Хуҗа Насретдин кунактан хатынына иң тәмле сый итеп бер тустаган салкын су алып кайткан, диләрме әле? Рамазан ае бара, авыз ачканнан соң, су чынлап та иң тәмле әйбергә әйләнә.
Скопировать ссылку
Хуҗа Насретдин кунактан хатынына иң тәмле сый итеп бер тустаган салкын су алып кайткан, диләрме әле? Рамазан ае бара, авыз ачканнан соң, су чынлап та иң тәмле әйбергә әйләнә.
Фильтр аша узса да, краннан салкын су эчүгә караганда, кибеттә шешәдәгесе шифалырак, файдалырак дип күпләп алып куябыз. Пыяла шешәдәгеләрендә пластикка караганда су да сыйфатлырак саклана. Тик менә бушаган шешәләрне генә кая куярга? Кибеттә җыймыйлар, ташларга кызганыч.
Элек ул шешәләр балаларның беренче хезмәт хакы иде бит. Урамда очраган яки үзебездә лимонадтан бушаган шешәләрне тиз генә кибеткә илтеп тапшырып, шул акчага берәр төрле тәм-том алып кайтып, өйдәгеләрне дә сыйлый идек. Күңелгә бик рәхәт була иде ул чакта – гаиләгә синең дә файдаң тия ич! Кулга кергән беренче акча – мал чыганагы иде ул шешәләр. Хәтерем ялгышмаса, бер шешә 12 тиен тора иде. Ике шешә тапшырып, 21 тиенлек бер кап җиләкле вафли алырга була иде.
Шешә тапшыруны бүгенге замана кешесе вакчыллыкка саный бугай. СССР калдыгы диделәрме икән, соңгы елларда шешә җыймыйлар. Пенсия акчасын чутлап, көчкә очын-очка ялгап яшәгән карт-карчыклар өчен дә өстәмә табыш чыганагы булыр иде ул шешәләр. Тирә-якны пычратып, теләсә кайда чүп-чар булып аунап та ятмаслар иде. Күбесен икенчел чимал буларак та файдаланырга була. Ә бит алар өр-яңа, авызлары да кителмәгән. Шифалы судан бушап калган шешәләрне күргәч, әнә шуларны уйлыйм. Шешәләр бер капчык булып килә инде.
Баксаң,шешәләр җыеп тапшыруны кире кайтарырга уйлыйлар икән бит. Мондый эшлекле тәкъдим белән «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Олег Нилов чыккан. Бу гамәл кабаттан эшкәртергә мөмкин булган чүп-чарны җыю культурасына өйрәтергә тиеш. Күп илләрдә чүпнең 80 проценты яңадан эшкәртелә.
Комментарийлар