Элегрәк коллекция туплаучылар күп иде – сирәк очрый торган тиен акчалар, значоклар, маркалар, открыткалар, конфет тышларын җыючылар дисеңме. Заманалар үзгәреп, «бик алдынгы карашлы» булырга теләп, күп кенә җиһазлар, палас-чигешләр, китап-картиналар чүплеккә ташланды. Кая инде ул коллекция туплау – халык мал җыю, кесә калынайту белән мәшгуль хәзер. Шырпы кабындагы марка белән значок җыеп утырырга тиле ди ул сиңа.
Әле кичә генә кулланышта булган әйберләрне интернетта гына күреп: «Кара, безнең дә шундый әйбер бар иде», – дигән була үзе, әмма үткәнгә борылып карыйсы килми. Шулай да, сирәк кенә булса да, тегеннән-моннан юнәткән әйберләрне сүтеп-җыеп, яңадан «җан өрүчеләр» һәм аны көндәлек тормышта кулланучылар очраштыргалый. Заманча, иң кәттә әйберне китереп тоттыр син аңа, ә ул, исе дә китмичә, борынгырак әйберне эзләү, аны сафка бастыру белән мәшгуль булачак һәм шуннан ләззәт алачак.
Музейга кергән кебек
Лениногорск районының Шөгер авылында гомер кичерүче Анатолий белән Надежда Вакулюклар өе яныннан узганда, нәрсәгә карарга да белмисең: йә коймага беркетеп куелып, аның бер өлеше булган барельефка карап соклан, йә өй кыегындагы Сталин портретын күреп исең китсен. Капка өстендә зур гына пароход кыңгыравы эленеп тора, зәгыйфь тавышлы бернинди электр кыңгырау-мазары да кирәкми, Капитан Врунгель корабындагы кебек, кыңгырауның бавын селкет тә авылның Завод дип аталган әлеге почмагында яшәүчеләрне аякка бастыр. Ә йолдызлы, Готик бизәкле, велосипед детальләреннән дә файдаланып эшләнгән тимер капканы ачып ишегалдына үтсәң... Совет чорыннан кереп китеп, мәҗүсиләр дөньясы аша узып, бүгенге заманның «Яшь гвардиячеләр» патриотик клубына барып чыккан төсле буласың. Тарихи эзлеклелек бөтенләй үк сакланмаган, андый максат куелмаган, күрәсең. Уртада заманында авыл үзәгенең яме булган, үзгәреш җилләре белән Вакулюклар ишегалдына килеп эләккән Ленин бюсты тора. Бөек юлбашчының карашы түбәнгә юнәлгән, заманаларның үзгәреп китүенә ул да аптырап калган бугай. Ә бер читтәге сарай кыегындагы барельефында өскә – Шандор тавы тарафына карап тора даһиебыз. Яшь Ульяновның Казан университетында укыган чорын сурәтләгән әсәр буенча ясалган, ахры, бу барельеф: «Нигә бунт күтәрәсез, сезнең алда бит дивар!» – дигән пристав. «Дивар, ләкин ул черек!» – дип җавап кайтарган Володя. Тарихка кереп кителде, үземне музейда кебек хис иткәч.
– Мин – Россиянең патриоты, «Бердәм Россия» партиясе тарафдары, – ди Анатолий Вакулюк. Шуңадыр, ахры, гараж кыегы флаг төсләренә буялган. Бәлки шулай туры килгәндер, кем белгән, төсләре матур бит. Кайвакытта банка төбендә буяулар калгалый, флаг төсенә туры килерлек итеп калганын әйт син: ак, зәңгәр, кызыл! Шулай да, совет чорына кагылышлы әйберләр күбрәк бугай. Веранда буенда бер кулына – керосин фонаре белән кружка, икенчесенә чәчәк тоткан, өстенә совет шинеле кигән солдат басып тора. Фәлсәфәгә бирелсәң, болайрак фаразлап була: совет солдаты яктылык алып килә, кулында чәчәк, мылтыгы юк. Әлеге сержантның икенче фуражкасы, артык баш булмау сәбәпле, алюмин бидонга кидереп куелган. Кытай императоры Ци Шихуандиның Терракот армиясендәге балчыктан ясалган 8100 сугышчы бюсты санына җитмәс җитүен, әмма бу ишегалдында тагын берничә солдат пәйда буласына минем шигем юк. Ишегалды уртасында – казык, казыкта – бидон, бидонда – фуражка... Бу миңа әкияттәге «сандык эчендә күкәй, күкәй эчендә инә, шул инәдә Дию пәриенең җаны...» дигәнне хәтерләтте. Шушы урында без Вакулюклар ишегалдының әкияти өлешенә аяк басабыз.
Сигез гаражның сере
– Яз җитеп, җир өсте кардан ачылуга, ишегалдында, гараж-сарайларда генераль җыештыру ясыйбыз, – дип сөйли Надежда Вакулюк. – Сыннар-фигуралар бик күп, һәркайсы үз урынын таба, бер нәрсәне дә чыгарып ташлаганыбыз юк. Бөтен җиргә чәчәкләр утыртабыз, ирем оныклар өчен фонтан да ясап куйды. Ә арттарак, тау итәгенә таба, коймага кадәр дә чәчәкләр утыртылган, шунда ук бассейн да бар – ул безнең ял итү урыны.
Безгә кар астындагы фонтаннарны, үрмә гөлләрне күрергә насыйп булмады, шифер коймага төшерелгән ак каен сурәтләрен карап кына сокландык. Җәй көне бик матурдыр биредә, тын кичтә серле тау итәгендә челтер-челтер килеп тибеп торган фонтан янында, тулган ай яктысында озын чәчле берәр сылу да күзеңә чалынып китсә... Борынгы әйберләр тупланган, берәр вакыйга булган урыннарда фантомнар – күзгә күренүләр була. Шөкер, безгә андый нәрсәләр күренмәде, судагы шәүләсенә карап чәчен тараучы сылу күзгә чалынмады, минем уйларны Надежда Павловна гына бүлде:
– Ирем ташлар белән дә кызыксына, бөтен сукмакларга таш түшәде. Өй алдындагы бакча коймасындагы барельефны күргәнсездер – ул иске клуб диварында иде, бетоннан эшләнгән. Клубны сүткәндә, кызганып, алып кайттык. 70 ел аңа.
– Ике көн шуны урнаштырып азапландым, – ди Анатолий Вакулюк. – Авырлыгын белсәгез, ә нинди матур бит! Ничек инде шуны әрәм итәсең!
Әрәм булмаган әйбер күп биредә. Язын бу гаражлардан чыкмый калган бер генә нәрсә дә юктыр төсле дигән уй килә. Алар анда ничек сыеп беткән булган дип аптырыйсы юк – гаражлар сигезәү! Уенчыклар, табак-савыт, пластмасса чәчәкләрнең дистәгә якын төре, төрле зурлыктагы чуеннар, комганнар, агач ботакларына элеп куелган лампочкалар – ачык һавадагы музейны күргән бар, ә кеше яшәгән ишегалдындагысында булган юк иде әле. Гадәти кешеләр түгел бу өйнең хуҗалары, аларның хәтта эт оясына да кыңгырау элеп куелган, ә сыерчык оясы ике тишекле. Агач ботагының иң очына кызыл башлык кидереп куелган өй кая дисәгез, сер итеп кенә әйтәм: ул – Шөгердәге Вакулюкларда. Әлеге корыган усак агачының кәүсәләре дә кызылга буялган, янәшәсендә кызыл мөгезле бозау башы эленеп тора. Алда әйткәнемчә, бу – теге әкияти өлештән бер күренеш. Мәҗүсиләрдә күз тиюдән, явыз рухлардан саклану, карак-угры кермәсен өчен шундый нәрсәләр кую гадәте бар. Монда нинди максат булгандыр, әмма кызыл мөгезле баштан соң карак нәрсәгәдер тидерелү уеннан кире кайтыр, мөгаен. Бөтен нәрсә уйлап эшләнелгән – шуннан бераз китүгә, бәдрәф тора, ишегенә «Хыял» дип язылган. Теге бозау башын күреп котлары алынганнарга кәрзин белән чәчәк, йөрәк, тәрәзә рамы эленгән бу ишекне ачып керү – чынлап та, хыялдыр. Ишек тоткасына бәйләнгән зәңгәр тасманы гына тартасың да хыял диңгезенә чумасың... Бу хакта бик җентекләп язуым өчен гафу итәрсез инде, әмма монда әллә берәр сер яшеренгән, әллә без аңламаган фәлсәфәсе бар – болар бер дә юкка гына эшләнмәгән һәм ишегалдындагы әйберләр үзара ниндидер бәйләнештә кебек.
