20 еллар элек машина бумы башлангач, һәркем машиналы булырга омтылды – әллә тормышлар рәтләнде, әллә совет чорындагы кебек еллар буе чират тормау сәбәпче булды. Анатолий Вакулюкның ул чакта ук ике «Волга»сы бар иде инде: берсе ап-ак, икенчесе чем-кара. Өлкән буын хәтерлидер әле, совет чорында кара «Волга»дан да кәттәрәк нинди машина бар иде икән! Ул хәзер генә кредитка чумып теләсә нинди чит ил машинасын алып була, кайберәүләр аягындагы галушын да салмыйча шундый машинага менеп утыра, ә элек кара «Волга»да йә түрәләр генә йөрде, йә бик билгеле шәхесләр – Валерий Харламов кебекләр. Анатолий Вакулюкның андый ук түгел «Волга»сы, әмма ул да теләсә нинди машина җыймый, һәркайсының кызыклы тарихы бар.
– Менә бу «Волга» (ГАЗ-2102) Владимир Путин Самарага килгәч, аны озатып йөрүче төркемдә булган. Мин аны соңыннан бер генералдан сатып алдым, – дип сөйли Анатолий, капка төбендәге машинаны күрсәтеп. – Чит ил машиналарына кызыкмыйм, аларга запас частьлар да табуы авыр, «Крайслер» (АКШ) бар иде элек, бер тапкыр ватылгач, андыйлар белән эшләмәскә булдым. Калганнары бөтенесе совет машиналары, күпчелек ГАЗлар.
Чит ил машиналары гына түгел, «Жигули»лар да юк биредә. Запас частьларны үзекен куярга тырыша, оригиналларны эзли.
– Бернинди техник белемем юк минем, феноменаль хәтерем генә бар: бер тапкыр күрсәм, гомергә истә калдырам – кайда нинди деталь, прокладка-подшипник кирәклеген әйтеп бирә алам. Совет машиналары белән эшләргә җиңел, ремонтлап та була, ә яхшы чит ил машиналарының бәясе ике миллионнан башлана, – ди иске машиналарга җан өрүче. Тапкырлау таблицасын да тулысынча белмим, ди үзе.
Капка төбендә тагын бер үзенчәлекле машина – «ЛуАЗ» басып тора. Халык аны күбрәк «Фантомас», «Волынь» кушаматлары аша белә. Әлеге машинаның барлыкка килү тарихы бик кызыклы – ул Хәрби һава көчләре өчен Оборона министрлыгының махсус заказы белән 1950 елларда эшләнә башлый, соңрак халыкка сатыла. 27 ат көчендәге бу машинадан соң «Запорожец» чыгарыла. Хәзер мондый машиналарны юлларда күрергә юк инде, Шөгердәге Вакулюкларның капка төбенә барып карасаң гына.
Без «Волынь» тирәсендә әйләнгәндә, машиналар хуҗасы 1950 елгы «Победа» торган гаражның ишеген ачып җибәрде. Күпләрегез мондый машинаны элеккеге кинолардан гына күреп беләсездер, ә мин сыйпап-капшап та карадым: тарихка кагылдым шулай. Тигез-шома өслеге чүкеч белән бер тапкыр сугудан гына янчелеп кермәслек. Урал тавының тимерен кызганмаганнар элек, буявын да мулдан сылаганнар, хәзергеләр кебек, берничә елдан «чәчәк ата» башламый.
– Бу машинада элек поп йөргән, – ди Анатолий. – Бөтен әйбере үзенеке, бернәрсәсен дә алмаштырмадым. – Салкын тигәнлектән, тавышы бераз карлыккан иде, поп сүзен аңламадылар, ахры, дип, өстәп куйды: – мулла машинасы. Безнеңчә поп, сезнеңчә мулла, бу урысныкы. – Татарча да белә, ике телне катыштыргач, шундыйрак мулла килеп чыкты.
Нәкъ Виктор Цойныкы шикеллесе. Совет чорында бу мотоциклга кызыкмаган, аның турында хыялланмаган берәр малай булдымы икән?! Андыйлар булса, димәк, ул СССРда яшәмәгән. Элеккеге күршем Валераның (шундый исемле чеп-чи татар ул, Чкалов хөрмәтенә дигән иде бугай, татар бит башкаларны хөрмәтли белә, шундый ук хөрмәт йөзеннән бүтәннәрнең Сәйфелмөлек дип кушканын хәтерләмәсә дә) булачак хатынын шундый «Ява» белән бер тапкыр әйләндерү җитте – кияүгә чыгарга ризалык бирде дип сөйләгәне истә.
– Хәзер мин сезгә иң кыйммәтле әйберемне күрсәтәм, – мин Валераның тәрҗемәи хәлен искә төшергәндә, хуҗа безне икенче гаражга алып китте, «кыйммәтле әйбер»е шунда икән. – Бу – беренче чыгарылыш BMW мотоциклы, 1948 елгы. Бөтен нәрсәсе үзенеке, шул исәптән двигателе дә. Моны миңа Оренбург кешесе бүләк итте, «Толя, яса әле шуны», – дип биргән иде. Аның хәтта шиннары да үзенеке тора. Юллар булса, әйләндереп килер идем үзегезне.
Без барганда, юллар начар иде шул әле, BMWда йөрү насыйп булмады. Урам борылышына хәтле җитәрлек бензин да юк иде үзебез белән. Бу әлеге модельнең генә беренче чыгарылышы, BMW мотоцикллары 1923 елда ук чыгарыла башлый. Аңа хәтле чыгарылган мотоциклларга утырып килеп, нацистлар СССРга каршы сугыш башлаган. Бу – шул модельләрнең кече туганы.
Биредәге 40 мотоциклның һәркайсының да тарихын язып бетереп булмый. Алар арасында ниндиләре генә юк бит: Урал, Днепр, Иж-56, 349, 350, К-125 (Ковровец), Восход, ЗИМ, Минск, Муравейник, заказ буенча ясалган спорт мотоциклы, күргәзмә өчен эшләнгән трицикл... Иң олысы 1937 елгы. Боларны кайдан табып бетерәсез дигән сорауга: «Танышлар, дуслар аша», – дип җавап бирде Анатолий Вакулюк. Интернет аша аралашып, хәбәрләшеп торалар икән, мотоцикллар санына караганда, андый танышларының күп булуына да инандым. Тагын бер күркәм традиция бар икән бу гаиләдә: һәркемнең юбилеена мотоцикл ясап бүләк итәләр. Олы улларының – 35, кечесенең 25 яшьлегенә махсус мотоцикллар ясалган. «Харлей Дэвидсон»га охшатып ясалган әлеге мотоциклларның конструкцияләре үзгәртелгән, озайтылган, утырып йөрергә җайлы. Хәзер менә киленгә ясап ятышы – аңа үзгәртелгән «Урал» булачак.
Комментарийлар