16+

Венера Якупова: «Уңышның 24 рецепты” - яңа китап, яңа сүз

Халкыбызның “каләм тоткан хур булмас” дигән мәкален тагын бер тапкыр искә төшерде. Венера Якупова үзе бәйрәмгә килгән яшь каләм ияләренә “суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый!” - дигән киңәш-фатихасын бирде. Журналистиканың тирән диңгезенең яр кырыенда әле чирканчык кына алып торучы егетләр кызлар өчен әлеге китапның бик файдалы дәреслек булырга мөмкинлеге әйтелде.

Венера Якупова: «Уңышның 24 рецепты” - яңа китап, яңа сүз

Халкыбызның “каләм тоткан хур булмас” дигән мәкален тагын бер тапкыр искә төшерде. Венера Якупова үзе бәйрәмгә килгән яшь каләм ияләренә “суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый!” - дигән киңәш-фатихасын бирде. Журналистиканың тирән диңгезенең яр кырыенда әле чирканчык кына алып торучы егетләр кызлар өчен әлеге китапның бик файдалы дәреслек булырга мөмкинлеге әйтелде.

Каләм ул шундый серле тылсымлы нәрсә: аны бер кулыңа алсаң, тиз генә куям димә. Гомер буе куя алмаска да мөмкинсең. Бүген матбугатка хезмәт итүче күп кенә ветеран журналистлар моны һәрдаим раслап тора. Әле менә бүген генә әдәби кафеда Венера Якупованың «Уңышның 24 рецепты” дигән китабын тәкдим иткәндә дә күпләр шул каләм тылсымы турында уйлагандыр. 

Венера Якупова - гомерен жуналистикага багышлаган фидакарьләрнең берсе. Ул озак еллар «Татарстан комсомолы» дигән газетада эшләде. Бүгенгесе көндә халык егылып укый торган “Казанские ведомости”ның алыштыргысыз баш мөхәррире. Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы. Алты китап авторы. Аларның исемнәре дә күп нәрсә турында сөйли. “Суверенитет турында 100 тарих,” “Россия журналистикасының явызылыгы һәм игелеге”, Кырым татарлары яки Сталинннан сәлам!”. Әлеге китапларның барысы да материалны җентекләп өйрәнеп, белеп, кызыклы, укылышлы итеп язылган.

Бүген укучыга тәкъдим ителгәне дә күпләрнең өстәл китабы булырлык. Ул үз эченә тормышта үз урынын тапкан 24 кеше белән әңгәмәне алган. Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Римма Ратникова, Зөфәр Фәтхетдинов, Лия Заһидуллина һәм башка бик күпләр үзләренең уңышларының сере белән уртаклашалар. Әлеге китапны укыган укучы “ничек бәхетле булырга?” дигән сорауга җавап эзли, таба. Бүгенге кырыс һәм мәшәкатьле заманда бик күпләр аны таба алмый интегә. Шуңа да бу яңа китапны тормышыбыда якты нуур сибүче өмет уятучы дип атадылар. Минтимер Шәймиев: “әгәр дә атка менгәнсең икән, аңарда ышанычлы утырырга кирәк. Бер тапкыр да егылып төшмичә, юыртырга өйрәнеп булмый”, - дигән булган үзенең әңгәмәсендә.

Китапны тәкъдим итүгә аның геройларының да килүе герой - автор һәм укучы арасындагы бәйләнешне ныгытырга булышыр. Алар үз тормышларыннан сабак бирә һәм сокландыра торган кызыклы хәлләр белән уртаклаштылар.

Венера ханымны яңа китабы белән котларга коллегалары баш мөхәррирләр, "Татмедиа" АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков һәм матбугат ветераннары: Равил Фәйзуллин, Римзил Вәлиев та килгән иде. Шуңа күрә дә әдәби кафедагы бу бәйрәм Венера Якупованыкы гына түгел, бөтен журналистика һәм аңа тугры хезмәт итүчеләрнекенә әйләнде. аның 19 май Матбугат көне уңаеннан узуы да моңа сәбәп булгандыр.

Халкыбызның “каләм тоткан хур булмас” дигән мәкален тагын бер тапкыр искә төшерде. Венера Якупова үзе бәйрәмгә килгән яшь каләм ияләренә “суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый!” - дигән киңәш-фатихасын бирде. Әйе, журналистиканың тирән диңгезенең яр кырыенда әле чирканчык кына алып торучы егетләр кызлар өчен әлеге китапның бик файдалы дәреслек булырга мөмкинлеге дә әйтелде. Аның дәвамы булыр дигән өмет тә яңгырады. Чөнки уңышның рецептлары 24 кенә түгел, күпкә күбрәк. Төгәлрге, һәркемнең үзенеке.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading