16+

"Якубовичны якыннан күрү кызык булды": татар кызы "Могҗизалар кыры"нда катнашты

Тапшыруда Камал театры хезмәткәре Таңсылу Мостафина катнашты. Скрипкачы Динә Закирова белән баянчы Сәйдәш Фахразиев аның таянычлары һәм ярдәмчеләре булды.

"Якубовичны якыннан күрү кызык булды": татар кызы "Могҗизалар кыры"нда катнашты

Тапшыруда Камал театры хезмәткәре Таңсылу Мостафина катнашты. Скрипкачы Динә Закирова белән баянчы Сәйдәш Фахразиев аның таянычлары һәм ярдәмчеләре булды.

"Мин студиягә, андагы командага сокланып кайттым. "Җырлыйк әле"не "Могҗизалар кыры" белән еш чагыштыралар бит. Озак еллар эшләп килүче тапшыру булганга. Безнең тапшыруны да шулай ук диярлек төшерәләр, чөнки режиссерыбыз, тапшыру авторы үз эшләрен белүче югары дәрәҗәдәге осталар. Якубовичны якыннан күрү кызык булды. Балачактан шунда барып, барабан әйләндереп карыйсы килгән иде, менә насыйп булды. Эчке "кухнясын" карап кайттык. Ул декорация, ут куелышы - искиткеч тамаша. Мәйданчыкта өч режиссер эшли, һәркайсының үз вазыйфасы. Кыскасы, чын могҗиза кыры!" - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты безгә Динә Закирова.

Тапшыру барышында Таңсылу татар җырын башкарды һәм тамашачыларның көчле алкышларына ия булды. Кадрлардан күренгәнчә, тапшыруда кызлары өчен җанатарга Таңсылуның әти-әнисе дә, бертуган апасы да килгән. Сүз уңаеннан, Таңсылуның әтисе Мулланур абый - 175нче гимназиядәге атышта яраланган каһарман.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыргансыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афариин!!!горурланып карап утырдык

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодцы,

        Мөһим

        loading