16+

XV Казан кинофестивале: теләктәшләр артты, Татарстан киносы бүләксез калмады

Язманың башында ук оештыручыларга фестивальнең матбугат үзәгендә журналистлар өчен фильмнарны аерым карау, анализлау мөмкинлеге тудырган өчен зур рәхмәт әйтәм.

XV Казан кинофестивале: теләктәшләр артты, Татарстан киносы бүләксез калмады

Язманың башында ук оештыручыларга фестивальнең матбугат үзәгендә журналистлар өчен фильмнарны аерым карау, анализлау мөмкинлеге тудырган өчен зур рәхмәт әйтәм.

Фестивальдә иң мөһиме – фильм­нар, чараның сыйфатын да алар билгели. Быелгы фестивальнең программасы гаять кызыклы, сыйфатлы иде. Үзем караган фильмнардан мине иң таң калдырганы Кения режиссеры Ликарьон Вайнайнаның «Супа Модо» фильмы булды. Фильм «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Сайлаучыларга Әзәрбайҗан режиссеры Илгар Наджафның «Анар бакчасы» фильмы өчен дә рәхмәт. Фильмда хыя­нәтне бер кичереп, яралары «ямалып» беткәч, якын кешесенең тагын бер – мәңге кичерелмәслек хыянәтен күргән төп героиняны уйнаган актриса «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә лаек булды. Махсус программа кысаларында күрсәтелгән, ­Россия режиссерлары Алексей Петрухин һәм Олег Тактаров төшергән «Соңгы сынау» фильмын Казан тамашачысы беренчеләрдән булып күрде дияргә була. «Соңгы сынау»ның премьерасы җәй азагына гына тәгаенләнгән.

Алексей Петрухин сүзләренчә, «Соңгы сынау» фильмының беренче сценарие 2005 елда Дубровкадагы театр үзәгендә тамашачыларның террорчылар тарафыннан тоткынлыкка алыну фаҗигасеннән соң язылган.

Фильм тамашачыларда көчле кичерешләр уятты, авторлар белән очрашуда сораулар, тәэсирле чы­гышлар да бихисап булды. Сюжет үзәгендә – укытучы – заманның иң четерекле темаларының берсе.
Болар – мин караган фильмнар исемлегендә беренче юлга язылганнары.
Быел Татарстан кинематографистлары төшергән фильмнар үзебезнекеләрнең дә конкурентлыкны тота алырлык сыйфатлы кино төшерүен кабат исбатладылыр. Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы «Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше» номинациясендә бүләкләнде, Казан мэры бүләгенә лаек булды. Яшь, өметле, багажында гап-гади ситкомнан алып тирән философиягә корылган фильм­нарга кадәр булган Илшат Рәхимбайның «Катлаулы бизәк» фильмы «Милли конкурс» номинациясендә билгеләнде.

XV Казан халыкара мөселман кинофестивалендәге тагын бер куанычлы яңалык – Татарстан Респуб­ликасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт учреждениесе, Татарстан Республикасының инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм Россиянең кинематографистлар берлеге оештырган Халыкара кинопроектлар конкурсында (питчинг)Татарстан режиссеры Әмир Галиәскаровның җиңүче дип табылуы. Ул экспертлар хөкеменә Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» повестьларына нигезләнеп язылган «Сафа белән Саҗидә» тулы метрлы уен фильмы сценариен тәкъдим иткән иде. Шартлар буенча Татарстанда төшерелергә тиешле әлеге иҗади проектка ярдәм буларак 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Татар классик әсәрләренә нигезләнгән сыйфатлы фильм төшерү өчен азмы бу, күпме? Вакытка ышаныйк – ул күрсәтер. Татар яшьләренең җиңүләре соңгы елларда акчага гына да кайтып калмый бит, андый очраклар әдәбиятта да, театр, музыка өлкәсендә дә шактый.

Кинофестивальнең һәм питчингның бер нәтиҗәсе буларак, Казан кинофестивале белән «Divaproduction» киностудиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. «Әлеге килешү шактый уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан әлеге киностудия өчен мәйданчык була ала, фестивальне Америкадагы кино чараларында катнаштыру мөмкинлеге дә туа»,– ди Казан фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова. «Divaproduction» киностудиясе питчингта катнашкан биш Татарстан кинопроектына постпродакшн буенча ярдәм итәргә инде әзер. Бу бәхет, мөгаен, Әнвәр Габдрахмановның «Поколение Z» киноальманахы, Салават Юзеевның «Өчпочмак көне» фильмы, Әмир Галиәскаров һәм Илдар Матуровның «Сафа белән Саҗидә» проекты, Мансур Гыйләҗевнең Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә язылган «Йәгез, бер дога!» кинопроекты һәм Илшат Рәхимбайның «Алмачуар» фильмына елмаер.

Үзара хезмәттәшлек турында килешүләргә килгәндә, быелгы фес­тивальдә беренче килешүгә Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән Таҗикстанның «Дидор» Халыкара кинофестивале директоры Сәфәр Хакдодов кул куйды. Шулай ук Непалда узучы Кеше хокуклары буенча халыкара кинофестиваль, Дакк халыкара кинофестивале (Бангладеш), балалар һәм яшьләр өчен кыс­ка метр­лы фильмнар фестивале (Сүрия), Дагыстан халыкара кинофествиале, Сочи халыкара кинофес­тивале һәм Халыкара мотивация кинофестивале (Ростов) Казан фестиваленең рәсми хезмәттәшләренә әйләнде.

Башланып киткән елларында Казан кинофестиваленә бик күп ­Россия, Көнбатыш киносы йолдызлары кунак буларак чакырыла. Алар бу вакыйгага җәмәгатьчелек, журналистлар игътибарын җәлеп итү өчен кирәк иде. 15 ел эчендә фес­тиваль үз юлын, кыйбласын билгеләгән, теләктәш партнерлар тапкан масштаблы чарага әверелде һәм инде эчтәлеге белән дә җәлеп итәрлек ул. Казан кинофестивале мәйданы Татарстан киносын үстерү, аны ­дөньяга күрсәтү, тәҗрибәләр алмашу, кино базарын төпле нигезгә кую­ны оештыру мәйданына әверелде. Иң куанычлысы – фестивальдә катнашучы һәм җиңүгә ирешүче Татарстан фильмнары елдан-ел арта.

Фестиваль кунакларсыз гына узмады, әлбәттә. Тамашачылар белән кино залларында, журналистлар белән матбугат үзәгендә узган очрашуларда Россия кино йолдызлары Светлана Немоляева, Лариса Удовиченко, Юлия Рутберг, Николай Досталь, Алексей Петрухин һәм Олег Тактаров, Андрей Мерзликин, төрек актеры Селим Байрактар һ.б. матур гына әңгәмәләр кордылар.

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Иң яхшы тулыметражлы фильм» дип Кыргызстан режиссеры Айбек Дайырбековның «Ябалдашлар җыры» («Песнь древа») фильмы аталды. Татарстан Президентының махсус бүләген Иран режиссерлары Азаде Муссови һәм Куруш Атаи төшергән «Фәридәне табарга» («Найти Фэридэ») фильмы алып китте.

Бер атна буе Казанны шаулатып киномәшәкать белән яшәткән, башка беркайда да күреп булмаган уникаль фильмнар күрсәткән фес­тивальнең тагын берсе тәмам. Фес­тивальгә Мәскәүдән кунак булып килгән милләттәшебез, икътисад фәннәре кандидаты Сәет Гафуров үзенең социаль челтәрдәге битендә «Казан – кечкенә шәһәр булып күренергә тырышучы мегаполис ул» дип язып куйган. Зур вакыйгалар кайнаткан Казан – тыйнак Казан!
XVI фестивальгә кадәр елдан артык вакыт бар. Яңа фильмнар, яңа кинотәэсирләр, кызыл келәмнән узачак кунаклар. Нинди булырлар алар? Көтик!

Зимфира Гыйльметдинова

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading