16+

Ваһапов фестивале Италиядән нинди тәэсирләр белән кайткан?

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль яңа сезон проектларын тормышка ашыруны дәвам итә.

Ваһапов фестивале Италиядән нинди тәэсирләр белән кайткан?

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль яңа сезон проектларын тормышка ашыруны дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары Италиядә булып, Рим шәһәре сәхнәсендә чыгыш ясап кайтты. Италиягә сәфәр турында башкалабызның итальян ресторанында, үзенчәлекле формада үткән матбугат конференциясендә кызыклы гына сөйләшү булды. Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов һәм җырчылар Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Зәлилә Италиягә иҗади сәфәрләре, концерт турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

“Моңа кадәр Ваһапов фестивале дөньяның 11 илендә булып, үзенең чыгышларын милләтәшләребезгә ирештергән иде, - диде Рифат Фәттахов. - Италия уникенче ил булып, биредән без шактый гына тәэсирләр һәм гыйбрәт алып кайттык. Италиядә булганнан соң, мин татар җырчылары биредә һичшиксез бер тапкыр гына булса да булып кайтырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки Италия ул бельканто – матур җырлау Ватаны”.


Әлеге иҗади сәфәрнең башкаларыннан аермалылыгы шунда – бу юлы милләттәшләребез алдында чыгыш ясау төп максат буларак куелмаган. Итальян тамашачысына татар җырын, татар моңын ирештерү. Шуңа да, Рим шәһәрендәге Россия фән һәм мәдәният үзәгендә үткән концертта тамаша кылырга килүчеләрнең 90 проценты итальяннар  булган. Әлбәттә, бу аңлашыла да, Италиядә татарлар бик аз санда гына яши, аннары килеп, бу концертны итальян тамашачысы алдында сынау тоту дип тә карарга кирәктер. Рифат Фәттахов италиялеләрнең җырга бик таләпчән булуын, үзенчәлекле холкын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, татар җырын алар бик җылы кабул иткәннәр, татар җырчыларының югары профессиональ дәрәҗәсен билгеләп үткәннәр, җырчыларның чыгышларын алкышларга күмгәннәр.

Татар һәм итальян телләрендә алып барган программада фестиваль лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә, Ильяс Шәрипов, шулай ук Калабрия-Бовалинодан музыка академиясе студентлары катнашкан. Концерт халкыбызның милли гимны булган “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланган. Итальян тамашачысы бу җырның нинди символик мәгънәгә ия булуын белеп, җыр дәвамында теләктәшлек күрсәтеп басып торан.

Италиягә сәфәрне шактый уңышлы булды дияргә ышанычлы нигез бар. Чөнки, италиялеләр киләчәктә татар җырчыларына биредә стажировка үтү өчен мөмкинлек булачагын билгеләп үткәннәр.  Һәм тагын бер тәкъдим, Италиядә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү башлангычын күтәреп чыкканнар. Рифат Фәттахов бу тәкъдимнәрне Татарстан мәдәният минситрлыгына җиткерәчәген белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу тормышка ашмаслык нәрсә түгел, һәм республика җитәкчелеге бу идеяне һичшиксез хуплар дигән өметтә ул.

Табын артында сөйләшүдә яшь җырчылар – Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Зәлилә Рим сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар беравыздан әлеге сәфәрнең алар өчен, аларның иҗаты өчен яңа сулыш өрүен билгеләп үттеләр, дөнья музыкаль классикасы Ватаны булган Италия сәхнәсендә чыгыш ясауның алар өчен зур дәрәҗә дә, рухи стимул да, күңелләренә салынган иҗат ялкыны да, камиллеккә омтылыш та булуын ассызыкладылар.  

Римда үткән әлеге концерт Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество агентлыгы  ярдәмендә тормышка ашырылган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading