Сүз дә юк, әнидән дә якын, кадерле, изге җан юк җир йөзендә. Әниләр турында күпме шигырь, җырлар иҗат ителгән. Әмма кадерле әтиләребезне дә күләгәдә калдырмасак икән дигән теләк белән, үземнең газиз әтием Шәфыйков Мөхәммәтвафа Сөнгатулла улы турында язасым килә.
Ул үзенең башка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаган, чөнки алар – сугыш алды балалары. Әтиебез 1933 елның салкын декабрь аенда икенче бала булып туа. Аңа берничә ай вакытта, бабабыз вафат була. Әбиебез Вәсилә ике ир баланы аякка бастыруның кыенлыкларын үзе генә белгәндер. Әтисез малайларга сугыш һәм аның артыннан соңгы еллар икеләтә авыр була. әтиебез бәхетне башкалар кебек читтән түгел, ә туган авылында төпләнеп калуда күрә. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайтып, әниебез Мәдхия белән тормыш корып җибәрәләр. Урын өстенә калган әбиебезне берничә ел карап, кадерләп, мәңгелеккә озаталар. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала: Мәдинә, Рәзинә, Нәфис, Фәнис дөньяга килә.
Әти колхозда гади хезмәттә эшли. Ул балта остасы һөнәренә өйрәнә. Яшерен-батырын түгел, әтисез үскән малайга уку эләкми диярлек. Колхозларда балта осталарына эш күп, түләү бик аз була, моның белән генә гаиләнең тамагын туендырып булмый. Ул үз ишләре белән, сугышта катнашкан абзыйларга ияреп, хәзерге Самара өлкәсе авылларына эш эзләп чыгып китә. Монда алар айлар буе төрле төзелеш эшләре алып баралар. Бу хезмәткә түләнгән акча колхозда ел буе эшләп алганга тиң була!
Әлеге эш аңа тормыш тәҗрибәсе һәм хезмәт камиллегенә ирешергә ярдәм итә. Моны исбат иткәндәй, әтиебез үз көче белән өй өлгертеп чыга, каралты-куралар төзи. Читтән ярдәм көтми.
Әниебез еш авырый иде һәм 1987 елның гыйнварында аяусыз үлем аны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Бу вакытта иң кечесе – миңа 14 яшь тулыр-тулмас иде. Әтиебез кабат өйләнмәде. Шунысы куанычлы: ул югалып калып, эчүчелеккә бирелмәде. Ялгыз ир-атка шешә тотып килүчеләр дә күп булды, әмма ул аларны кире борып чыгарды. Ул гына да түгел, тәмәке һәм эчүчелеккә каршы бездә нәфрәт тәрбияли алды. Ул һәрнәрсәгә сакчыл карады, юк-барга туздырмаска өйрәтте. Аның эш кораллары саклана торган бинада һәрчак чисталык, һәрнәрсә үз урынында булды. «Алган әйбереңне үз урынына кайтарып куй», – дип безне өйрәтте.
Әтиебез тол иргә бер дә охшамаган иде. Үзенең дә, минем дә өс-башларыбыз һәрчак чиста булды. Аның тагын бер тормыш гыйбарәсе: «Кеше әйберен урлама, кешене алдама, туры сүзле бул!»
Үзенә белем алырга насыйп булмагач, әтиебезнең дүрт баласын да дипломлы һөнәр иясе итәсе килде. Үзебез теләгән уку йортында укытуга иреште.
Әтиебез сәламәт яшәү рәвеше алып барганга күрә, сәламәтлегеннән бер дә зарланмады (гомумән ул зарланырга яратмады), хастаханәдә үз гомерендә бер дә ятмады. Ул һәрчак хәрәкәттә булды. Булды дим, чөнки әтиебез быелның февраль аенда 84 яшендә мәңгелеккә арабыздан китте.
Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри үзен сурәткә төшерүләрен яратмаган кебек, әтиебез дә нәкъ шундый иде, шуңа күрә газета битләренә фотосын бирә алмыйм.
Безгә дөрес тәрбия биргәне өчен, без балалары аның алдында баш иябез һәм рухы тыныч булуын телибез. Әлеге язма аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.
Фото Рixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
АМИН ! Шулай булсын! Рәхмәт энем!
0
0
0
0
Кешелекле булып .олы хормэткэ лаеклы кешелэр арабызда яши .Этиегез дэ шуна мисал . Минем андый кешелэрне очратканым бар, хатын-кыз яки ир-ат булуына карамастан кеше булып гомер кичергэн кешелэр хормэткэ лаек !
0
0