Россия Президенты каршында беренче булып Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул академия эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Отчет чыгышын тыңлап, Владимир Путин:
– Болгар ислам академиясе мөселман мәгарифе системасында “мәдрәсә – институт – академия” өчлеген йомгаклый. Болгар ислам академиясе “бөек бурыч”ны үти, – дип, Россия мөселманнары өчен чит булган идеологиягә каршы торуда үзебезнең мөстәкыйль кыйммәтләр системасы кирәклеген ассызыклады. – Безнең ислам бербөтен һәм бөтендөнья исламының аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Әмма шул ук вакытта үз йөзе белән.
Алга таба әлеге теманы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте. Россия Президентына Болгар ислам академиясе проектын тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткереп, ул татар дин галимнәренең бөтендөнья исламы үсешенә керткән өлешләре турында сөйләде:
– Татар дин гыйлеме мәктәбе меңьеллык тарихка ия һәм үз вакытында югары дәрәҗәдәге үсеше белән мактаулы булган. Татар дин галимнәреннән атаклы эшлеклеләрнең тулы бер чордашлары – Мәрҗани, Баруди, Курсави, Насыйрилар моңа дәлил булып тора. Аларның идеяләре барыннан да бигрәк татар халкының дөньяга караш һәм мәдәни традицияләрен чагылдыралар, әмма шуңа да карамастан, үз вакытында бар мөселман дөньясының фикер үсеше һәм күңел торышын уңышлы яулап алганнар. Һәм шул ук рәттә кырым-татар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы тора! Әлеге галимнәр калдырган мирас бүген дин гыйлеме белгечләрен әзерләүдә нәтиҗәле нигез булып хезмәт итә, – диде ул.
Комментарийлар