Ватанны саклаучылар көнендә армиядә хезмәт итүчеләрне һәм төрле сәбәпләр аркасында анда булмаган кешеләрне дә котлау гадәткә кергән. Кайбер кешеләр армиядә булмаган егетләр чын ир-ат дип аталырга лаек түгел, дип саный. Бу гадел фикерме?
Стереотип каян килеп чыккан?
СССР чорыннан бирле армиядә хезмәт иткән егетне “чын ир”гә санаганнар. Ул вакытта армия социаль лифт функциясен үтәгән, ягъни хәрби хезмәт үткән егетләргә карьера үсеше мөмкинчелеге туган. Хезмәт дисциплинага һәм җаваплылыкка өйрәтә дип санаганнар. Армиягә сәламәтлеге белән җитди проблемалар булган кешеләрне генә алмыйлар. Шуңа күрә, армиягә алынмаганнарны “сәламәтлеге начар” яки “яраксыз” дип әйтеп, яңа стереотип барлыкка килгән.
Тарихка килгәндә
Ватанны саклаучылар көне Россиядә ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Безнең илдән тыш, ул Белоруссиядә, Таҗикстанда һәм Кыргызстанда бәйрәм ителә. 1922 елдан бәйрәм – Кызыл Армия көне, 1946 елдан – Совет Армиясе көне, 1949 елдан 1992 елга кадәр Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип аталган. Ватанны саклаучылар көне дип 1993 елдан бирле атала башлый. 2002 елдан бу көн илдә ял көне булып санала.
Кызлар фикере
Бүген егетләрнең ике пар носки һәм кырыну станокларыннан туйганнары хакында гүзәл затлар яхшы белә. Бу бүләкләр бик тә баналь һәм гадәти күренеш булып кабул ителә. Ир-атларны сөендерү өчен нәрсә бүләк итәргә? Бу хакта кызлар үзләре нәрсә уйлый?
Җырчы Лилия Хәйруллина:
– Үзем бернәрсә дә бүләк итмим. Шуны искәртеп узам: бүләк сайлау бик индивидуаль булырга тиеш. Кешенең үзенә нәрсә кирәк, шуны бирергә. Ниндидер стандарт бүләкләр юк дип саныйм.
Блогер Айназ Габидуллина:
– Иремнең үзе теләгән әйберне алу яклы. Тузан җыеп ята торган сувенирларны алмыйм. Быел, мәсәлән, бинокль бүләк иттем.
Блогер Айгөл Сөләйманова:
– Уңышлы бүләк – ул нәрсә беткән, шуны яңарту. Иске каеш урынына яңаны алу, мәсәлән.
Алия Исрафилова, җырчы:
– Ир-атлар – бөтенесе дә төрле, бүләкләр дә барысына да төрле булырга тиештер. Улым компьютер уенына донат ясасаң, шуннан да зур бүләк юк ул, диде. Хәзер менә программистлар курсына язылырга хыяллана, үзе уеннар ясамакчы була. 23 февральгә бүләк итеп, шул курслар булыр, дип уйлыйбыз. Ә ирем нинди бүләк ясасак та шат! Гадәттә, мәшәкатьләнмәскә куша. Тик шулай да парфюм, яки бәлеш маташтырам. Минем өчен кешегә бүләк сайлау – зур проблема.
Егетләр фикере
“Татар радиосы” алып баручысы Данис Хисмәтуллин:
– Безнең өчен иң уңышлы бүләк – фитнеска сертификат. Юк, бу төрттерү түгел, бары сәламәтлек һәм матурлыкка юнәлдерү чарасы.
Телевидение алып баручысы Раил Садретдинов:
– Минемчә, иң әйбәт бүләк – ул практик яктан файдалы булганы. Ир-ат өчен төрле машина ачкычлары тупланмасы, вак техника, төрле кирәк-яраклар. Башка электроника аксессуарлары яки товарлары да кулай вариант булып санала.
“Чыныгып кайттым”
Узган ел җырчы Рөстәм Закировның улы Айрат Мәскәү өлкәсендә “Военные Космические Силы” да хезмәт итеп, армия сафларыннан кайтты.
Армия егеткә нинди йогынты ясаган? Шул хакта сөйләштек.
– Армия чынлап та кешене үзгәртә икән. Дөрес якка килгәндә, физик яктан чыныктым, ә яман ягы – тарткаладым.
– Ничек уйлыйсың, 23ен барлык егетләр дә билгеләп үтәргә хаклымы яки хезмәт иткәннәр генә?
– Армиядә булсам да, егетләрне хезмәт иткән-итмәгәннәргә бүлмим. Теләгән кеше бәйрәм итсен.
– Үзеңдә нинди яңа сыйфатлар булдырдың?
– Моңарчы саксафонда уйнасам, армиядә барабанда уйнарга өйрәндем. Ә иң мөһиме – төне буе йокламаска.
– Ел озак үттеме? Яшь егетләргә нинди киңәш бирер идең?
- Беренче ярты ел озак үтә. Шул вакытта дембельләр китә башлый, ә син аларга кызыгып карыйсын, чөнки синең дә өйгә кайтасы килә. Аннары «дедлар» киткәч, җайлырак булды. Егетләргә киңәшем шул: сугышмагыз, борчылмагыз, чыдам булыгыз, кеше белән уртак тел табыгыз.
– Армиядә чирәмне яшелгә буяталармы?
– Безнең бүлектә буятмадылар...
Ралина Заһидуллина әзерләде.
Рәттән котлыйк
“Армиядә хезмәт итмәгән – чын ир-ат түгел” дигән фикер белән килешүчеләр санын төгәл белү өчен, инстаграм битемдә язылучылар арасында сораштыру уздырдык. 80 кешенең 70е бу сүзләр белән килешми булып чыкты.
Лилия Хәйруллина:
– Бар нәрсә дә егетнең үзеннән тора. Армиягә бармыйча да үзеңне тәрбияләү мөмкинлекләре бар. Моны синең гаиләдә булган мөнәсәбәтләргә дә, эшкә дә, яңа үрләргә менүләреңә карап та анализ ясап була.
Раил Садретдинов:
– Гади тормышыбызда да, армиягә бармыйча да үзен чыр ирләрчә тотучылар бар. Барысы да кешедән, алган тәрбиядән, булган шартлардан тора.
Айгөл Сөләйманова
– Бу стереотип белән килешмим. Егетләрнең армиягә бармаулары яхшырак, чөнки алар аннан үзгәреп кайтырга мөмкиннәр. Үз абыемнан чыгып, начар якка үзгәрәләр дип әйтә алам.
Алия Исрафилова:
– Армиядә хезмәт иткән ирләргә һәм гомумән ил сагында торучы ирләргә минем хөрмәтем бик зур. Ләкин, хезмәт иткәнме-итмәгәнме, дип аермыйм, барысын да рәттән котлыйм. Күкләр тыныч булсын, иң мөһиме.
Айгөл Габидуллина,
– Юк, килешмим. Хезмәт сафларында гына түгел, һәр көнне ирлек сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бар дип саныйм. Ватанны саклау белән генә чикләнми ул.
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар
0
0
Ир егетлэр армиягэ бармаган очракта ничек мин Ватанымны сакладым ди сон ул? Бу конен асылы Ватан саклаучылар дип атала бит, ниндидер ир-егетлек курсэту тугел. Монда сораштырган кешелэр узлэре армиядэ булганмы?
0
0