16+

Яңа көнкүреш техникасы сафтан чыкса, нишләргә?

Әгәр сез яңа көнкүреш техникасы сатып алып, электр көчәнеше кинәт үзгәрү нәтиҗәсендә ул сафтан чыкса, нишләргә? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бу очракта үз киңәшләрен бирә.

Яңа көнкүреш техникасы сафтан чыкса, нишләргә?

Әгәр сез яңа көнкүреш техникасы сатып алып, электр көчәнеше кинәт үзгәрү нәтиҗәсендә ул сафтан чыкса, нишләргә? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бу очракта үз киңәшләрен бирә.

1. Гаепле затны ачыклау. Ул электр белән тәэмин итү оешмасы (әгәр көнкүреш техникасы электр энергиясенең «сыйфаты начар булу» сәбәпле сафтан чыкса), күпфатирлы торак йортның гомуми милкенә хезмәт күрсәтә торган оешма (әгәр зыянның сәбәбе электр белән тәэмин итү оешмасының җаваплылык чигеннән сезнең фатирга кадәр сузылган электр челтәрләре сафтан чыгуга бәйле икән) һәм өченче зат (мисал өчен, күршеләрнең нидер эшләве нәтиҗәсендә электр белән тәэмин итүдә өзеклек килеп туса) булырга мөмкин.

2. Электр көчәнеше кинәт үзгәрү фактын теркәү өчен авария яки дежур бригаданы чакыру. Әлеге факт, датасы һәм төгәл вакыты күрсәтелеп, электр көчәнеше үзгәрү турындагы актта теркәлергә тиеш. Коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе турындагы хәбәр сезнең тарафтан телдән (шул исәптән телефон аша) яки язмача җиткерелергә мөмкин һәм ул авария-диспетчерлык хезмәтендә мәҗбүри теркәлергә тиеш.

3. Гаепле затлар турында бәяләмә бирелсен өчен электр белән тәэмин итү оешмасы һәм күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми милкенә хезмәт күрсәтә торган учреждениегә язмача мөрәҗәгать итү.

4. Техниканың электр көчәнеше кинәт үзгәрү сәбәпле сафтан чыгу фактын раслау өчен эксперт учреждениесенә мөрәҗәгать итү.

5. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләреннән чыгып, гаепле затка конкрет таләп белдерү (сафтан чыккан көнкүреш техникасының бәясен яки аны ремонтлауга тотылган акчаны кире кайтару).

Фото: domodel.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading