16+

«Уңыш көтмәгәндә килми – күп эшләргә кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» V яшьләр форумында катнашты.

«Уңыш көтмәгәндә килми – күп эшләргә кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» V яшьләр форумында катнашты.

Форумны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Чарага студентлар, аспирантлар, шулай ук күптән түгел үз хезмәт юлларын Мәскәүдә башлаган татар яшьләре җыелган иде.

Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты. Сәламләү сүзе белән Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Иван Петров чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләү текстын укыды.

Быел яшьләр белән очрашуда Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Россия ВДВ командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазин, театр һәм кино актёры, кинорежиссёр һәм продюсер Рамил Сабитов, Финляндия мөселманнары җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев, «Беренче канал»ның тапшырулар алып баручысы Максим Шәрәфетдинов, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Антон Комолов, «Вианж Продакшн» кинокомпания­се генераль продюсеры Илнур Рәфыйков, «Москва глазами инженера» мәгариф проекты җитәкчесе Айрат Баһаветдинов һәм финанс һәм хокук өлкәсендә эксперт Ленар Рахманов та булды.

Ел саен форумда уңышка ирешкән ватандашларыбыз чыгыш ясый. Тәҗрибәләре белән уртаклаша, уңышка ирешү юллары турында сөйлиләр. Үзара очрашуның максаты да Мәскәү төбәгендәге яшьләр оешмаларын берләштерү, яшьләргә ярдәм итү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә: «Иң мөһиме – сезнең белән, ватандашларыбыз белән элемтәне саклау. Без бергә булырга тиеш. Тырышлык һәм максатка омтылуда – безнең көч».
Быел чыннан да үзенчәлекле шәхесләр белән очрашу, аралашу һәм аларның фикерләрен ишетү яшьләр өчен кызыклы булды. Алар Россия Герое Дамир Йосыповны үз күзләре белән күреп, аның сөйләгәннәрен тыңладылар. Билгеле булганча, ул август аенда, двигательләре эшләми башлаган самолетны кукуруз кырына утырта алып, 233 пассажирны үлемнән алып калды. Геройны зал аягүрә басып каршы алды. Шулай ук форумда катнашучылар Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы да көчле алкышларга күмде.
Уңышка ирешүнең юллары төрле. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе максатыңа ирешү өчен нык һәм тырыш булырга кирәклекне ассызык­лады. Мәсәлән, шактый тәҗрибәле шәхес Шамил Тарпищев чыгышы да залны уйланырга мәҗбүр итте. Яшьләр сорауларына шулай ук атак­лы опера җырчысы, Россия Федерациясенең атказанган артисты Альбина Шаһиморатова да җавап бирде.

Очрашуда иң төп фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. «Бүген бу – бишенче очрашуыбыз. Бүген чыгыш ясаучыларыбызның тарихлары яшьләр генә түгел, барыбыз өчен дә кызыклы. Бу кешеләр уңышка катлаулы юллар белән ирешкән, чөнки уңышка ирешү гади генә булмый. Уңыш көтмәгәндә килми. Бер мәртәбә елмаерга мөмкин, әмма киләчәктә үсәр өчен, бик күп эшләргә кирәк. Беркем дә кайда уңыш көтеп торасын белми. Менә, мәсәлән, Тарпищев биолог булырга җыенса да, теннисчы булып киткән, – диде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдереп. – Мин, мәсәлән, Казанда яшәрмен дип уйламаган да идем. Теләгем дә юк иде, институттан соң районга кайтып киттем. Шуңа күрә алга барырга, үзең өчен кызыклы юнәлеш­ләр табарга кирәк».

– Гел син теләгәнчә генә булмый. Әгәр тормышта сине барысы да яратса, бу дөрес булмас иде. Конкуренция булсын. Әмма контроль пакет безнең кулларда булырга тиеш. Барыгызга да контроль пакетның үз кулыгызда булуын телим. Һәм һәрнәрсәдә уңышка ирешегез! – дип тәмамлады Татарстан Президенты үз чыгышын. Чара азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading