16+

«Яңа елга казлата бүләктән беркем дә баш тартмас иде»

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россиядә кирәкмәгән Яңа ел бүләкләрен җыюны оештырып, аларны аз керемле гражданнарга таратуның үзәкләштерелгән системасын эшләргә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россиядә кирәкмәгән Яңа ел бүләкләрен җыюны оештырып, аларны аз керемле гражданнарга таратуның үзәкләштерелгән системасын эшләргә тәкъдим итә.

Аның әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмендә кирәкмәгән бүләкләр күп алына яки күп кешегә бүләкләр ошамый, йә булмаса ул аңа бөтенләй кирәкми. Нәтиҗәдә алар тузан җыеп өйдә ята, чыгарып та атарга мөмкиннәр, дип борчыла депутат. Шуңа да ул кирәкмәгән дип саналган бүләкләрне җыярга кирәк дигән фикергә килгән. Ә сез үзегезгә ошамаган бүләкләрне кая куясыз?

Резидә Шәрипова, диетолог:
– Үземә ошамаган бүләкләрне мохтаҗрак кешеләргә бирәм. Бүләк итмичә генә бирәм. Арзанлы сабын, душ өчен гельләрне бүләккә алырга яратмыйм. Үзем дә бирмим. Сертификат бүләк итүне дә өнәмим, аны синең өчен бүләк алырга башын ватасы, вакытын әрәм итәсе килмәгән кеше генә бирә. Яхшы косметика, тәмле сыйфатлы чәй, йоклаганда кия торган костюмнар бирсәләр куанам. Бүләкләрнең шунда ук ачып кулланып була торганнарын яратам. Иннек икән, шунда ук сылап куям, ислемай булса, сибеп карыйм.

Зөлфәт Зиннуров, «Башваткыч» тапшыруын алып баручы:
– Депутат булмаганга күрәме икән, миңа бүләкне күп бирмиләр. Бирсәләр дә, кирәклеләрен, үземә ошаганнарын гына. Үзем дә сувенир ише чүп-чарны бүләк итәргә яратмыйм. Күбрәк күчтәнәч алабыз без. Пешереп алып барган яки каклаган каздан кем баш тарта инде. Шәп бүләк бит! Әле минем он да бүләк иткәнем бар.

Руслан Айсин, сәясәтче:
– Түрәләргә бәйрәм алдыннан кирәксез символик бүләкләрне күп бирәләр, алардан туйган депутат шундый карарга килергә мәҗбүр булгандыр. Гадәттә, ул бүләкләр арзан тормый, шулай ук көндәлектә дә кулланып булмый. Мин үзем китаплар яратам, минем өчен иң әйбәт бүләк шул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading