16+

«Wow» – «Абау»: туристларны «Әпипә»гә биетәчәкләр

«Татарстан: 1001 ләззәт» бренды туристлар өчен яңа маршрут эшләгән. Матур тәэсирләр уятачак «Абау» эффектына нигезләнгән маршрут апрель аенда старт алачак.

«Wow» – «Абау»: туристларны «Әпипә»гә биетәчәкләр

«Татарстан: 1001 ләззәт» бренды туристлар өчен яңа маршрут эшләгән. Матур тәэсирләр уятачак «Абау» эффектына нигезләнгән маршрут апрель аенда старт алачак.

Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, Татарстанга килгән кунаклар туристлык объектлары белән генә танышып калмыйча, республика тормышы белән яшәп алырга, җирле халык белән аралашырга, аның ризыкларыннан авыз итәргә, җыр-биюләре, милли костюмнары белән танышып китәргә тиеш.


– Туристларны хәзер сәяхәтчеләр дип атау дөресрәк. Безгә дә үзебезгә килгән кунакларның үзләрен сәяхәтче итеп тоюлары кирәк. Алар Татарстанга килдем, күрдем, яшәдем, аны тойдым, шаккаттым, гаҗәпләндем, тәэсирләндем дип китәрлек булсын. Моның өчен туристларга урта гасыр сугышчылары киемен киеп карау, борынгы ризыкларның ничек пешерелүен күзәтү, «Әпипә» биюенә өйрәнү, Сөембикә белән аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Күптән түгел генә Казанга Төркиянең Мармарис шәһәреннән делегация килде. Бер делегат, миңа ат чанасында йөрү бик ошады, үземне доктор Живаго кебек хис иттем, бу минем күңелемдә мәңге калачак, диде. Безгә килгән туристларның һәммәсе үзләре белән шундый матур тәэсирләр алып китсен иде, моны фәкать Татарстанда гына күрергә була дип әйтерлек булсын, – дип сөйләде Сергей Иванов журналистларга.


«Татарстанның туризмны үстерү үзәге» оешмасы, республикага килгән туристлардан сораштыру уздырып, билгеле бер нәтиҗәләр ясаган. Аларның 80 проценты сәяхәткә барыр алдыннан интернеттагы мәгълүматларны өйрәнә, ә 32 проценты дуслары, танышлары фикеренә таяна икән. Интернеттан караучылар берьюлы 38 сайтны өйрәнә, уртача алганда, 12 төрле юнәлешне карый. Безгә килгән ир-атлар якынча – 26 мең, хатын-кызлар 23 мең сум сарыф итә. Экскурсияләр вакытында туристлар үзләренә ирекле вакыт бирүләрен сорый, сувенир кибетләрендә озаклап тоткарлана. «Татарстанның туризмны үстерү үзәге» оешмасы директоры Дилбәр Садыйкова әйтүенчә, республиканың мәдәни объектларга бай булган шәһәр, районнары күп, әмма аларның барысын да бер маршрутка сыйдырып бетереп булмый. Шуны күздә тотып, яңа маршрутка Казан, Зөя шәһәрчеге һәм Болгар гына кергән. Алар белән танышу өчен дүрт көн бирелгән.


– Программа ун кешелек төркемнәргә исәпләнгән. Һәр төркемнең үз атташесы булачак. Урыннарда гидлар аерым булачак. Атташелар исә озатып кына йөриячәк. Ни өчен ун кешелек дигәндә, без һәр кешегә аерым якын килергә уйладык. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын атташеларга бирәчәк. Соңгылары исә күп мәгълүматка ия булырга тиеш. Алар һәр көн туристларга сюрпризлар әзерләячәк. Кунакларны номерларында да, алар кайтышка, матур сувенирлар көтеп торачак, – ди Дилбәр Садыйкова.


Беренче көнне туристлар Казан Кремле буенча экскурсиягә чыгачак, Сөембикә-ханбикә белән очрашачак, аңа бәйле риваятьне тыңлаячак, «Кол Шәриф» мәчете һәм «Благовещение» соборы белән танышачак. Шулай ук Кремль яр буенда йөрү, «Дөнья тирәли» күзәтү тәгәрмәченнән меңьеллык Казанны күзәтү, «Туган авылым» комплексында милли костюмнар белән танышу, чәй эчү каралган. Икенче көнне кунаклар Зөягә китә. Анда ЮНЕСКОга кергән «Успение» соборы, ат сарае, тимерчеләр алачыгы, күнчеләр һәм башка һөнәр ияләре белән танышачаклар, иске рус стилендә төшке аш ашаячаклар, аерым алганда, Зөя балыгыннан уха һәм борщ белән сыйланачаклар. Өченче көнне һәр кунак кая барасын үзе хәл итә. Теләге булганнар Болгарга юл тотачак яки республиканың иң яхшы спа-комплексына, Казандагы күргәзмәләргә барачак, елга трамвайларында йөриячәк. Дүртенче көнне Иске Татар бистәсенә экскурсия көтә, анда әби һәм бабай белән аралашачаклар, «Әпипә»гә биеячәкләр, Кабан яр буенда йөриячәкләр.


«ШК» журналистының, ни өчен Болгар шәһәрчегенә бару бер вариант буларак кына тәкъдим ителә, дигән соравына Дилбәр Садыйкова юлның озын булуы белән аңлатты.
– Без, әлбәттә, күпчелек Болгарга барыр дип ышанабыз. Әмма туристлар ялыккан яки өлкән яшьтә булырга мөмкиннәр бит, – диде ул.
Маршрутка милли ризыклар тәкъдим ителә торган ресторан-кафелар кергән. Алар арасында хәләл «Мәрхәбә» рестораны да бар. Биредә кунакларны беркайда булмаган тәмле чәйләр белән сыйлаячаклар. Кунакханәгә килгәндә, аны кунаклар калдырган фикерләрне өйрәнеп сайлаганнар. Кайсы кунакханә турында тискәре фикерләр аз һәм аларны бетерү өстендә эшләгәннәрме-юкмы, шуны күз уңында тоттык, дип аңлаттылар спикерлар.


Яңа тур үз эченә отельдә яшәүне, экскурсияләр, микроавтобуста хәрәкәт итүне, иртәнге һәм төшке ашны, мастер-класслар, интерактив һәм күңел ачу чараларын ала, аның бәясенә килгәндә, кайсы кунакханәдә яшәвеңә карап, ул төрлечә. «Ногай» кунакханәсенә тукталсаң, ничә кешелек бүлмәдә урнашуыңа карап, 25 990-30 990 сум. «Релита»да яшәсәң – 26 990-31 990 сум, «Мираж»да 32 990-40 990 сум түлисе була.


Турлар 29 апрельдән башлап 16 сентябрьгә кадәр сатыла. Әлегә ул Россия базарына гына чыгарылган. Уңышлы эшләп китсә, чит ил базарына да чыгачаклар. Турларны республиканың биш туроператоры сата.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading