16+

Венесуэла чабатасы

Без кайда да, Венесуэла кайда, бара калсаң – барып җитеп булмас, кайтырга чыксаң, кайтып җитә алуың икеледер. Андагы хәлләр безне борчымаска тиеш кебек, әмма бөтен дөнья шул теманы чәйнәп мәш килгәндә, читтән генә карап торып та булмый.

Без кайда да, Венесуэла кайда, бара калсаң – барып җитеп булмас, кайтырга чыксаң, кайтып җитә алуың икеледер. Андагы хәлләр безне борчымаска тиеш кебек, әмма бөтен дөнья шул теманы чәйнәп мәш килгәндә, читтән генә карап торып та булмый.

Кем иртәрәк тора – чабатаны шул кия, диләр. Венесуэлада сайлаулар узып, президент сайланган икән, димәк, чабата аныкы булырга тиеш. Әмма кайберәүләр уйлавынча, аңа бүтәннәр лаек. Бу дәүләт тә Америка демократиясенә мохтаҗ икән һәм йолдызлы-полосалылар аны китереп бирергә күптән кызыга, АКШ гел шулай тегендә-монда демократия өләшеп йөри: мисаллар шактый һәм ул дәүләтләрдә соңыннан нәрсәләр булып беткәне билгеле. Көнбатыш кайсы да булса илдә тиранлык хөкем сөрә һәм ул демократиягә мохтаҗ дип белдерә икән, анда киләчәктә йә тагын да көчлерәк тиранлык чоры башлана, йә гражданнар сугышы уты кабынып китә. Үзен Венесуэланың президенты дип игълан иткән Хуан Гуайдо, АКШка рәхмәт укып, үз иленә каршы хәрби интервенция булу ихтималын читкә куймый. Аның фикеренчә, бу «демократик эш» халыкның тормышын яхшыртырга тиеш.

Нәрсәдән башланды соң Венесуэла чуалышы? Узган ел сайлауларда президент Мадуро җиңгәч, аны Россия, Кытай, Куба, Мексика, Төркия, Иран хуплап чыкты. Ә үзен президент дип атаган, оппозиция башлыгы Хуан Гуайдо яклылар – АКШ, Канада, Испания һәм күпчелек Латин Америкасы дәүләтләре. Гыйнварда Мадураның инаугурациясеннән соң илдә массакүләм протестлар башлана. Европа союзының тагын 15тән артык дәүләте оппозиция әйдаманын хуплады. Алар элегрәк Николас Мадурога «демократик» сайлаулар уздырылмаса, Хуан Гуайдоны президент итеп таныячаклары турында ультиматум куйганнар иде. Мадуро аларны тыңламаган, Европа союзы күпчелек тавыш белән аңа каршы резолюциягә кул куйган. Мәскәү бу хәлне «хакимиятне законсыз рәвештә кулга төшерү» дип атады, АКШ президенты Дональд Трамп исә Гуайдоны президент булуы белән котлады.

АКШка нигә кирәк Венесуэла? Трампның «демократия» битлеге астында нәрсә яшеренгәнен аның ярдәмчесе Джон Боттон әйтеп биргән: «Венесуэланың нефть ятмаларын АКШ эксплуатацияләгәндә, безнең икътисад өчен бу сизелерлек тәэсир итәчәк. Бу Венесуэла халкы өчен дә, Америка халкы өчен дә яхшы булачак». Берәү уйлаганны Боттон кебекләр кычкырып әйтә. АКШ өчен «дөрес әйбер» ул – нефть. Кайда кара алтын – шунда АКШ «демократия» бүләк итәргә әзер. Табигый байлыгы яки башка яктан файдасы булмаган дәүләтләрдә Американың эзе дә юк, алар демократиясез, кеше хокукларын сакламыйча, цивилизациясезлектән «иза чигә». Нефтьтән тыш, АКШның максаты – Үзәк һәм Көньяк Америкадан Россия белән Кытайны кысрыклап чыгару, Куба белән Никарагуаны үз ягына аудару. Россия белән Венесуэланың якынаюы элеккеге президент Уго Чавес Мәскәүгә килеп киткәннән соң башланган иде. Мадуро, аның курсын дәвам иттереп, ике ил арасында күпләгән килешү төзелде. Венесуэлага «Лада» белән «Нива»лар гына түгел, хәрби техника да күпләп сатыла – ул Латин Америкасында Россия коралын сатып алу буенча беренче урында тора. Моңардан тыш әле нефть табу өлкәсендә хезмәттәшлек итү киң җәелгән. Ә менә тимер юллар челтәрен киңәйтү инициативасын Кытай эләктереп өлгергән.

Күргәнебезчә, һәркемнең үз мәнфәгате һәм берәү дә биредән китәргә җыенмый. Хакимияттә Николас Мадуро калган очракта, белгечләр Венесуэла икенче Кубага әйләнәчәк – акчасы булганнар биредән китәчәк, ә ил ябык булачак дип фаразлый. Ә Хуан Гуайда президент булып алса, илдә хәрби чуалышлар да, кан коелу да булырга мөмкин, Америка демократиясе башкача була алмый бит. Ул киелгән чабатаны салдырып алып, үзенең күңеленә хуш килгәннәргә бирү белән мәшгуль. Венесуэла чабатасы кемгә насыйп булып, кайсысы тузан туздырып йөрер – әлегә кистереп әйтүе кыенрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading