16+

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»

Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә бүген 2 ел. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне Илгиз Габдерәкыйпов үзенең әти-әнисе белән тәрбияли. Барлык авырлыклар, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәннән соң, тормышында нинди үзгәрешләр булган, ялгызлык белән ничек көрәшкәне турында Илгиз белән телефон аша әңгәмә кордык.

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»

Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә бүген 2 ел. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне Илгиз Габдерәкыйпов үзенең әти-әнисе белән тәрбияли. Барлык авырлыклар, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәннән соң, тормышында нинди үзгәрешләр булган, ялгызлык белән ничек көрәшкәне турында Илгиз белән телефон аша әңгәмә кордык.

- Якыныгызны югалтканнан соң, интернетта нинди генә хәбәрләр булмады?! Күпләр табибларны гаепләргә ашыкты, кемдер күрәчәге шул булгандыр диде...
- Табиблар белән судлашып үлгән кешене кайтару мөмкинлеге булса, әлбәттә, тавыш куптарырга булыр иде. Берсен дә гаепләмим, бар да Алла кулында. Табиблар көченнән килгәнчә көрәште.


Вәсиләнең әнисен машина бәргән иде бит. 10 көн реанимациядә яткан. Табиблар игътибары җитеп бетмәгән. Интервьюларның берсендә, Вәсиләдән бер журналист: “Ни өчен табибларны судка бирмәдегез?” – дип сораган булган. “Башка кешенең язмышына кара тап салудан мәгънә тапмыйм”, - дип җавап биргән булган Вәсилә. Мин аның белән килешәм.

- Кәрим әнисен еш исенә төшерәме?
- Хәзер элеккечә түгел инде, еш исенә төшерми. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен, ямансу, әни назы, әни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аның башка кайтмаячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, - ди.

Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аның теләкләрен кире какмаска тырышам.

Əле сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә улыбыз. Дәү әнисенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», - дигән. Сүз дә юк, ул борчыла, сагына без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый.

- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?
- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән уяну белән аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Кәмиләсе дә, абыен күрү белән, шундук елмая, көлә башлый.

Кәмилә әле дәвалануда. Неврология ягыннан проблемалар бар. Мин - эштә, әни аның белән хастәханәгә йөри.

Балалар исән-сау гына булсыннар. Алладан бары тик шуны сорыйм.

- Ялгызлык белән ничек көрәшәсез?
- Вәсилә интервьюларның берсендә: “Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк”, - дигән. Ничек кенә авыр булмаса да, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күпме генә вакыт үтмәсен, күңел әлегә тынычлык таба алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез Илгиз! Сезгэ сабырлык, тынычлык хэм унышлар телим. Бу хэл бер кайчан онотылмы. Минен баштан утте бу хэл, 2005 ел ике бала белэн калдым, балаларны башлы кузле эшлэдем, хэзер оч онокчалар бар аллага шокер, уземэ иптэш таптым. Алла бирсэ синдэ тырыш бул, хэм яшэргэ тырыш балалар хакына. Бирешмэ нык бул. Тахир.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тахир абый, сезнен белэн ничек элемтэгэ керергэ момкин?)

      Мөһим

      loading