16+

Урманда утын әзерләргә мөмкин, тик рөхсәт белән генә

Казанда Идел буе федераль округына кергән төбәкләрнең урман хуҗалыгы министрлары киңәшмәсе булды.

Урманда утын әзерләргә мөмкин, тик рөхсәт белән генә

Казанда Идел буе федераль округына кергән төбәкләрнең урман хуҗалыгы министрлары киңәшмәсе булды.

Россия Федерациясе табигый чыганаклар һәм экология министры урынбасары - Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров башта Биектау районындагы “Урман янгыннары үзәге” матди-техник базасын карадылар.

Әлеге үзәк җитәкчесе Айрат Әхмәров таныштырганча, республикада урман янгыннарына каршы 23 янгын-химия станциясе эшли. Станцияләрдәге барлык техника төзек, коллектив сугышчан әзерлектә.

- Татарстанда, шөкер, сигез ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый. Кешеләр урман һәм елга-күл буйларында кабызган учакларын яхшылап сүндерсеннәр. Коры һава урнашкан чорда, гомүмән, учак кабызмасыннар иде, - диде министр Равил Кузюров.

Республикада узган ел урманнарга 710 урында ут каба башлау очрагы булган, ут тиз арада сүндерелгән, агачларга ут капмаган.

Иван Валентик Биектаудагы янгын-химия станциясеннән канәгать калды, “Татарстан хөкүмәте урман хуҗалыкларына, урманнарны янгыннарлан саклауга зур игътибар бирә” диде.
- Урманнарны янгыннардан саклау буенча федераль программа кабул ителде. Янгын-химия станцияләре техникасын яңарту өчен 2024 елга кадәр 22,3 миллиард сум акча күчереләчәк. Бу бик мөһим программа, чөнки, узган ел гына да Россиядә урман янулардан 670 миллион сум зыян салынды, - диде Иван Валентик.

Татарстанда 31 урманчылык (лесничество) һәм 31 урман хуҗалыгы исәпләнә. Алар тарафыннан узган ел 63,6 гектарда агач кәлшәләре-үсентеләре утыртылган, 590 гектарда урманга агротехник карау уздырылган, 677,8 гектарда санитар чистарту үткәрелгән, агачлардан 181,7 килограмм орлык җыелган.

- Саба районындагы питомникта берничә тапкыр булганым бар, бик яхшы питомник, - дип әйтеп алды Иван Валентик.

Дәрвишләр бистәсендәге “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” учреждениесендәге җыелышта урманчылар бер хәбәрне дәррәү алкышлап кабул итте. Нинди яңалык икән ул?

- Урман чыганаклары ачык булырга, урманнан халык та файдаланырга тиеш, - дип башлады үзенең чыгышын Иван Валентик. - Россия Дәүләт Думасында урман хуҗалыкларының вәкаләтләрен киңәйтү буенча закон проекты карала. Россия табигый чыганаклар һәм экология министрлыгы әлеге закон проектын хуплый. Урман хуҗалыклары корган, ауган, эшкә яраксыз агачларны кисүгә, шулай ук агач чималы әзерләүгә рөхсәт бирә алачак. Кешеләргә утын яки агач чималы өчен Күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) электрон гариза тапшыру мөмкинлеге дә тудырыла.

Дәүләт Думасы депутатлары закон проектын тагын 2 айдан карап бетерәчәк. Димәк, быелның җәендә үк утынга заказ бирә яки урманчылыктан рөхсәт алып, үзебез урманда курыкмыйча пычкы “чыжылдата” башларбыз. Рөхсәтсез агач аудармавың хәерле, узган ел рөхсәтсез урман кисү фактлары буенча 8 җинаять эше кузгатылган.

Казан Ратушасында Идел буе федераль округына кергән төбәкләрнең урман хуҗалыгы министрлары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Үзенең чыгышында ул Татарстанда урман хуҗалыгын үстерүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен федераль хакимият органнарына рәхмәт әйтте. Иван Валентик һәм Алексей Песошин “Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының урман хуҗалыгы өлкәсендә үзара хезмәттәшлеге турында” гы килешүгә имзаларын куйдылар.

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading