16+

Урманда кабан дуңгызына юлыксаң нишләргә?

Урманда кабан дуңгызы очраса, үзеңне ничек тотарга? Алар тик торганда кешегә һөҗүм итәләрме? Эльмира Борханова, Биектау.

Урманда кабан дуңгызына юлыксаң нишләргә?

Урманда кабан дуңгызы очраса, үзеңне ничек тотарга? Алар тик торганда кешегә һөҗүм итәләрме? Эльмира Борханова, Биектау.

Кабан дуңгызы – куркыныч җанвар. Ата кабан дуңгызының авырлыгы 250-280 кг, ана кабаннарныкы – 80-180 килограммга кадәр җитә. Алар кеше барлыгын ярты километрдан ук сизә, ләкин ач булмаса яки балаларына куркыныч янамаса, тик торганда гына кешегә һөҗүм итми. Шулай да кабан дуңгызының уйламаган җирдән килеп чыгып кеше өстенә ташланырга ярата торган гадәте дә бар. Алар, гадәттә, бер нәрсәдән дә курыкмый. Кешегә таба чабып килгән кабанны кычкырып та, атып та куркытып булмый. Котырган кабан дуңгызы кеше артыннан сәгатенә 30 километр тизлек белән куа. Шуңа күрә аннан чабып котылу да мөмкин түгел диярлек. Кабанны күреп алуга, арттан куа башлаганчы ук, тиз генә биек, нык агач башына үрмәләвең хәерлерәк. Ул – хәйләкәр җанвар. Корбанын тиз генә ташлап китми, озак вакыт каравыллый. Киткәч тә, кабат әйләнеп килергә мөмкин.

Ләкин хәйләкәр җанварны да хәйләләргә мөмкин. Чабып килгән кабан дуңгызы тиз генә туктый алмый, алга таба чабуын дәвам итә. Ул кире әйләнеп килгәнче, хәйран вакыт үтә. Менә шуннан оста файдаланырга була: зиг-заг ясап йөгерсәң, кабанның «маршрутыннан» чыгып, качып котылырга мөмкин.

Кабан дуңгызы корбаны булмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк

  • кабаннар йөргән урынга килеп чыккансыз икән, алар сезне күреп алганчы, ул җирдән качу ягын карагыз.
  • кабан баласы күрсәгез, янына бармагыз, кабан дуңгызлары балалары янына килгәнне яратмый.
  • җирдәге эзләргә игътибар итегез. Кабан узган эзләр бар икән, ул урыннан тизрәк китегез.
  • каршыгызга кабан дуңгызы килеп чыкса, аңа әйбер бәреп яки мылтыктан атып (монысы аучылар колагына) котылам дип уйламагыз, сез аны котыртасыз гына. Иң яхшысы – агач башына менеп качу.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading