16+

Владивостокка китеп вафат булган Атилла Расих кызын Приморье краенда җирләгәннәр

"Фәридә Рәсүлова Приморье краеның Артем шәһәрендәге мөселман зиратына бүген, 14 гыйнварда, җомга көнне җирләнде”, дип бик озак көтелгән хәбәр ераклардан килеп иреште, шөкер. Бу изге эштә шәһәр мөселманнары белән бергә Дагыстан мөселманнары да катнашкан.

Владивостокка китеп вафат булган Атилла Расих кызын Приморье краенда җирләгәннәр

"Фәридә Рәсүлова Приморье краеның Артем шәһәрендәге мөселман зиратына бүген, 14 гыйнварда, җомга көнне җирләнде”, дип бик озак көтелгән хәбәр ераклардан килеп иреште, шөкер. Бу изге эштә шәһәр мөселманнары белән бергә Дагыстан мөселманнары да катнашкан.

Бүген шагыйрь әйтмешли, "карасаң да кай тарафка - юлыгасың битарафка". Ләкин, шөкер, халкыбыз, мөселманнарыбыз андый ук каткан күңел түгел икән бит! Ел башы белән Владивостоктан килеп ирешкән кайгылы хәбәр дә бик күпләрне борчуга салды. Укырга: Туганын эзләп Владивостокка киткән танылган шагыйрә вафат булган
Танылган прозаик Атилла Расихның кызы, шагыйрә, белгечлеге буенча математик Фәридә Рәсулованы туган яктан бик еракларда җирләү мәсьәләсе турындагы бу язма күпләрне борчуга салды. Ил буенча төрле төбәкләрдән бөтен татар борчылды дисәк тә арттыру булмас. Кем ничек булдырды, шулай ярдәм итәргә тотынды: берәүләр акча җибәрсә, икенчеләре догадан калдырмады. Ил төкерсә, күл була, диләр. Хак. Ил буенча җыелган ул сумма хөрмәтләп җирләргә дә, өстенә таш куярга да җитә, дип хәбәр иттеләр ерак Артемнан.
"Фәридә Рәсүлова Приморье краеның Артем шәһәрендәге мөселман зиратына бүген, 14 гыйнварда, җомга көнне җирләнде”, дип бик озак көтелгән хәбәр ераклардан килеп иреште, шөкер. Бу изге эштә шәһәр мөселманнары белән бергә Дагыстан мөселманнары да катнашкан. Иң куандырганы - сеңелесенең каберенә туфракны абыйсы, 75 яшьлек Илдар Атилла улы да салган. Менә шул абыйсын эзләп авыр, ерак һәм соңгы юлына да кузгалган булган инде Фәридә ханым.
Ә кичә Башкортстан Республикасы мөселман интеллегенциясе оешмасының рәис урынбасары Исламия Латыйповадан да күңелне юатырлык хәбәр килгән иде. Игелекле эшләр эшләп без әҗер савап алабыз. Уфа, Чиләбе, Казан мөселманнары Фәридә ханым рухына 70000 тәхлил чыкканнар, көн саен Ясин укыганнар. Кабул булсын! Җомга көнне җир куенына тапшырылган каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын иде инде. Бу хәл татарның бердәм һәм бер кыйблага караган, игелекле җан булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Халкым Аллаһның таган бер сынавын уңышлы үтә алды, өсләрдән тау төшкәндәй булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    абыйсы Илдар чит кешеляр нинди айбат итеп жирляделяр дип, рахматлярен укып кайтып китте.

    Мөһим

    loading