16+

Ябыгырга теләүчеләргә 1%лы кефир эчәргә киңәш ителә

Иң файдалы кефир 2,5-3,2 процент майлылыгы булганы, аны да беренче көннәрдә эчсәң. Майсызландырылган кефирда май һәм аны эретә торган витаминнар юк, май молекулалары булмаганга, Д витамины үзләштерелми. Ябыгырга теләүчеләргә 1 процентлысын эчәргә киңәш ителә.

Кефир составында органик кислоталар, А, РР, бета-каротин, С, Н, В төркеменең сигез төрле витамины, кальций, магний, натрий, калий, фосфор, хлор, тимер, цинк, йод, бакыр, марганец, селен, хром, фтор, молибден, кобальт кебек микроэлементлар бар. Кефирны антибиотиклар эчкәндә куллану дөрес.
Никадәр генә файдалы булса да, кефирны ашказаны согы кислоталылыгы югары булганнарга эчәргә ярамый. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, панкреатит булганда да эчү тыелган. Җиде айга кадәрге балаларга да кефир бирмәскә кирәк. Бер яшьтән көненә 100 мл гына эчертегез. Олы кешеләргә тәүлегенә 200-400 мл эчәргә ярый.

Био-кефирның файдасы гадәти кефирга караганда күбрәк, ул эчәклекне токсиннардан һәм шлаклардан тизрәк чистарта.
Йокларга ятар алдыннан сөт яки кефир эчәргәме дигән сорау туса, икенчесен сайлагыз. Сөт үзләштерелсен өчен аны йокларга ике сәгать кала эчәргә кирәк. Ә кефир тиз үзләштерелә, аны кайчан эчсәң дә ярый.

фото - nbnews.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading