16+

Венера Ганиева Азат Абитовны ник ачуланган?

«Сәхнәдә мәхәббәт уйнап йөргәннәр иде, өйләнешеп тә куйдылар!»-дип алар турында уйлаучылар күптер. Халык мәхәббәтен яулаган яшь пар - Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов 11 ноябрь кичендә Филармония концертлар залында туйның бишенче көнен бәйрәм иттеләр.

Венера Ганиева Азат Абитовны ник ачуланган?

«Сәхнәдә мәхәббәт уйнап йөргәннәр иде, өйләнешеп тә куйдылар!»-дип алар турында уйлаучылар күптер. Халык мәхәббәтен яулаган яшь пар - Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов 11 ноябрь кичендә Филармония концертлар залында туйның бишенче көнен бәйрәм иттеләр.

Әлеге җырчы парның кавышулары тамашачы өчен көтеп алган зур сөенеч булды. Бергә башкарган җырлары да мәхәббәт турында бит. Гөлсирин үзе әйтмешли, «Хәзер мәхәббәт тә уйныйсы юк, барысы да чынлап». Ә Азат өйләнгәч, нәрсә үзгәрер микән дип уйлап йөргән. Концерт барышында һәрнәрсә үз урынында калганын, «хатыны да еланга әйләнмәвен» әйтеп шаяртты. Туй концерты Алабуганың «Кама таңнары» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Алар башкарган татар халык биюен һәм сәхнәнең милли бизәлешен исәпкә алганда, тамашачы үзен туйда икәнен онытып, фестивальдә дип хис иткәндер. Баксаң, аны милли гореф-гадәт, чын татар туе итеп уздыру максатыннан шулай эшләгәннәр икән. Биюдән соң, сәхнәгә кияү белән кәләш чыгып, ир белән хатынның гадәти көнен күрсәттеләр.

Яңа тормыш - яңа пароль

«Туйдан соң “юк” башлана дигәннәр иде миңа» -дип Азат өйләнгән ирнең халәтен аңлатырга тырышты. Янәсе, «минеке, синеке» -дигән сүзләр бетә, бары тик «минеке-безнеке» - дигәне генә кала. Ләкин никтер Гөлсирин белән булган очракта гына аныкы - үзенеке булып кала дип билгеләп үтте. Бу, әлбәттә, сценарий буенча шулай язылган. Аны концертның режиссеры - ТР атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова төзегән. Концертны карарга ул үзе дә килгән иде. Сценарий эчтәлегенә килгәндә, тамашачыны ял иттерүче чын туй программасы килеп чыккан. Җырлар да тематика ягыннан белеп сайланылган. Ваһапов фестиваленең лауреатлары Зәлилә белән Рәнис Габбасов - кунаклар ролендә.

Бигрәк тә Зәлилә үз ролен кызык башкарды. Һәр туйда да котлау хатыннан озын шигырь юллары укучы була. Зәлилә шундыйларның берсен күрсәтте. Шулай ук бүләккә буш конверт салуы, җыр белән генә котылуы да көлке уятты. Ә Рәнис исә Азатның өйләнүенә сөенеп туймады. «Менә хәзер өйләнгәннең хәлен аңлый инде. Өйләнү ипотека кебек бит ул. Ел буена дип аласың, ай саен түлисең» - дип шаяртты. Туй шундый рухта тәмамланыр кебек тоелса да, көтмәгәндә-уйламаганда Гөлсиринне «урладылар». Бу  күренеш Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны сәхнәгә чакыру өчен кирәк булган. Азат кәләше югалу «кайгысыннан» моңсу җырлар башкарган арада залда зур бүләкләре белән Венера Ганиева пәйда булды. Ул Гөлсиринне җитәкләп сәхнәгә алып менгәндә Азатны игътибарсызлыгы өчен ачуланды. Җырчының бүләге зур күренсә дә, эчендә бары тик вазаның кечкенә кыйпылчыгы булуы аңлашылды. «Мин һәр шәкертемнең туенда шушы кыйпылчыкны бүләк итәм. Ул бик истәлекле бүләк» - диде Венера Ганиева. Шул уңайдан «Туй күлмәге» җырын да башкарды. Сүз уңаеннан, Гөлсирин үзенең туй күлмәгеннән чыккан иде.

«Күз тимәсә генә ярый!»

Билгеле ки, туй уеннарсыз үтми. Алып баручы - Рәзил Габбасов тамашачыны да уйнатты. Ике якны Гөлсирин һәм Азат ягына бүлде дә, зур шар ыргытты. Тамашачы шарны сәхнәгә кадәр җиткерергә тиеш иде. Икенче уен исә барлык туйда да уйнатыла торган - бәби штанына акча салу булды. Нәтиҗәдә кыз ягы җиңде. Азат малай булуын теләсә дә, ике уенда Гөлсириннең «туганнары» активрак катнашты. Туганнар дигәннән, кияү белән кәләшнең әти-әнисе дә биредә утырды. Һәр җыр саен күңелләре тулып, күз яшьләрен сөрттеләр. Гөлсириннең «Кайнана яраннары» җырыннан соң, кайнанасы кызыл яран гөле бүләк итте. Әнисенә багышлап язылган җырын Гөлсирин үзе дә күз яшьләре аша башкарды.

Туй концерты беркемне дә битараф калдырмагандыр. Гөлсирин һәм Азат бәхетле мизгелләре белән бүлешеп, тамашачыга тагын да якынайды, концерттан соң да котлау сүзләрен ишетте. Бер концертларын да калдырмыйча, карап баручы өлкән тамашачы «Күз тимәсә ярар инде» - дип теләп утырды. «Гөлсирин сәхнәгә чыккан вакытларында курчак иде, хәзер олыгайган. Үзгәрәләр, үсәләр. Телевизорда аларны күрсәтсәләр, бөтен эшемне ташлап карыйм» - ди әби. Ул гына түгел яшьләр дә әлеге тамашаны уңай бәяләделәр. Казаннан килгән кызлар Гөлсириннең залга чәчәк атуын ошатканнар. Гадәт буенча, әлегә кияүдә булмаган кызларга Гөлсирин чәчәк бәйләмен аткан иде. Бу күренеш тә чын туй мохитенә алып керде. Кыскасы, яшь парлар үзләре генә түгел, тамашачы да алар өчен җан атты, бәхетләре өчен куанды һәм ял итеп кайтып киттеләр.

Рәфидә Галимҗанова

Фото: Татар-информ
 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бахетле гомер белан яшасеннр бер берсена пар булып махаббатле булып без сезне яратабызззззз!!!!!!!

    Мөһим

    loading