16+

Велосипед алдык – гарантиясе бар, тормозы юк: нишләргә?

Улыма велосипед сатып алдым – җәйге каникулларга көтеп алган бүләк иде ул. Тик шатлыгы озакка бармады: ике атна үткәндерме, җитешсезлекләре ачыкланды – велосипедның тормозы начар эшли, эләгеп-туктап кала. Әгәр гарантия срогы чыкмаган икән, сыйфатсыз товар өчен сатып алучыдан акчамны кире кайтаруын таләп итә аламмы? В.Закиров.

Велосипед алдык – гарантиясе бар, тормозы юк: нишләргә?

Улыма велосипед сатып алдым – җәйге каникулларга көтеп алган бүләк иде ул. Тик шатлыгы озакка бармады: ике атна үткәндерме, җитешсезлекләре ачыкланды – велосипедның тормозы начар эшли, эләгеп-туктап кала. Әгәр гарантия срогы чыкмаган икән, сыйфатсыз товар өчен сатып алучыдан акчамны кире кайтаруын таләп итә аламмы? В.Закиров.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова җавап бирә: 

– Әйе, таләп итә аласыз. Таможня берлегенең «Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында» техник регламенты (7 статьяның 2 пункты) буенча, велосипедның тормоз системасы төзек эшләргә, эләгеп-туктап калырга тиеш түгел. Кулланучы товарда кимчелекләр ачыкласа (әгәр сатучы белән бу хакта алдан сөйләшенмәгән булса), аның өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруны һәм сыйфатсыз товар аркасында күргән чыгымнарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.

Сатучы (җитештерүче) товарны кулланучыга тапшырганнан соң аны файдалану, саклау яки транспортлау кагыйдәләре бозылуын, өченче затларның гамәлләрен яки каршы тора алмаслык көчләр тәэсирен исбатлый алмаса, гарантия срогы билгеләнгән товардагы кимчелекләр өчен җавап бирә. 

Кулланучылар хокукын яклау турындагы законның 18 статьясы 5 пункты нигезендә, сатучы сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган товарны кире кабул итәргә һәм кирәк икән, сатып алучы катнашында аны тикшертергә тиеш. Товарның кимчелекләре сәбәбе бәхәс уяткан очракта, экспертиза сатучы хисабына ясала. Әгәр сатып алучы тикшерү нәтиҗәләре белән риза булмаса, экспертиза бәяләмәсенә суд тәртибендә шикаять бирә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, шулай ук сыйфатсыз товар сату сәбәпле күргән чыгымнарын каплау турындагы таләпләре сатучы (җитештерүче) тарафыннан әлеге таләп куелганнан соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

ИГЪТИБАР
Еш кына сатучы, товарны алмаштырудан яки акчаларны кире кайтарудан баш тартып, сыйфатсыз товарны ремонтларга тәкъдим итә. Әмма сатып алучыга компенсациянең башка ысулы уңайлырак икән, ремонтланган товарны алу мәҗбүри түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading