16+

Васил Шәйхразыев: «Хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез»

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, хокук бозулар турындагы мәгълүматлар кайбер очракта гына судка җибәреләчәк.

Васил Шәйхразыев: «Хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез»

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, хокук бозулар турындагы мәгълүматлар кайбер очракта гына судка җибәреләчәк.

«Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразыев халык санын алу вакытында гражданнарның милли хокуклары бозу очраклары була калса, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә чакыра. Бу хакта ул еллык нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
ТР вице-премьеры, “Милли Шура” рәисе ассызыклаганча, Россиядә 5 миллионнан артык татар яши, шуларның 3 миллионы - Татарстанда һәм Башкортстанда.
“Без һәр төбәктә яшәүче татарларга, шул исәптән Башкортстандагы ватандашларга да зур игътибар бирәбез”, - диде ул. Васил Шәйхразыев ассызыклаганча, ике республика арасында дустанә һәм җылы мөнәсәбәтләр урнашкан.

«Татарстан Президенты һәм Башкортстан башлыгы - дуслар. Башкорт һәм татарлар - бер бөркетнең ике канаты. Соңгы вакытта мин үзем дә дүрт тапкыр күрше республикада булдым. Киләсе елда без Башкортстанда Бөек Ватан сугышы герое Гази Заһитовның 100 еллык юбилеен үткәрергә планлаштырабыз», - дип сөйләде Шәйхразыев.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, һәр төбәктә вәзгыятьне үз файдасына кулланырга теләүчеләр бар. Шәйхразыев аларны "паровоздан алда йөгерүче" дип атады. Ул шулай ук халык санын алу алдыннан төрле имеш-мимешләр таралуын әйтте.

"Халык санын алу вакытында "план" үтәгән исәпкә алучылар планшетлар белән бүләкләнәчәк, дигән имеш-мимешләр булды. Әмма без конкрет фактлар белән генә эшлибез. Кем әйткән, исеме, вакыты - боларның барысы турында да без Гөлнара Сергеева җитәкчелегендәге юридик фирмага хәбәр итәчәкбез. Бөтендөнья татар конгрессы аның белән махсус килешүгә кул куйды. Бу Россиядә иң абруйлы юридик оешмаларның берсе. Халык санын алу белән бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез, - дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading