16+

Яңа закон: ришвәтчеләрдән алынган акча пенсионерларга биреләчәк!

Дәүләт Думасы Пенсия фондына кагылышлы канун кабул итте – хәзер ришвәтчеләрдән алынган акча пенсионерларга биреләчәк. Пенсионерлар турында кайгыртуларына сөенергә тиешбез, әлбәттә, әмма фондны сизелерлек тулыландыра алырлык ришвәт алыш-биреше булуы бик күңелле хәл түгел.

Яңа закон: ришвәтчеләрдән алынган акча пенсионерларга биреләчәк!

Дәүләт Думасы Пенсия фондына кагылышлы канун кабул итте – хәзер ришвәтчеләрдән алынган акча пенсионерларга биреләчәк. Пенсионерлар турында кайгыртуларына сөенергә тиешбез, әлбәттә, әмма фондны сизелерлек тулыландыра алырлык ришвәт алыш-биреше булуы бик күңелле хәл түгел.

Бу канун 2018 елда ук тәкъдим ителеп, ул 2019 ел башында гамәлгә дә кертелгән иде. Хәзер аны тулыландырдылар гына бугай. Ришвәт белән бәйле зур шау-шу куптарган берничә вакыйга бар: ул вакытта берничә чиновниктан 14,5 миллиард сум, 2 миллион евро, 120 миллион доллар алынган иде. Дәүләт өчен бу бик күп түгелдер, әмма ришвәтчеләр дә аз түгел һәм аларның кулында акча да шактый. Аларның бер өлеше генә тотылганда да пенсиягә азмы-күпме өстәлер иде. 2020 елда конфискацияләү институтын торгызу турында тәкъдим дә булды.

2019 елда фондка ришвәтчеләрдән алынган 2,4 миллиард сум кергән (ришвәтчелектән күрелгән зыян күләме 55 миллиард сумны тәшкил иткән). 2020 елда исә пенсия фондына күчкән акча 10,7 миллиард булган. Пенсиянең еллык чыгым күләме 8,5 триллион булганда, кергән сумма бик аз, ул әллә ни сизелми дә. Алда атап үтелгән ике чиновниктан алынган акчага күпкә җитәр иде, ә Пенсия фондының еллык чыгымын каплар өчен елына шундый 401 ришвәтчененең тотылып торуы кирәк. Алардан алынган акча һәм мөлкәт тулысынча пенсионерлар файдасына киткәнме – бу хакта мәгълүмат юк. Хыялга бирелеп, барлык ришвәтчеләр тотылып, аларның мал-мөлкәте алынса дип уйлансак, пенсия белән бәйле мәшәкатьләр тулысынча хәл ителәчәк һәм реформалар ясарга да кирәкми кебек. Әмма күп тотылмыйлар икән шул әле, ә алынган акча чыгымнарны капламый.

Әлеге ришвәт акчасын тагын нинди максатларда кулланып була? Аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә була, ә алар бездә миллионнар белән исәпләнә. Авыру балаларны дәвалауга тотылса да яхшы. Бөтен чыгымнарны каплап бетереп булмый, әлбәттә, әмма берничә баланың гомерен саклап калып булганда – бу бәяләп бетермәслек ярдәм булачак.

Законсыз юл белән табылган акчаны конфискацияләү һәм аны башка максатларда куллану идеясы яңа түгел, мондый тәҗрибә күп илләрдә кулланыла. Ләкин таяк һәрчак ике башлы: бу очракта ришвәтчеләр генә түгел, ә гади гражданнар да зыян күрергә мөмкин. Туплаган керемен рәсми рәвештә исбатлый алмаса, аның үзенең җыйган акчасы үз пенсиясенең дефицитын каплауга китәчәк. Һәрбер эшнең планы була, ришвәтчеләрне тотуда да еллык планнар белән эшли башлаганда, гаепсезләрнең эләгү ихтималы да юк түгел.

Әүвәл ришвәтчене тотып, аның мал-мөлкәтен алып, аны мохтаҗлык кичерүчеләр файдасына өләшү кебек катлаулы схемалар белән эш иткәнче, ришвәтчелекнең үзен генә бетерү җиңелрәк түгел микән? Юктыр ахры, белгечләр бу хакта гына уйлангандыр инде, Җир йөзеннән адәми затлар китеп бетмичә, ришвәтчелек бетмәс, мөгаен. Ул чагында катлаулырак схема белән эш йөртергә кала. Хәер, ришвәтчелек белән көрәшү схемасы тагын да катлаулырактыр ул...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading