16+

Ялган һәм хакыйкать

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел

Ялган һәм хакыйкать

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел

Керләнә өс-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк.
Ни сәбәптән җир өстендә тәнгә – мунча, җанга юк.

Г.Тукай.

Бу мәкаләмне француз язучысы Альбер Камюның «Сөйкемле булмау фәкать уңышсызлык кына, сөймәү – бәхетсезлек... Бүген без һәммәбез шушы бәхетсезлектән үлеп барабыз» дигән сүзләреннән башлыйсым килә. Әфганстан сугышы турында язганда, мин илнең үз улларын сөймәвенә ышандым. Тугыз ел да җиде атна буена барган сугыш юлына аяк басып, башымны ут астына тыгып түгел, бары тик акылым тәрәзәсен ачып кына караган идем, шул канлы тәрәзәгә кара пәрдә ябып куйдылар...
Ниһаять, илебез Әфганстандагы совет гаскәрләрен кире чыгарды. Хәрби хәрәкәтләр дәверендә биредә булган совет офицерлары һәм солдатларының саны ярты миллионнан артып китте. 1988 елның май аенда совет гаскәрләренең Әфганстандагы саны 100 меңгә җитте.

СССР Хәрби көчләре Генераль штабы мәгълүматларына караганда, югалтулар (фәкать һәлак булганнары) түбәндәге саннарны тәшкил итте: 1979 елда (гаскәрләр Яңа ел җитәргә өч көн кала кертелде) – 86 кеше, 1980 елда –1484, 1981 елда – 1298, 1982 елда – 1948, 1983 елда – 1446, 1984 елда – 2343, 1985 елда – 1868, 1986 елда –1333, 1987 елда – 1215, 1988 елда – 759, 1989 елда (15 февральгә кадәр) – 53 кеше.

Кемнәрдер юл һәлакәтләрендә дә елга моннан күбрәк һәлак булалар дип тынычланыр. Ләкин Әфганстан сугышы юл кагыйдәләрен бозу гына түгел. Ул безнең идеалларыбызны һәм кешелеклелек кагыйдәләрен дә бозу иде. Җәмгыятебездә гаять зур югалтуларга дучар булу, мондый эшләрнең күпмедер дәрәҗәдә яшерен калуы, моңа күнегү безнең илдә кеше гомеренең очсызлануына китерде.
1917-1959 елларда СССР 110,7 миллион кешесен югалткан. Шул исәптән сугыш вакытында – 44 миллион, сугыштан тыш революцион чорда – 66,7 миллион. (И. Курганов. Аргументы и факты. – 1990. – № 13.)

Укый, уйлана торгач, мин тетрәндергеч бер нәтиҗә ясарга мәҗбүр булдым. XX гасырда безнең илебез ирекле-ирексездән һәр унбер-унике ел саен зур корбаннарга китергән сугышлар һәм канлы бәрелешләр башлануга дучар булган. (Моңа Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы керми, чөнки аларны Германия башлады.) 1904-1905 елларда – рус-япон сугышы һәм Беренче рус буржуаз революциясе. Унике елдан соң – Февраль һәм Октябрь революцияләре, шуның нәтиҗәсе буларак, Гражданнар сугышы. Тагын унике елдан соң – 1929 елда башланган күмәкләштерү нәтиҗәсендә кулак дип сөрелгән һәм 1933 елгы «бөек» ачлыктан кырылган крестьяннар. Лагерьларның дәүләт идарәсе (ГУЛАГ) төрмәләрендә, концлагерьларында үтерелгән корбаннар саны 8-10 миллион санала. Шуннан соң унбер ел үткәч, Советлар Союзы фашистлар Германиясе белән һөҗүм итешмәү һәм үзара дуслык пакты төзи. Нәтиҗәдә без Польшаны бүлешәбез, Балтыйк буе дәүләтләрен кушабыз, Финляндиягә каршы сугыш ачабыз. Фашизмны һәм япон милитаризмын тар-мар итеп, унбер ел үтте дигәндә, 1956 елда совет гаскәрләре Венгриядәге халык күтәрелешен бастырыр өчен кертелә. Тагын унике ел узып барганда, без 1968 елда Чехословакиягә юл тотабыз. Һәм, унбер ел ярым үткәч, 1979 елның 27 декабрендә безнең 40нчы армия Әфганстан чиген үтеп керә.

Соңгысы – Советлар Союзы катнашкан сугышларның иң озагы, ул тугыз ел да җиде атна дәвам итә. Нәтиҗәсе – 13 мең корбан, һәлак булганнарның 257се – безнең республикадан. Татарстанда, язганымча, аларга 771 аршын җирдә кабер казылды.
Ниһаять, М.С.Горбачёв 1985 елның апрелендә башлаган яңача фикерләү, яңача яшәү сәясәте күп бәлаләргә, аерым алганда, Әфганстандагы сугышка чик куйды. Ашкынып кораллануның кара болытлары тарала башлады.

Соңгысына – Әфганстан сугышына – совет халыклары нигә каршы төшмәгән соң? Югыйсә гаделсезлеккә каршы патша заманнарында да баш күтәргәннәр. Юк. Хикмәт бүтәндә. Гаепсез кешеләр канына баш түбәсеннән баткан Сталин, аның тарафдарлары һәм алардан соңгы кайбер җитәкчеләр, аларның ялагай, комсыз иярченнәре Ватанны буйсынучылар иле итеп бетергән иде. Кешеләр тәти сүз корбаннарына әйләндерелде. Тормышны ялган басты. Партиянең саф максатын, совет халыкларының омтылышларын түрәлеккә, даһилыкка, өстенлеккә ашкыну күмеп китте. Халык көрәшүдән, сугышудан, баш күтәрми эшләүдән, ләкин бөлгенлектән башы чыкмаганга арыды. Дистә еллар буена коммунистның коммунистны гаепсез кыруы, нахакка гаепләнүчеләрнең хатыннарының концлагерьларда черүе, балаларның, аналарыннан аерылып, колонияләрдә, интернатларда бикләнеп тотылуы халыкның өнен алды.

Менә шушы җирлектә кешеләрнең һәм халыкларның игътибарын илдәге торгынлыктан, матди һәм рухи бөлгенлектән читкә юнәлтергә кирәк иде. Ә кешелекнең язмыш сабагы күрсәткәнчә, моның иң кулай юлы – сугыш. Сугышка бар нәрсәне аударып була. Халык «Сугыш кына булмасын, калганына түзәбез» дип фикер йөртергә күнектерелде. Ул, кан-яшь түгеп, «интернациональ бурыч» үтәү белән мәшгуль булды.

Ә түрәләр, барча гомерләренә җитәрлек акча, мал-мөлкәт туплап, дәүләт дачаларында рәхәт гомер кичереп, шәхси пенсияләрен әллә ничә тапкыр арттырып, махсус кибетләр ачтырып, үзләре өчен генә түгел, туган-тумачаларына да чиратсыз-нисез «гади кешеләр»нең төшенә дә кермәслек затлы фатирлар, ял итү өчен диңгез буйларында зиннәтле сарайлар төзеттеләр, иң уңайлы шифаханәләр көйләттеләр. Аларның уллары Әфганстанда ут эченә кермәде.
Әмма Әфганстан сугышын да яшереп калып яки тиз көндә бетереп булмый иде инде. Чыннан да, халыкларның игътибары читкә җәлеп ителде. Уяулык, сизгерлек югалды, битарафлык тамыр җәйде. Бу чирләрнең яман шеше Чернобыль, Иделдә һәм Кара диңгездә теплоходлар, «Комсомолец» атом су асты көймәләре һәлакәте, тимер юллардагы катастрофалар, газүткәргечләрдәге шартлаулар кыяфәтендә тишелеп акты.

Халыкларның күзе ачылды, ләкин, ни аяныч, саташып ачылды. Алма-Ата чуалышлары, Сумгаиттагы, Фирганәдәге, Бакудагы, Дүшәнбедәге канлы бәрелешләр коточкыч төш рәвешендә бөтен илне хафага салды. Игътибар итегез: төп вакыйгалар мөселман өммәтеннән булган халыклар яшәгән җирләрдә бара. Совет сәхнәсе күрмәгән әлеге канлы тамашаның беренче режиссёры – шул ук Джугашвили. 1943-1944 елларда көчләп күчерелүгә башлыча мөселманнар (Кырым татарлары, чеченнар, ингушлар, балкарлар, карачайлар, мисхет төрекләре) дучар ителде. В.И.Ленинның 1917 елда кул куйган «Россияне һәм Шәрыкның барлык хезмәтчел мөселманнарына» дигән мөрәҗәгатенә һәм андагы «Үз милли тормышыгызны ирекле һәм тоткарлыксыз төзегез», «сезнең хокукыгыз… революциянең бөтен куәте белән саклана» дигән юлларына кан тамды. Татар халкының Сталин харап иткән даһи улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевнең Россиядәге социалистик революция һәм Шәрык дөньясына караган тәгълиматы онытылды. Ул, гарәп, шәрык һәм көнчыгыштагы мөселман дәүләтләрендә революцияләр булу ихтималын күз алдында тотып, аларга социалистик революция бизмәне белән якын килү хата булачак дигән кисәтү фикере әйткән иде. Мисыр, Гыйрак, Ливия, Иран кебек илләрдәге революцияләр нәкъ менә исламның яшел байрагы астында күтәрелде.
Шушыларны санга сукмыйча һәм шулай ук А.Д.Сахаровның кисәтүенә карамастан, 40нчы армия Әфганстандагы «социалистик революция казанышларын» яклауга кертелде.

Журналист А.Боровик язганча (Огонек.–1989.–№ 46), бу хакта АКШның элеккеге дәүләт секретаре А.Хейг болай дигән: «Мәскәү Әфганстанга үзенең көньяк чикләрендә ислам нигезләре ныгуга борчылганга күрә бәреп керде». Аның яклылар тагын да ераграк китеп, тугызьеллык сугыш Шәрыкка соңгы тәре походы, христианнарның куәтле һәм соңгы һөҗүме алдыннан мөселманнар белән саклык көрәше булды дип белдергәннәр. А. Боровик әфган сәүдәгәрләренең «Рус солдаты һәрвакыт төньяктан көньякка таба барды. Хәзер ул беренче тапкыр көньяктан төньякка китә. Һәм ул торган саен арырак чигенәчәк» дигән сүзләрен китерә. Ә менә әфган хәрби оппозициясе башлыгы Гөлбетдин Хикмәтияр, утка төтен өстәп: «Әгәр дә мөҗаһетдиннәр көрәшне ныграк алып барсалар, Совет Урта Азиясенең басып алынган җирләре азат ителү көне ерак түгел», – дигән. А.Хейг: «Моның киләчәктәге ниндидер мизгелдә ихтимал булуы 1979 елда Кызыл армияне Әфганстанга керергә мәҗбүр итте дә инде», – дип җөпли.

Чыннан да, хәзерге вакыйгаларны төптән уйлап тикшерсәң, Әфганстан сугышының асылы ачыклана төшә. Аны СССР халык депутатларының «җинаятьчел» дип бәяләве тикмәгә генә түгел.
Сугышларның байтагы җәмгыятьнең кризис вакытына һәм торгынлык дәверенә туры килә. Бу җәһәттән Әфганстан сугышы да искәрмә түгел. Ватан кочагына канга баткан егетләр генә кайтып аумады. Социализмның идеаллары да яраланды. Кызыл байрагыбызның төсе уңды. Андагы чүкеч күгәрде, урагы тупасланды. Ил түзем чигенә килеп терәлде.

Без Әфганстаннан өшәнгән ат кыяфәтендә чыктык. Кире борылу – җиңелү генә түгел әле ул. Вакытында чигенә белү – җиңү дә. Иманга килү – үткәндәге җиңүләргә йөз тоту ул. Әфганстан сугышы безнең бәлабез генә түгел, ә бәлки безнең дөнья алдындагы гаебебез дә иде. Моннан чыгып китеп, без үзебезнең хәтәр ялгышыбызны җиңдек. Иң мөһиме, без намусыбызны агулап яткан явызлык белән яманлыкны якасыннан тотып, аяк астына селкеп сала алдык.
Газиз җиребезне үкенечле каберләр казыр өчен аршынлап үлчәмәслек итеп яшисе иде.

Әхәт Гаффар

Фото: Соломон Лулишов/РИА «Новости»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading