16+

Уңыш булсын дисәң... йомырка тәгәрәт! (Без бел(мә)гән йола) 

Балаларның әлеге йолада катнашуы аны бу көнгә кадәр яшәтеп килә.

Уңыш булсын дисәң... йомырка тәгәрәт! (Без бел(мә)гән йола) 

Балаларның әлеге йолада катнашуы аны бу көнгә кадәр яшәтеп килә.

Календарь йолалар халык көнкүренешенең мөһим бер күрсәткече булып тора. Алар кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтне көйли, көнкүреш һәм хуҗалык эшләрен оештырырга ярдәм итә.

Билгеле булганча, барлык календарь йолаларының да нигезендә игенчелек һәм терлекчелек эшләре белән бәйле йола һәм ритуаллар ята. Элек-электән кеше табигать күренешләренә йогынты ясый ала, аларны барлыкка китерә йә, киресенчә, булдырмый кала ала дип ышанганнар.

Бу нисбәттән күп кенә халыкларда билгеле булган йорттан йортка кереп, төрле ризык җыеп йөрү йолалары бар. Шул рәвешле табигать белән гармонияле мөнәсәбәт урнаштыру, шуның нәтиҗәсе буларак яхшы уңыш алуга өметләнелгән.

Татарларда киң таралыш алган “күкәй җыю”, “күкәй бәйрәме” “кызыл йомырка көне”, “карга боткасы”, “зәрә боткасы”, “дәрә боткасы” дип атала торган йолалар нәкъ менә шул ният белән башкарыла да инде. Бүген, әлбәттә, аларның бу функциясе инде онытылып бара, аны, бәлкем, белүче дә, хәтерләүче дә юктыр. Ләкин ничек кенә булмасын, әлеге йолаларның килеп чыгышы һәм үткәрелүенең төп максаты да нәкъ шушыңа барып тоташа. Алар, нигездә, табигатьне уятуга, тергезүгә, аның рәхим-шәфкатен алып, киләчәктә яхшы уңыш җыюга юнәлдерелгән.

Белгәнебезчә, бу йолаларның төп геройлары – балалар. Алар ел саен авылның бер башыннан икенче башына кадәр бер өйне дә калдырмый йөреп, букчаларына кызарткан күкәй (хәзер инде әлбәттә башка төрле тәм-том да) җыеп чыга.

Ә кайчандыр бүләк җыю белән балалар гына түгел, ә олылар да шөгыльләнгән. Моны без кайбер тарихи чыганакларга һәм башка халыкларның традицияләренә таянып әйтә алабыз. Өйдән өйгә йөреп бүләк (бирнә) җыю – ул Сабан туе йоласының аерылгысыз бер өлеше, шуңа күрә дә бу йолада олыларның катнашуы гадәти күренеш булган. Әмма нәкъ менә балаларның әлеге йолада катнашуы аны бүгенге көнгә кадәр яшәтеп килә.

Бу көн балалар өчен зарыгып көткән, бәйрәмгә тиң. Быелгысы узып китүгә киләсе елгысын сагынып көтә башлыйлар дисәң дә ялгыш булмастыр, мөгаен!

Әзерлек эшләрен алар берничә көн алдан башлый – букчаларын барлап куя, дуслары белән сәгать ничәдә торып эшкә керешәчәкләре турында сөйләшүләр алып бара.

Күпчелек җирдә хәзер бу йола 1 май бәйрәме көннәрендә уза. Ә кайчандыр ул бу көннәрдән күпкә алданрак – яз башында, җирләр кардан арына башлауга, җылы яклардан кара каргалар кайткан көннәрдә үткәрелгән. Татарстанның кайбер районнарында үткәрелә торган йола шуңа күрә дә “Карга боткасы” дип атала да инде.

Балалар белән беррәттән олылар да бу йолага әзерләнә. Алар, үз чиратында, йомырка кызарта, төрле тәм-томнар сатып алып куя, ботка пешерер өчен кирәк азык-төлекне хәстәрли.

Әйтергә кирәк, телгә алынган барлык йолаларда да ботка пешерү этабы юк. Ул, кайчандыр булып, төшеп калган булырга яки баштан ук булмаска мөмкин. Ләкин бүген мондый варианттагы йола структурасында ботка пешерүне балаларның күкәй җыеп бетергәннән соң күмәкләшеп пикник оештырулары алыштырган. Һәр авылда, яшь үзенчәлекләренә карап, шундый берничә төркем оешырга мөмкин. Ләкин ни кызганыч, бу күренеш тә инде хәзер елдан-ел сирәгәя, көнкүрештән төшеп кала бара.

“Карга боткасы” дип атала торган йола бүген өлешчә Кукмара районы авылларында сакланып калган уникаль йола. Таң ату белән балалар һәр өйгә кереп, ботка пешерер өчен төрле ярма, макарон, май, сөт, тоз, йомырка җыя башлый. Һәр өйгә якынлашкан вакытта башкара торган такмаклары да бар аларның: “Зәр-зәр-зәрәгә! Иртә торып, берсекөнгә сөрәнгә! Абыстайлар, түтәйләр, чыгарыгыз күкәйләр! Хай, хай, хай диләр, Гали абзый бай диләр, бер-ике гөрәнкә май диләр, май өстенә сөт диләр, сөт өстенә май диләр!”

Авылны йөреп бетергәч, балалар ел саен ботка пешерә торган урынга – су буендагы болынга төшеп китә. Ботканы бу эшнең остасы булган берәр апа әзерли. Тиздән бу урынга бөтен авыл халкы җыела башлый. Һәркем үзе белән тәлинкә-кашыгын кыстырып килә – һәркемнең дә үз өлеше кергән тәмле боткадан авыз итәсе килә.

Күмәк чарада катнашасы, күрше-күлән, туган-тумача белән күрешәсе, шушы бәйрәмгә дип махсус кайткан авылдашларны күреп сөйләшәсе килә. Ә инде ниндидер сәбәпләр аркасында бирегә килә алмаганнарга ботканы өйләренә алып кайтып бирәләр. Шулай итеп, беркем дә читтә калмый, искиткеч тәмле, яз сулышын, төтен исләрен сеңдереп пешкән ботканы тәмләп карый. Бу гамәл аша без кешеләрнең бердәм, ярдәмчел, кайгыртучан булуларын күрә алабыз. Ә инде боткадан каргаларга да өлеш чыгарулары аларда бу сыйфатларның булуын янәдән бер тапкыр раслый.

Карга боткасы йоласының тагын бер бик үзенчәлекле өлеше бар. Ул да булса, балаларның җыелган йомыркаларны таудан тәгәрәтеп уйнаулары. Бер төркем балалар йомыркаларны өстән тәгәрәтеп тора, ә калганнары астан җыеп бара. Уен кагыйдәләре буенча иң күп йомырка җыйган бала җиңүче булып таныла. Ләкин асылда бу уенның бүген инде беркем дә хәтерләмәгән мәгънәсе бар.

Йомырка – ул тереклек һәм яшәеш символы. Аны таудан тәгәрәтү яңа гына кышкы йокыдан уянып килгән җирне ашлау, тукландыру, аталандыру вазифасын үти. Кайчандыр моны белеп, аңлап башкарган булсалар, хәзер инде бу бары тик балалар уены формасында гына яшәп калган. Ләкин төп мәгънәсе, күргәнебезчә, бик тирәндә. Моңа мисал итеп “беренче буразна” йоласын исегезгә төшереп китик. Күпләрегез белә торгандыр, чәчүгә чыккан көнне, буразнага игеннәр мул уңыш бирсен, йомырка кебек эре булсын дип иң беренче нәкъ менә йомырка салганнар.

Кешеләр табигатьнең үзләренә карата мәрхәмәтле булуына, хәвеф-хәтәрләрсез имин тормыш алып барырдай шартлар тудыруына өмет итәләр. Бу өметләре аларның теләгән теләкләре, кылган догаларында чагылыш таба. Балаларга ризык өләшкән вакытта әби-апалар: “Йә, Раббым, дөньяларга иминлек бир, тынычлык бир, хәвеф-хәтәрләр бирмә. Игеннәребез уңсын, малларыбыз ризыклы булсын!” – дип тели.

Табигатьтә бар нәрсәнең дә үз тәртибе, үз көе бар. Һәр нәрсә баланста. Син нәрсәдер өмет итәсең икән, димәк, үзең дә нидер бирергә, үзеңнән өлеш чыгарырга тиеш. Шуңа күрә дә әлеге йоладан беркем дә читтә калмый, олысы-кечесе анда катнашырга тырыша, моның нәрсә өчен кирәк икәнен аңлап башкара.

Күп еллар аша узып, бүгенгә кадәр килеп җиткән халкыбызның бу йоласы. Төрле якта төрлечә аталса да, ягына карап төрле формада, төрле вакытта үткәрелсә дә, асылында аның кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, яңарыш, яхшыга өмет итү темалары ята. Шулар белән беррәттән йола тагын бер искиткеч кыйммәтле функция үти әле – балаларны халык традицияләре нигезендә тәрбияләргә ярдәм итә.

Нәкъ менә шушындый йолаларыбыз аша балалар халкыбызның үткәнен беләләр, өлкәннәр белән аралашырга өйрәнәләр, тел үзечәлекләренә төшенәләр. Бигрәк тә бүгенге заман балалары өчен бу мәсьәләләр аеруча актуаль. Әле бит йомырка җыярга дип шәһәрләрдән дә махсус кайта балалар! Ә бу инде әлеге йолаларыбызның кыйммәтен һәм киләчәген билгеләүче күрсәткечләр.

ЗӘЛИЯ БРУСЬКО 

ДИНАРА ӘХМӘТ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading