16+

Уңыш сере – иртәнге биштә тору һәм хаталанудан курыкмау

Тумышы белән Сарман районының Каташ Каран авылыннан ул. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укып, инженер-проектлаучы белгечлеген алган. Бишенче курста укыганда ук шәхси эшмәкәр булып теркәлгән.

Уңыш сере – иртәнге биштә тору һәм хаталанудан курыкмау

Тумышы белән Сарман районының Каташ Каран авылыннан ул. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укып, инженер-проектлаучы белгечлеген алган. Бишенче курста укыганда ук шәхси эшмәкәр булып теркәлгән.

28 яшенә инде үзен дистәгә якын төрле бизнеста сынап караган. Шуларның икесен әле дә алып бара. Аның берсе – балны күмәртәләп сату һәм аңардан крем ясау, икенчесе – мунча пичләрен сату.

Утыз яшемә кадәр бизнесның төрле өлкәләрен сынап карыйсым килә, кайсы күңелгә ошый, кайсында үземне көчле дип табам, шунысы буенча үсәргә омтылачакмын, ди Ринат Сөләйманов. 

– Университетта укыганда ук үз бизнесымны булдыру хыялы бар иде. Башта һөнәремә якынрак булган төзелеш өлкәсендәгесен сайладым, тик тәҗрибәм җитеп бетмәгәнгәме икән, аны алга таба үстереп булмады. Шуннан әти балдан крем ясау идеясен әйтте. Безнең үз умарталыгыбыз бар, балны ярминкәләргә алып барып сата идек. Бал күп, бөтен умартачы да сатып бетерә алмый, чөнки аны чимал буларак кына сатабыз.

Шуны исә тотып, әти бал продуктын ясарга кирәк, диде. Аның өчен гаражны цех итеп үзгәртеп, җиһазлар алдык. Эш башлаучы фермерларга дәүләт грант бирә, мин дә шул грантны алырга кызыктым. Гаризамны кире какмадылар, грант акчасына үземнекен дә кушып, ярты миллион сумлык җиһаз сатып алдык. Балны матур банкаларга тутырып, этикетка ябыштырып, аңардан кремнар ясап сата башладык. Кремлаштыру – ул балны 12-14 гардус җылылыкта даими болгаткалап торып, кристалларын бик вак кисәкчекләргә таркату. Шул рәвешле ул ак төскә керә. Моның технологиясен интернетта табып булмый.

Польшада укып кайткан бер умартачы крем-бал ясау технологиясен умартачылык буенча алдынгы ил саналган Яңа Зеландия сайтларыннан эзләргә кушты. Шул мәгълүматларны табып, аларны тәрҗемә итеп өйрәндек. Балга кипкән җиләкләр, имбир, чикләвек, корица кушабыз. Бруталь бал дигән линейкабыз да бар. Ул ир-атлар сәламәтлеге өчен әйбәт. Аның составында карабодай балы һәм әстерхан чикләвеге, шуңа да тәме ачырак, – дип сөйли Ринат.

Крем-бал яхшы сатыла башлый, клиентлары да арта. Әмма төп сатып алучылары Казаннан булгач, Сарманнан хәтле алып килү отышлы булмый. Шуннан цехны Казанга күчерәләр. Умартачылардан балны күпләп алып, аларны сату җаен да булдыралар. Аны күбесенчә пекарняларга чәкчәк ясарга алалар икән. 

– Пандемия чорында да балга ихтыяҗ булды, чөнки кешеләр кафеларга йөрми, тәм-томнарны кибетләрдән ала башлады. Балны аена утыз-кырык тонна сатабыз дияргә була. Үзебезнең республика гына түгел, башка өлкәләрдән дә алабыз. Бездә умарта тотучылар күп, әмма алар күп күләмдә бал җитештерми. Шуңа арзан бәягә сатасылары килми. Башкорт балы чынлап та тәмле, әмма кыйммәт. Мари Эл балы да тәме белән алардан калышмый һәм ул арзан да. Саратов, Волгоград, Алтай, Воронеж балын да алабыз, – ди әңгәмәдәшем. 

Ә менә мунча мичләрен сату пандемия вакытында тукталып торган, әмма вазгыять тотрыклылангач, ихтыяҗ күзәтелгән. Бизнесларына зыян килмәгән диярлек. 

Ринатның әйтүенчә, бизнес булдыру өчен төп шарт – идея, калганы була дию зур ялгышлык. Идеяны гамәлгә ашырырга белем, тәҗрибә, иң мөһиме – сата белергә кирәк. Бизнесның илле процент уңышы – сата белүдә. Монда төп мотивация исә – сәламәт көндәшлек.

– Парнтерларыма да, хәтта остазыма да көндәш итеп карыйм. Ярышып эшләгәндә генә нәтиҗәгә, уңышка ирешәсең. Уңышның тагын бер сере – хаталанудан курыкмау. Яңа бер бизнес ачарга уйлыйсың икән, сиңа якыннарың, дусларың аның тискәре якларын исәпләп күрсәтә, булырмы икән дигән шик белдерә. Монда төп киңәшче исә шул өлкәдә бизнес булдырган кешеләр. Аларны тыңларга кирәк, – ди эшмәкәр. 

Ринат укырга, эзләнергә ярата. Бер урында таптанып торучылардан түгел. Бизнес алып барырга, үсәргә, тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә торган китаплар укый. Аларны көн дә ничәдер бит укуны гадәткә керткән. Уңышка ирешкән кешеләр белән аралаша, аларның тәҗрибәсен өйрәнә. 

– Үземнең 18 яшьлек вакытыма беләсезме нинди киңәшләр бирер идем. Үзеңә кызык булган кешеләр белән таныш. Аралашырга өйрән. Лидер булырга омтыл. Спорт белән шөгыльлән, аңа акчаңны һәм вакытны кызганма. Уңышсызлыклар өчен борчылып-янып утырма, хаталансаң, кабат башларга курыкма. Елына кимендә ун китап укы. Укыган китабыңнан мәгълүмат кына алырга түгел, авторның тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк. Финанс өлкәсендә үз остазым бар. Ул миңа, булган белемеңне кулланырга өйрән, диде. Бу өлкәдә дә үземне сынап карыйм. Финанс киңәшчесе мәктәбендә укыдым. Көненә өч-дүрт сәгатемне шуңа багышлыйм, – дип сөйли Ринат. 

Аның көне иртәнге биштән башлана, вакыт җитмәгәнгә түгел, гадәткә керткәнгә. Бөтен кеше йоклаганда тынычлап көнен планлаштырырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Эшкә кәеф белән чыгып китәргә, кирәк ди ул. 

Газета укучыларыбызга Ринат түбәндәге китапларны укырга киңәш итә:

Хэл Элрод, “Магия утра”.
Джордж С.Клейсон, “Самый богатый человек в Вавилоне”.
Роберт Кийосаки, “Богатый папа, Бедный папа”. 
Дейл Карнеги китаплары.
Бодо Шефер, “Путь к финансовой свободе”.
Айн Рэнд, “Атлант расправил плечи” (3 том).
Дэниел Гоулман, “Эмоциональный интеллект”. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading