16+

Ветераннарны онытмыйбыз

Редакциябезгә тумышы белән Арча районыннан булып хәзерге вакытта Казанда яшәүче Флера Фәттахова шалтыратты. Аның туган авылы Яңа Мәңгәр Арча районында юкка чыккан авылларның берсе.

Ветераннарны онытмыйбыз

Редакциябезгә тумышы белән Арча районыннан булып хәзерге вакытта Казанда яшәүче Флера Фәттахова шалтыратты. Аның туган авылы Яңа Мәңгәр Арча районында юкка чыккан авылларның берсе.

– Мин Казанга 1972 елны киттем, шул елларда туган йортыбызны Кышкар авылына күчердек. Яңа һәм Иске Кишет авылларына күчүчеләр дә булды. Авылыбызның туфрагы бик уңдырышлы иде. Чишмәләргә дә бай иде. Хәзер авылыбызның зираты гына торып калды, – дип башлады ул сүзен. – Сугышка киткән авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштергән мемориаль такта булса да куйдырасы килгән иде. Аны үзебезнең авылда куеп булмый инде, әлбәттә. Авылыбызга иң якыны булган Иске Кишеттә булса да шуны эшләтеп булмасмы икән дим. Бабаларыбызның, әтиләребезнең исеме беркайда да юк. Бөтен авылда бар ул истәлек такталары, ә безнең юк.

Флера апа белән сөйләшүгә үк Арча районының Яңа Кишет авылы җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов белән элемтәгә кердек. Бактың исә, Яңа Мәңгәр авылы ветераннары исемен мәңгеләштергән такта бар икән. Ул Яңа Кишет авылында урнаштырылган.

– Авыл обелискында Яңа Кишет, Иске Кишет, Симетбаш, Кышкар һәм Яңа Мәңгәр ветераннары исеме язылган такталар куелган. Аларны онытмыйбыз, карап-чистартып торабыз, бәйрәмдә чәчәкләр салабыз. Бер ветеран да онытылмады. Барысының да исемнәре бар, – диде ул.

Фото социаль челтәрләрдән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading