16+

Ялган детекторы дөрес сөйлиме: полиграфта тикшерү узганнан соң, нигә күпчелек парлар аерылыша?

Казанда ялган детекторы хезмәтен тәкъдим итүче оешмалар җитәрлек. Бәяләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Дөреслекнең хакы 3 мең сумнан башлана. Элек дәүләт хезмәтендә, хокук саклау органнарында гына бу җайланмалар кулланылса, хәзер хезмәткәрне эшкә алганда, коммерция оешмаларында, банк системасында, нянкалар, гувернанткалар яллаганда, хәтта хатынының йә иренең хыянәт итү-итмәвен белергә кирәк булганда да ялган детекторына мөрәҗәгать итүчеләр бар. «ШК» журналисты да әлеге «акыллы машина»ны сынап кайтты.

Ялган детекторы дөрес сөйлиме:   полиграфта тикшерү узганнан соң, нигә күпчелек парлар аерылыша?

Казанда ялган детекторы хезмәтен тәкъдим итүче оешмалар җитәрлек. Бәяләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Дөреслекнең хакы 3 мең сумнан башлана. Элек дәүләт хезмәтендә, хокук саклау органнарында гына бу җайланмалар кулланылса, хәзер хезмәткәрне эшкә алганда, коммерция оешмаларында, банк системасында, нянкалар, гувернанткалар яллаганда, хәтта хатынының йә иренең хыянәт итү-итмәвен белергә кирәк булганда да ялган детекторына мөрәҗәгать итүчеләр бар. «ШК» журналисты да әлеге «акыллы машина»ны сынап кайтты.

Хыянәтне полиграф ачыклый

Игътибарны җәлеп итми торган төскә буялган стеналы, бер артык җиһаз да булмаган бүлмә уртасында зур гына кара кәнәфи тора, өстәлдә – компьютерга тоташтырылган кечкенә генә җайланма. Ялган детекторының «йөрәге» нәкъ менә шул икән инде. Аны фәнни телдә полиграф дип йөртәләр.

Халык элек-электән гаделлек эзләгән. Дөреслекне ялганнан аеру өчен ыру башлыкларына, казыйларга мөрәҗәгать иткәннәр. Борынгы Кытайда, дөреслекне ачыклар өчен, авызга бер уч дөге каптыра торган булганнар. Стресс нәтиҗәсендә, селәгәй бүленеп чыгу кими икән, шуңа да дөге коры калса, кеше гаепле дип танылган. Африкада исә нәрсә дә булса урлауда шикләнгән кешеләргә кош күкәе тоттыра торган булганнар. Йомырканы катырак кысып ватучы алдакчы булып саналган.
Ялган детекторы да бер караганда шул ук дөге яки күкәй белән бәйле ме­ханизм­ны хәтерләтә. Иң беренче җайланманы 1881 ел­да итальян криминалисты Чезаре Ломброзо уйлап чыгарган булган. Ул кешенең кан басымына бәйле рәвештә тикшерүләр уздырган. Хәзерге заманча җайланмалар исә кан йөрешен генә түгел, сулышны, йөрәк ритмын, тир бүленеп чыгуны, хәрәкәтләрне дә күзәтә.

Ни хикмәт, ялган детекторында тикшерү узганда, иң мөһиме кәнәфи түгел икән. Хәтта гади генә урындыкка утырып та сорауларга җавап бирергә була. Бары тиешле чыбыклар сиңа беркетелгән һәм полиграф компьютер белән тоташкан булырга тиеш. Әлбәттә, төгәл сораулар бирүче полиграфологтан башка булмый.

Җайланма турында миңа сөйләргә риза булган полиграфолог бу һөнәрен инде алты ел башкара. Исемен әйт­мәде, фотога төшмәде. Белгечлеге буенча психолог. Сабырлыгы, мөлаемлыгы йөзенә чыккан. «Осталык вакыт белән килә, полиграфолог булып эшләү өчен диплом алу гына җитми, кимендә өч ел тәҗрибә кирәк, сынау узу мөһим», – ди ул.
Татарстанда заманча ялган детекторлары 90нчы еллар азагында барлыкка килгән. Беренчеләрдән булып аны эчке эшләр сис­темасында хезмәткәрләрне җитәкче вазифасына билгеләгәндә, шулай ук җинаятьчеләрне ачыклаганда куллана башлаганнар. Хәзер иң еш кулланыла торган төре «Диана-04» дип атала. Полиграф нәтиҗәләре хәлиткеч роль уйнамаса да, суд барышында гаепсезләрне аклаганда еш кына ярдәм итә икән.

Оешмаларда намуссыз кешеләрне ачыклаганда, ялган детекторын кулланучы җитәкчеләр бар. Әйтик, касса­дан акча урланган, кибеттә товар җитешми... Полиграф гаеплене ачыкларга ярдәм итә. Гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклаганда да ялган детекторына мөрәҗәгать итүчеләр бар. Гадәттә, көнләшүче иренә түзә алмыйча, хатын-кыз үзе тикшерү узарга риза була икән. Дөрес, психологлар ир белән хатын арасына полиграфны кыстырмаска киңәш итә. Үзара сөйләшкәндә, аңлашырга да, гафу итәргә дә мөмкин. Полиграфта тикшерү узганнан соң, парлар күбесенчә аерылыша икән.

«Үзеңне алдаласаң да, полиграфны ­ ялганлап булмый»

Полиграф дөреслекне үзе ачыкламый, ул бары кешедәге үзгәрешләрне яздырып бара торган машина гына. Үзгәреш­ләр, ялганлаганда, нерв системасы белән бәйле рәвештә шартсыз рефлекслар аркасында барлык­ка килә. Тикшерүне, киноларда күргәнчә, бик тиз генә узармын дигән идем дә, кая ул! Ике сәгатьләп утырырга туры килде. Полиграфолог башта миңа җентекләп җайланма турында сөйләде. Аннары хәлемне сорашты. Температурасы булган, дарулар кулланган, томау төшкән кешеләргә, яңа гына операция ясатучыларга, авырлы хатын-кызларга, 14 яшькәчә балаларга, акыл ягыннан зәгыйфь кешеләргә полиграфта тикшерү уздырмыйлар.

Мин утырган кәнәфи гади генә түгел. Анда бик күп датчиклар урнаштырылган. Алар аз гына хәрәкәткә дә тәэ­сир итә. Шуңа да полиграфолог кыз үземне тыныч тотарга, борчылмаска, хәрәкәтләнмәскә киңәш итте. Кая ул тынычлану? Язма өчен генә ялган детекторы аша узарга килсәм дә, үземне гаепле кеше кебек хис итә башладым. Җитмәсә, өч яклап камералар күзәтә. «Барысын да контрольдә тотып өлгерә алмыйм, видео язмаларны ахырдан нәтиҗә чыгарганда файдаланам», – ди полиграфолог.
Күкрәгемә, корсагыма сәгать сыман җайланмалар беркеттеләр. Өч бармагыма чыбык тоташтырдылар. Икенче кулда кан басымын үлчи торган сыман аппарат куелды. Башта психолог сораулар белән таныштырып чыкты, аннары исем, фамилиягә, тән төсенә, киемгә кагылышлы гадәти сораулар яңгырады.

Белгеч биргән сораулар күбесенчә «әйе», «юк» дигән җавапка көйләнгән. Сораулар төгәл, артык сүзләр юк. Һәр полиграфолог сорауларны үзе формалаштыра. Әңгәмәдәшем, бу өлкәдә дүрт китап укып бетердем инде, ди. Еш кына бер үк сорауны берничә мәртәбә бирәләр.
Креслога утырган кешегә вакыйгага бәйле рәвештә төрле сораулар каралган. Җинаятьчеләрне тикшергәндә, сорау алу алтышар сәгатькә дә сузыла икән.
Онытып торам, ялганларга да маташып карадым әле мин. Полиграфолог ак кәгазьгә берничә кыз исемен язарга кушты, алар арасында кызымның исеме дә бар. Кызымның исемен ачык­ларга теләп, сораулар бирә башлады. Мин барысына да «юк» дип җавап биреп барсам да, «Язилә» дию­гә, бармаклар тирли, йөрәк ешрак тибә башлады. Полиграфолог кыз да ирен чите белән елмаеп куйды. Полиграфны алдаларга тырышучылар бик күп икән. Моңа өйрәткән күнегүләр дә интернет тулы.
– Ләкин үз-үзеңне алдаласаң да, полиграфны ялганлап булмый.
Теоретик яктан бу мөмкин эш. Моның өчен кеше шартсыз рефлексларны организмында барлыкка килгәнче үк контрольдә тотарга тиеш. Гади кешенең баш мие моны эшли алмый. Гадәттән тыш сәләтлеләр генә полиграфны ялганлый аладыр. Мондый кешеләр дөньяда бармак белән генә санарлык. Андый адәмне очрату гади халыкны зур шәһәр мэры итеп сайлап кую­га тиң, – ди полиграфолог.

Барлык сорауларга җа­ваплар алынганнан соң, мәгъ­­лүматлар эшкәртелә, тикшерелә, нәтиҗә чыгарыла.
кәнәфидә утыргандагы киеренкелек әңгәмәдән соң да озак бетмәде әле. Кү­ңелемнән танышларым ара­сыннан кемне генә шунда утыртып чыкмадым. Вәт яшәр идең дөрес итеп, ялгансыз, берәү дә сине алдалый алмас иде. Әллә ачы дөреслеккә караганда, татлы ялган да кайчак кирәкме икән? Ялган – дөнья җилеме, диләр бит.

Закон нигезендә, берәүне дә үз рөхсәтеннән башка полиграфта тикшерү узарга мәҗбүр итә алмыйлар. Әгәр кеше сорауларга җавап бирә башлагач, кире уйлый икән, шулай ук тикшерүне өзәргә була. Дөрес, кайбер оешмаларда эшкә алганда, төп таләп – ялган детекторында тикшерү узу. Бу үзенә күрә мәҗбүри-ихтыяри тикшерү кебек килеп чыга, ләкин ничек кенә булмасын, тикшерү узар алдыннан ризалыгыңны белдереп, имзаңны куйдырырга тиешләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading