16+

Яхшы яши башлаганбыз – хезмәт хаклары арткан

Бездә хезмәт хаклары арткан икән. Бу турыда Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин хәбәр иткән.

Яхшы яши башлаганбыз – хезмәт хаклары арткан

Бездә хезмәт хаклары арткан икән. Бу турыда Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин хәбәр иткән.

Агымдагы елда әлеге арту 11 процентны тәшкил иткән һәм Росстат исәпләвенчә, хәзер уртача хезмәт хакы 42 меңнән артып китә. Уртачасын санап чыгару авыр түгел анысы, берәүнең 10 меңенә икенчесенең 74 меңен кушып, шуны икегә генә бүләсе йә булмаса икесенең унар меңенә өченчесенең 106 меңен – нәтиҗә барыбер шул ук. Хезмәт хакларының артуын аларны яшәү минимумы белән тәңгәлләштерү һәм Май указларының үтәлеше белән аңлаталар. Быелның 1 маеннан минималь хезмәт хакы күләме 17,6 процентка артып, 11 163 сумны тәшкил итте. Шул рәвешле, беренче тапкыр ул яшәү минимумына тигезләште. Президент хезмәт хаклары артуның югары темпларын булдыру һәм керемнең артуын таләп иткән иде. Әмма керем артмый, киресенчә, узган ел белән чгыштырганда, ул 0,9 процентка кимегән. Белгечләр, алдагы елларда хезмәт хаклары арту темплары бик нык булмаячак, дип белдерә. Алар быел реаль хезмәт хакларының артуына инфляциянең түбән булуы сәбәпче дип аңлата. Быел ул тулаем алганда 6,9 процент булса, киләсе елда 1,4 кенә булачак. Киләсе елга артымның аз булуы – быелгысының бик нык күп булуы икән. Киләсе елга да яхшы булсын дисәң, быел бик нык артмаска тиеш булган. Әмма рубль курсының тирбәнеше, инфляциянең арта баруы, товарларга, коммуналь хезмәтләргә, бензинга бәяләр кыйммәтләнүе фонында хезмәт хакларының артуы сизелми дә, алда әйтелгән 6,9 процент эреп юкка да чыга. Санап кителгән бәяләр артыннан әлеге процентлар өлгереп бетә алмый, беренче чиратта өстәмә салым күләменең артуы дә сәбәпче моңа. Белгәнебезчә, ул 20 процентны тәшкил итәчәк.

Росстат мәгълүматары буенча, агымдагы елның беренче яртысында иң күп хезмәт хакы Ямал-Ненец автономия округында билгеләнгән, ул анда 100 меңнән артып китә. Икенче урында Чукотка бара (98 меңнән күбрәк). Өченчелектә исә Мәскәү – 82 мең. Шуның хәтле үк Магаданда. Мәскәү бу исемлеккә кермичә калса, бик сәер булыр иде, нишләп әле ул беренче баскычта түгел дип аптырасаң гына. Ничек итеп Ямал-Ненец белән Чукотка аны узып китә алганнардыр, исең китмәле. Табигый байлыклары бардыр инде, бераз гына булса да. Алтай өлкәсе дә андый байлыкларга ия бугай, әмма анда уртача хезмәт хакы 24 мең тирәсе һәм бу – иң азлар арасында. Мәскәүнең боҗралы автомобиль юлының (МКАД) теге ягына чыкса, алтайлының хезмәт хакы 82 мең булыр иде. «Бәхете белән тусын» диясе урынга, хәзер «МКАДның теге ягында тусын» дип теләргә, ахры, чөнки анда – акча, анда – байлык, анда бай россиялеләр яши һәм ул күптән инде үзенә бер дәүләт. Бөтен юллар Римга илтә, ә бездә бөтен байлык МКАД артына керә дә китә. Әлеге боҗра артында булу бәхетенә ирешә алмасаң, хезмәт хаклары Чечнядагы йә булмаса Карачай-Черкесстагы кебек гел шул 24 мең тирәсен генә тәшкил итәчәк икән. 24 мең дә аз түгел кебек, ипинең ике ягына да кара уылдык ягып ашамаганда, әмма уртача 42 мең чыксын өчен кемдер шуңа үзенең 60 меңен китереп кушарга тиеш. Ләкин бу статистика өчен генә кушыла, үз ипиендәге уылдыгын беркем дә күршесенә кырып алып бирми.

Бездә иң күп хезмәт хакы алучылар финанс өлкәсендә эшләүчеләр икән, аларның уртача хезмәт хаклары – 87 мең. Икенче урында файдалы казылмалар өлкәсендә хезмәт куючылар – болары 86 мең тирәсе ала. Эшкәртү, җитештерү өлкәсендә эшләү акыл хезмәт белән эшләгәнгә караганда җиңелрәк булгангадыр инде, хезмәт хаклары бер меңгә кимрәк. Өченче баскычта – мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр, хезмәт хаклары 71 меңгә якын. Әлеге саннарга карасаң, теге МКАД эченә йә финансчы, йә файдалы казылмаларны табып шуны эшкәртүчеләр җыелгандыр кебек. Узган атнада гына МКАДның 109 чакрымы аша узып кайтырга туры килде, бернинди шахталар да, нефть качалкалары да күзгә чалынмады, гел шул финансчылар, акыл хезмәте белән генә көн күрүчеләр кереп тулган, ахры. Бөтен җиргә дә барып бетеп булмады, уртача хезмәт хакым җитмәс дип курыктым.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хезмэт хакын арттырабыз диеп авыз ачып эйтмэгез зинхар, э!!! Гади кешенен, Беркемнен Дэ 50000 хезмэт хакын алганы юк бит!!!Авылда колхозчыга хезмэт хакын вакытында бирэме икэн сон эле житэкчелэр?!?!?! Бирми шул!?? Хет Ачка акырып улсеннэр шунда!!! Шуларны тикшерсеннэр эзрэк!!! Ул депутатлар ник гади кеше файдасына эшлэми икэн????

    Мөһим

    loading