Шәһри Казан

Ватсаптан җибәрелә торган дини эчтәлектәге хатларны таратмасаң, гөнаһмы?

Ватсаптан шушындый эчтәлектәге хатларны еш җибәрәләр (мин аны кыскартып яздым). «Коръән-Кәримне укыганнан соң, Шәех Әхмәд төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күрде. Әйе, Шәех Әхмәд, диде Пәйгамбәр, җомга көнне 600 кеше вафат булды, ләкин берсе дә жәннәткә керә алмады.

Сәбәбе шунда: хатыннар ирләрен тыңламый башладылар, бай мөселманнар ярлыларга, фәкыйрьләргә, ятимнәргә булышмый, биш вакыт намаз укымыйлар. Әйе, Шәех Әхмәд, синең ярдәмеңдә бу хат һәр мөселманга барып җитәргә тиеш, алар аны күчереп, дин кардәшләребезгә таратсыннар. Бу хат бөтен мөселман дөньясына барып җитәргә тиеш. Аны күчереп таратучы муллык­та яшәр. Аны таратырга теләмәсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешмәс. Әгәр алдагы таләпләрне үтәгән кеше бурычлы булса, Аллаһ аңа бурычлардан азат ителергә ярдәм итәр. Мин Шәех Әхмәд әйткән сүзләр дөрес булмаса, Мөхәммәд Пәйгәмбәр мине яратмасын. Мөхтәрәм мөселманнар, дин кардәшләр! Бу хатны алгач, аны күчереп 20 данә таратыгыз. Шуның белән без Мөхәммәд Пәйгамбәрнең теләгәнен тормышка ашырырбыз. Хатны саклар өчен үзегездә калдырмагыз, таратыгыз. Бер кеше бу хатны алгач ук тарата башлады. Берничә көннән соң ул бәхеткә иреште. Абдул Сәлам атлы кеше хатны алгач, эшләренең начар баруы сәбәпле, аны эшендә онытып калдыра. Тиздән ул бөтенләй эшсез кала. Сонрак, хат исенә төшкәч, аны тарата башлый. Биш көн дә узмый, аның эшләре җайга салына».
Бу хатны таратырга тиешбезме? Дин кешеләре моңа нәрсә ди?

Реклама

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имам хатибы:
– Бу дөрес әйбер түгел. Аны кешегә игътибарга алырга да, таратырга да ярамый. Китапханәдә эшләгәндә, 100 ел элек кулдан язылган шундый хатны күргәнем бар. Хәзер инде ул кулдан язылмый, ватсап аша йөри. Шул вакытта ук галимнәр бу хатны дөрес түгел дигән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: