16+

Урын-җир сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Табигый тукымадан тегелгәннәр 

Урын-җир сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Табигый тукымадан тегелгәннәр 

Бүз тукыма арзанлы җептән машинада әзерләнә. Ул тыгыз түгел, тәнгә дә бик рәхәт түгел. Аның ранфорс дигән төре бар. Анысы исә нык һәм бөгәрләнми.

Поплин дигән тукыма советлар чорында бик популяр булган. Элек ул табигый ефәктән эшләнсә, хәзер мамык җеп кулланыла. 

Фланель – җылы тукыма. Салкын йокы бүлмәләрендә аны куллану отышлы. 

Ситсы – 100 процент киҗе-мамык тукыма. Кыйммәт түгел, әмма озак та хезмәт итми. Берничә тапкыр югач, кыяфәте югала.

Перкаль – мамыкның озын җепселле сортларыннан эшләнә. Ул бик тыгыз, шул ук вакытта нечкә тукыма. Йомшак та, тәнгә дә рәхәт. 

Батист – мамык яки җитен җепселләреннән эшләнә. Ул да нечкә, йомшак, аллергия булдырмый торган тукыма. Шулай ук бик озак хезмәт итә.

Ефәктән тегелгән урын-җирне бөтен кеше дә яратып бетерми. Шома, салкынрак, әмма аллергия булдырмый. 

Җитен – йомшак, рәхәт, җиңел материал. Ул дымны сеңдерә, шул ук вакытта юешләнми дә. 

Сатин да – 100 процент киҗе-мамык тукыма. Ул шома һәм нык була. Сыйфаты да яхшы, юкка гына аны ясалма ефәк димиләрдер.

Ясалма тукымадан
Поликоттон – полиэстер белән мамык тукыма кушып эшләнә. Нәтиҗәдә төсе уңмый, бөтәрләнми торган йомшак тукыма барлыкка килә. 

Вискоза табигый чимал – целлюлозадан ясала. Ул тышкы кыяфәте белән җитен, сатин, мамыкка охшарга мөмкин. Барысы да эшкәртелүеннән тора. Әлеге материал нык, йомшак, һава үткәрә.

Микрофибра 100 процент полиэстердан тора. Төсен җуймый, бөгәрләнми. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Би́к кызыклы мэглумэт ...э шулай да тукымалар исемен остэмэ рус телендэ дэ бирсэгз анлаешлярак булыр Иде

    Мөһим

    loading
    2
    X