Табигать белән дус-тату яшәп
Ташлар белән дә оста эш итәләр икән үзләре – коймалар, шашлык пешерү, учак урыннарына хәтле бакча артында гына булган таудан җыелган ташлар белән бизәлгән. Гомумән, бу гаилә табигать белән дус-тату яши. Мин белгәндә үк (ә мин бу гаиләне күптән беләм), башкалар җиләк-гөмбәгә йөри башлаганчы ук алар, мотоциклга утырып, тирә-як урманнарны әйләнеп, табигать биргән сый-нигъмәтне чиләкләп җыеп кайталар иде. Аларга карап, башкалар да йөрештергәли башлый.
– Җәй көне килегез сез безгә, бөтен редакциягез белән. Урманда беркем дә белмәгән урында алтын туй чәчәге (Кызыл китапка кертелгән) үсә, шул урыннарны күрсәтербез, – дип сөйли Надежда Павловна. – Без ул урыннарның кайдалыгын башкаларга әйтмибез, аларны сакларга кирәк. Кыргый гладиолуслар үскән урынны да беләбез, эре каен җиләге җыя торган җирләр дә бар. Гөмбә җыючылар безгә консультациягә киләләр.
Без бу күренешләргә сокланып та, бераз аптырап та йөргәндә, алар рәхәтләнеп әле гараж ишеген ачып берәр нәрсә күрсәтәләр, әле сарайдан кәҗә бәтиен алып чыгалар. Монда булган бөтен әйбер гадәти түгел, ә кәҗәләр гадәти, ди хуҗалар. Шулай да, гадәти дип саналган кәҗәләр гел тау башыннан гына йөри, кичен өйгә кайтарганда: «Кәҗәләр, өйгә!» – дип кычкыруга, көтүдән аерылып тезелешеп кайтып керәләр ди. Ышанмас та идең, безнең белән бергә аларда кунакта булган җирле үзидарә советы рәисе Радик Гафиятуллин да раслады моны. Йорт башы: «Ирисканы күрсәт, Ирисканы», – дигәч, хатыны «Натураль кәҗәләр» дигән язу тактасы эленгән сарайдан яраткан кәҗә бәтиләрен дә алып чыгып күрсәтте безгә.
Менә шундый гади, ачык күңелле, шул ук вакытта үзенчәлекле гаилә яши Шөгердә. Анатолий белән Надежда Вакулюклар бергә 37 ел гомер кичереп, ике ул үстергәннәр, биш оныклары бар. Алма агачыннан ерак төшми ди – малайлары да коллекционерлар, кечесе нәкъ әтисе төсле, аларның хәтта исемнәре дә бер үк. Язманың бу өлешендә барын да язып бетереп булмады, укучыны ялыктырмас өчен, алда әйтелгән сигез гаражның, юлның теге ягындагы иске өйнең ишеген ачып тормадым. Андагы Виктор Цойныкы төслесе «Ява СZ», сугышка хәтле чыккан, трофей, улларының юбилейларына, киленнәренә махсус ясалган мотоцикллар, шулай ук Владимир Путинны озатып йөрүче төркемдә булган «Волга», 1950 елгы «Победа», спорт машиналары белән башка вакытта танышырбыз. Тугыз машина һәм 40 мотоцикл турында кыскача гына сөйләп булмас ул. Безнең аларга баруыбыз да әлеге машина-мотоциклларны күрү өчен иде, әмма үзегез шаһит – теге кызыл мөгезле бозау башлары, Врунгель корабындагы төсле кыңгыраулар яныннан тыныч кына үтеп китеп булмады шул.
Комментарийлар