленең монда булган бригадасы киштәләрдәге байлыкны күреп хәйран калды. База аяк киемнәре белән шыплап тутырылган. «Спартак»ныкы да, чит илнеке дә бар. Менә кайда икән ул, кызлар, сез эзләгән Австрия итекләре! Затлылар, «модный»лар. Нишләп соң сатуга чыгарылмый? Җавап бер генә: «Кибетләр өлешенә тигәнне алды, фондлар бетте». Ә өлешеңә йә итек, йә читек тияргә мөмкин. Бу фондта фәкать акча белән исәпләнә. Мәсәлән, Аяк киемнәре йортына миллион сумлык товар җибәрелергә тиеш, ди. Чит ил итегеме ул, «Спартак» ботинкасымы – база өчен барыбер. Тик миллион сумнан артмасын гына.

Әйберләргә кытлык чоры сәүдә механизмын үзгәртүне таләп итә. Мәсьәләнең үзәгендә акча, план, фондлар түгел, ә кеше мәнфәгате торырга тиеш. Берәү затлы итек эләктергәндә, икенчеләр  ялан аяк килеш фондка карап торырга тиешме? Товарны һәркемгә өлеш чыгарырлык итеп, бүлеп сату турында  уйларга кирәк. Югыйсә кемнең кулында – шуның авызында. Костюмнар белән дә хәл тагын мөшкел.  Үзәк универмаг һәм «Бүләкләр» кибетләренең  складлары да буп-буш.  Соңгысында яңа өйләнешүчеләргә аена уртача 105 костюм сатылган. Ә кияүләрнең саны  меңнән артык булган. 10 егетнең тугызы туй көнне  кәләше янына нәрсә киеп барырга тиеш икән соң?! Костюмнар озак ятмаса да, 1 миллион 900 мең сумлык мех әйберләрен кузгатырга ашыкмыйлар. Боларга, чыннан да, бәя күтәрелүне көтәләр.

В. НУРИЕВ,
14 декабрь, 1990 ел.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading