Ел азагында «Пирамида»ны гөрләтеп якташлар очрашуы уздырган саен, Казан: «Буалылар булдыра!» – дип куя. Бу сүзне әлеге алдынгы районда тумаганнар бераз көнләшеп, ә инде Ватаннары Буа булганнар сөенеп-горурланып кабатлый.
«Эшнең башында торабыз»
Буа якташлар җәмгыятенең даны чынлап та ерак таралган. Юкка гына ул «Республикада елның иң яхшы якташлар җәмгыяте» дигән исемне йөртми инде.
Уңышларының сере нидә икән? Буа якташлар җәмгыятенең җитәкчесе Ирек Мөнир улы ЗАКИРОВ белән әңгәмәбез шул хакта.
– Белгәнебезчә, Буа якташлар җәмгыяте республикада беренчеләрдән булып оешкан. Пионер, ягъни мәсәлән. Чишмә башы кайларда?
– Дөрес әйтәсез, бу эшнең башында торабыз. Беренче оештыру җыелышы 1991 елның августында «Радиоприбор» заводында була, беренче Президент итеп Шамил Мостаев сайлана. Ә 1992 елның 27 ноябрендә икенчесе булды. Анысында ышанычны миңа күрсәттеләр. Бу җаваплы дилбегә бүген дә минем кулда. «Якташлыкны оештыру кем башында туды икән?» – дигән сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Без бит барыбыз да авылдан чыккан, яшел бәпкә үләнендә тәгәрәп үскән, калага киткәч тә, туган авылны сагынып яшәгән балалар. Кем әйтмешли, кендекләр туган туфракка береккән. Шуңа күрә дә без якташлар: Наил Садыйков, Ислам Әхмәтҗанов, Фоат Гарифуллин, Камил Зыятдинов бергә җыелган чакта Буада туып, бүген башкалада яшәүчеләр бер-берсе белән аралаша алсыннар, үзләрен ялгыз тоймасыннар өчен оештырырга булдык аны. Районга кайтып, җитәкчеләр белән дә сөйләшеп, алардан да хуплау алынды. Бәлки бу фикерне, башлап, Камил Зыятдинов әйткәндер. Аның башында бик күп яхшы идеяләр яши иде. Буалылар Казанда бик күп. Югары уку йортларында һәм техникумнарда гына да меңнән артык яшьләр белем ала. Алар зур шәһәрдә үзләрен ялгыз тоймасыннар өчен ясадык бу адымны. Аннары туган җиргә файдалы буласы да килә.
– Эшне нәрсәдән башладыгыз, Ирек әфәнде?
– Ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга булышудан. Буада картлар һәм балалар йорты бар иде. Менә шуларга бүләк-күчтәнәчләр алып, Яңа ел белән котларга бардык. Картларның да нәкъ сабыйлар шикелле ихлас сөенгәнен күрү күңелләргә рәхәтлек бирде. Кемнедер шатландыра алу – зур бәхет бит ул. Шуңа бу эшне ел да уздырып киләбез. Дөрес, хәзер балалар йорты юк Буада. Әмма өлкәннәребез белән араны ныгыта барабыз.
Мактану булмасын дип
– Хәзерге эшләрегез ниләрдән гыйбарәт?
– Кемгә булышырга кирәк, без шуларга ярдәм кулы сузабыз. Алар арасында хезмәт ветераннары, иҗат кешеләре, күп балалы гаиләләр дә бар. Аннары һәркем ярдәмне туган авылыннан башлады. Исәктә, Әлкидә, Яңа Тинчәледә Сабан туйлары уздырабыз. Кыр эшләре алдынгыларына бүләкләр әзерлибез. Буадагы үзебез белем алган Вахитов мәктәбенә дә гел булышып торабыз. Районда мәчетләрне төзекләндерүдә, яңаларын салуда да башлап йөрибез. Әй, мактану кебек килеп чыга түгелме соң бу?!
– Эшләгән эш турында сөйләү мактану түгел ул. Хәер, үзем дә Буадан. Миңа сезнең игелекле эшләрегезнең шаһиты да булырга туры килгәли. Әйтик, Ислам Әхмәтҗановның Китап бәйрәмендә...
– Якташыбыз, элеккеге матбугат министры Ислам Галиәхмәт улын бик күпләр «Китап иле патшасы» диләр. Бу тикмәгә генә түгел. Шактый еллар «Идел-Пресс»ны җитәкләде ул. Үзе китапларга мөкиббән кеше. Гомере буе китап җыйды. Соңгы елларда аларны район китапханәсенә бүләк итеп, район үзәгендә Китап бәйрәме гөрләтә ул. Быел унынчысына кайтырбыз дип торабыз. Ул бәйрәмдә районның иң күп китап укучы балаларын, иң актив китапханәчеләрен дә бүләклибез. Бүген китап икенче планда калган вакытта, мондый чаралар балаларыбызда китапка карата мәхәббәтне арттырыр дип өметләнәбез.
– Үзегез чыгарган китаплар да шактый дип беләм.
– Типографиябез юк анысы. Әмма районыбыз тарихы, аның шәхесләре турында күбрәк белүләрен телибез. Шуңа китаплар чыгарырга булышабыз. Әле менә районыбызның Аксу авылында туган, Кытай җитәкчеләренең уң кулы булган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Борһан Шаһиди турында да «Шәхесләр» сериясеннән китап эшләргә җыенабыз. Белсен дөнья Буаның милләткә кемне биргәнен! Әле тагын Шәрәфләр нәселе турында да китап эшләргә исәп. «Пирамида»да үткән узган елгы очрашуыбызда ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, якташлар җәмгыяте көче белән эшләнгән 15 минутлык тарихи фильм күрсәттек. Аңа кадәр районыбыз авыллары турында телефильм ясаган идек. Аны күбәйтеп, мәктәпләргә һәм китапханәләргә өләштек. Быел район мәктәпләре тарихы һәм укытучылар турында язылган китап дөнья күрде. Ул да районыбыз оешмаларына бүләк ителәчәк. Буа энциклопедиясенең икенче басмасын әзерлибез. Бу бик зур эш. Район белән бергәләп эшлибез. Барысы да үз көчебез белән башкарыла. Энциклопедияне яңартырга булышканнары өчен, ветераннарыбыз – Рушания Вахитова һәм Ирина Литвинага без бик рәхмәтле.
– Сез яшенә дә, милләтенә дә карап тормыйча булышасызмы?
– Нәкъ шулай. Якташлар җәмгыятендә татар милләтеннән – 353, чувашлардан – 181, руслардан 62 кеше исәптә тора. Нинди генә милләттән булсак та, барыбыз да буалылар. Безне шул туган җир берләштерә. Әле менә быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә дә яңа проект башлап җибәрдек. Районыбызның юкка чыккан авыллары урынына билге куя башлыйбыз. 9 Май бәйрәменә кадәр өч авылга куярга уйлап торабыз. Аларның берсе – рус, икенчесе – татар, ә тагын берсе чуваш авылы. Ә болай ел азагына кадәр 15 авыл урынына шундый билге куюны планлаштырабыз. Ярый ла безнең туган авыллар исән. Анда кайтып, туган нигезгә башны куя алабыз. Ә бит кемнәрдер бу бәхеттән мәхрүм. Алар да менә шул туган авыллары урынына килеп, хатирәләрен яңартып, дога кылып китсен, дип тырышабыз инде.
– Балалар да сезгә рәхмәт диләр.
– Районыбызның талантлы сабыйларына ярдәмгә килдек. Бик оста биючеләрдән торган «Гольфстрим» ансамблен Төркиягә Халыкара фестивальгә җибәрдек. Алар аннан безне сөендереп призлы урын яулап кайтты. Казанда Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатында тәрбияләнүче нәни якташыбызны – Толымбай кызы Анастасия Казакованы – шулай ук Халыкара конкурска Болгариягә җибәрдек. Мөмкинлекләре чикләнгән бу кызыбыз да зур уңышлар белән кайтты.
Уңышның сере
– Дәүләттән бер тиен дә алмыйсыз. Юмартларның исемнәрен дә белик инде.
– Рөстәм Сүлтеев, Раил Зыятдинов, Ринат Гайзатуллин, Әсхәт Гомәров, Наил Шәмиев, Марс Алиев, Рәшит Фәсхетдинов, Радик Хәсәновларның яхшылыклары үзләренә игелек булып кайтсын. Шагыйрь Ренат Харис та төп киңәшчеләребезнең берсе. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Ә без аны күп ишетәбез. Бу безне тагын да күбрәк ярдәм итәргә рухландыра.
– Буа якташлар җәмгыятенең нигезен элек җитәкче булган кешеләр тәшкил итә. Сезнең игелекле эшне дәвам итүче яшьләр бармы соң?
– Бар, әлбәттә, һәм аларның саны арта бара. Соңгы елларда районыбызда туган, югары уку йортын тәмамлап Казанда эшләүче яшь табиблар Буа халкының сәламәтлеген саклауда зур өлеш кертте.Үзләре теләп елына берничә тапкыр тар белгечләр – онколог, кардиолог, невролог Һәм башкалар – районга кайтып якташларының бушлай сәламәтлеген тикшерә. Яшьләрнең бу гамәле без башлаган эшнең дәвамы булыр дигән ышаныч тудыра.
– Сез башка районнарның якташлар җәмгыятьләре белән дә элемтәдә торасыз бит.
– Беренче чиратта күршеләр – Апас, Тәтеш белән. Аннары безнең якташлар җәмгыяте Чаллы шәһәрендә дә бар. Алар белән дә бергә киңәшләшеп эшлибез.
– Ирек әфәнде, Буа якташлар җәмгыятенең бүгенге уңышларының сере нидә? Нигезендә саллы шәрәфле халык алдында абруйлы җитәкчеләр булудамы?
– Зинһар, алай дип уйлый күрмәгез. Һич юк. Уңышларның сере – безнең туган Буабызны яратуда, аңа, якташларга кулдан килгән кадәр булышырга теләүдә. Ә теләк булгач, беләге була. Ә бәлки, уңышларыбызның сере рәхмәттәдер дә.
Фото: buinsk-tat.ru
Комментарийлар