16+

Яңа ел табынына әзерләнәбез!

Күптән түгел Коръән ашында булырга туры килгән иде. Шуннан бирле туган авылым Балтач районы, Арбор авылының имамы Нурзада Нигъмәтуллинның әйткән сүзләрен уйлап йөрим.

Яңа ел табынына әзерләнәбез!

Күптән түгел Коръән ашында булырга туры килгән иде. Шуннан бирле туган авылым Балтач районы, Арбор авылының имамы Нурзада Нигъмәтуллинның әйткән сүзләрен уйлап йөрим.

– Без бала чакта, яшүсмер елларында, киләчәктә тагын да яхшырак булыр, дигән өмет белән яшәдек. Ничек яхшырак булыр дигәнне күз алдына китереп өметләнү дә булмагандыр ул. Бәлки инде утын әзерлисе булмас, печән белән иза чикмәбез, болай ерактан су ташымабыз дип уйлаганбыздыр. Ничек кенә булмасын, бүгенге көнне күз алдына китермәдек. Авылларда да бөтен уңайлыклары булган зур йортларда яшибез, сайлап алып ризык ашыйбыз, кием киябез. Ләкин шулай да зарланабыз, Аллаһка шөкер итә белмибез. Гел нидер җитми, нәфсегә баш булып булмый. Без яхшыны көттек, Аллаһ безгә бирде, мең шөкер. Гел тормыштан канәгать булмыйча, киләчәк буынга авырлык калдырмабыз микән? – диде авыл имамы үзенең вәгазендә.

Бер уйласаң, дөрес бит, әйеме?! Башкарылган яхшы эшләр дә аз түгел бит бер карасаң, хастаханәләр, балалар бакчалары төзекләндереп торыла, район үзәкләре, шәһәрләребез көннән-көн зурая, матурлана, юллар, күперләр салына. Нигәдер яхшысын күрәсебез килми, зарланасы, кемнедер орышасы, гаеплисе килә. Әйтмим бар да гел яхшы дип, бу тормышта төрле авыр хәлләргә калырга да, гаделсезлек белән очрашырга да туры килә. Шулай да яхшысы аз түгел бит инде.
«Казан» агросәнәгать паркына кергәндә, имамның сүзләре янә искә төште. Нигәдер халыкның башта аны кабул итәсе килмәде кебек, әллә ясалма каршылык кына тудырылды. Бүген ул – халыкның иң яратып йөри торган урыннарының берсе. Монда кергән саен чисталыкка, тәртипкә сокланам.

Гадәттә ит, балык саткан базарларда авыр ис килә, монда анысы да юк. Радиочелтәрдән әле кошлар сайрый, әле татарча җырлар яңгырый. Белдерүләрне татарча әйтү, татарча җыр яңгырату белән бер генә сәүдә үзәге дә мактана алмас. Бар да искитмәле, бу көнгә килер өчен күпме көч, тырышлык, үҗәтлек куелган. Монда килергә бик яратам. Республикада әйдәп баручы бик күп җитештерүчеләрнең «Казан» агросәнәгать паркында сату нокталары бар, иң элек кирәкле әйберләремне шуннан карыйм. Турыдан-туры җитештерүчедән аласың икән, әлбәттә инде, бәя дә очсызрак, товар да сыйфатлы, моны беркем дә инкарь итә алмас. Агропарк киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тотуны «Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе» ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе гамәлгә ашыра. Лаборатория хезмәткәрләре килә торган азык-төлек чималы һәм терлек һәм үсемлек продуктларының сыйфатына көн саен анализ ясый. Тикшерү заманча җиһазларда, тулы һәм объектив санитар экспертиза өчен кирәкле приборлар һәм препаратлар кулланып гамәлгә ашырыла. Барлык ит, балык һәм сөт продукциясе мәҗбүри рәвештә ветеринария документларын алып бара, алар лаборатория белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелә. Базарга кергән һәр сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, кош-корт түшкәсе зарарсыз, йогышлы һәм инвазион (паразитар) авырулары булу-булмауга җентекләп тикшерелә.Моннан тыш, радиометрик тикшеренүләр үткәрелә, шәхси секторның үсемлек продукциясенә зур игътибар бирелә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм татлы тамырларда нитрит һәм нитратлар тотуның рөхсәт ителгән чик дәрәҗәләре билгеләнә.Ветеринария документларына яки күрсәткечләрне бозып, тикшерү узмаган, сыйфат стандартларына туры килми торган продукцияне сатуга рөхсәт бирелми. Ветеринария хезмәтенең көндәлек контроле агросәнәгать паркында сатыла торган продукциянең югары сыйфатлы булуын, сафлыгын, экологик чисталыгын һәм зарарсызлыгын гарантияли.

«Казан» агросәнәгать паркының үзенең дә җитештерү мәйданчыклары бар. Эш ничек, нинди шартларда башкарыла – пыяла тәрәзәләр аша карап торырга да була. Барыбыз да сыр яратабыз, аны ничек ясаулары балаларга гына түгел, зурларга да кызыктыр дип уйлыйм. Хәләл итне дә сайлап алып шунда ук ит тарткыч аша чыгарырга була. Балыкны да чистартып бирәләр. Халык иң күп җыйнала торган мәйданчыкларның берсе – ипи сату, пешерү цехы. Анда һәрвакыт сатып алучылар чиратка баскан булыр. Нинди генә төрдәге камыр ризыклары пешермиләр. Кукуруз, карабодай ипие дә бар, кирәк икән, чүпрәсез ризык ал.

Моннан тыш, кибеттә сохарилар, йорт бәлешләре һәм печенье сатып алырга мөмкин. Барлык продукция бары тик закваскаларда һәм опарда традицион ысул буенча экологик чиста чималдан гына әзерләнә. Икмәк пешерүчеләр безгә кадәр гасырлардан килгән икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча Татарстанның иң яхшы традицияләренә нигезләнә. Икмәк пешерү цехы башлыгы Людмила Волкова – Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика смотр-конкурсында «югары осталык өчен» номинациясе бүләгенә ия булган аш-су остасы. Кыскасы, җаның ни тели. «Казан» агросәнәгать паркында барлыгы 194 резидент, 420 сәүдә ноктасында 20 мең төрдәге ризык тәкъдим итә. Моннан да инде Яңа ел табынына әйбер тапмасак дип, рәтләр арасыннан китәм. Каздан башлыйк. Телисең икән – каклаганы, телисең икән – яңа суйганы. Бәяләр авылдагыдан кыйммәт түгел. Авылда казларның килосын 1500 сумнарга саталар, монда 1200 сумга да алырга була. Хәләл ярлыгы да бар. Каз зур дисәгез, үрдәк алырга була. Бер килосы 280 сумнан башлана, шулай ук сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Йорт тавыклары күп. Казылыкларның күплеген әйтеп тормыйм. Кайда җитештерелгәне кирәк, сайлап рәхәтлән. Әлеге очракта кемгә нинди ошый, тәмен татып алырга кирәктер, андый мөмкинлек тә бар, рәхәтләнеп сыйлыйлар.

Гадәттә, Яңа ел бәйрәменә татлы тәм-томнардан күчтәнәчләр әзерлибез. Монда алар шул әтле күп, башлар әйләнә. Әле дә ярый сатучы кызлар акчаңа күрә җитәрлек итеп күчтәнәчләрне җыйнап, сайлап бирәләр. Ризыктан тыш та Татарстан җитештерүчеләренең нокталары бар. Туннан башлап, таба белән тәмамлана, кемне ничек итеп, нинди бүләк алып куандыра аласың.

Бизәп өлгермәгән булсагыз, кайтыр юлда чыршыны да онытмагыз. Ишегалдына чыршы сылукайлар тезелгән. Бер нәрсә дә онытмас өчен сәүдә нокталарына, базарларга кирәкле әйберләрнең исемлеге белән чыгарга кирәк. Бу очракта вакытны да, акчаны да янда калдырырга була. Яңа елны югары кәефтә каршыларга булсын!

Зөлфия Хәлиуллина

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading