16+

Ваһапов фонды премиясе ни рәвешле 175нче гимназия вахтерына эләккән?

Җырчы Рәнис Габбазов Р.Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия иясе Ренат Харис белән Казанның 175нче гимназиясендә булып кайтты. Сәфәрнең максаты турында Рәнис Габбазов тәфсилләп сөйләде. 

Ваһапов фонды премиясе ни рәвешле 175нче гимназия вахтерына эләккән?

Җырчы Рәнис Габбазов Р.Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия иясе Ренат Харис белән Казанның 175нче гимназиясендә булып кайтты. Сәфәрнең максаты турында Рәнис Габбазов тәфсилләп сөйләде. 

“Казанның 175нче гимназиясендә үзенчәлекле бер чара булды.

Инде мәгълүм ки, быел 17 майда Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премиягә олугъ шәхесебез, халык шагыйре Ренат Харис лаек булган иде.

Премиянең акчалата өлешен (100 мең сум) ул Казанның 175нче гимназиясе вахтеры Тәскирә ханым Әхмәдуллинага бирергә карар кылды.

11 май көнне бөтенебезне дә тетрәндергән фаҗигале вакыйгаларда Тәскирә ханым каһарманлык күрсәтте. Коралланган бандит гимназиягә бәреп кергәндә, иң беренче булып аны нәкъ менә Тәскирә ханым туктата. Үзенә бик зур куркыныч янауга карамастан, полицияне чакыру төймәсенә басып өлгерә, укытучыларга, укучыларга афәт турында хәбәр итә. Шулай итеп, бик күп гомерләрне саклап кала ул!

...Ренат абый үзенең ниятен май аенда үти алмады. Бик чирләп–сырхулап ятты ул.

Һәм менә, ниһаять, 175нче гимназиягә барып премияне тапшырдык. Мин – Ренат Хариска, ул – Тәскирә Әхмәдуллинага.

Очрашуда Ренат Харисның шигырьләре дә яңгырады, әлбәттә. Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов һәм Ильяс Шәриповларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Гимназия бинасына өр–яңа ремонт та ясалган. Җылы, матур очрашу булды.

Шулай да һәркемнең йөзендә – моңсулык, сагыш әлегә. Яралар бик тирән шул... Мондый фаҗигаләр киләчәктә булмасын иде. Ә чын батырларга ихлас рәхмәт әйтик! Исәннәрнең кадерен белик!” - дип язган Рәнис Габбазов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading