2024 ел мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 438 эт хезмәт итә.
Эт кешенең якын дусты гына түгел, ярдәмчесе, хәтта хезмәттәше дә әле. Республиканың төрле дәүләт структураларында этләр кешеләр белән бер рәттән җәмгыять тормышы өчен мөһим хезмәт башкаралар. Этләр ничә яшьтә лаеклы ялга чыга? Хәрби этләрне ничек әзерлиләр? Кинологларның нинди эшләр башкарганын әлеге язмабызда белерсез.
Кинологларның гадәти эш көне хәрби дусларының хәл-әхвәлен белешүдән башлана икән. Һәр кинолог үз этен ашатырга, артыннан җыештырырга, командаларга өйрәтергә тиеш.
Хәрби этләрне әзерләү көчекләргә 6 ай булганда ук башлана. Һәр этнең үз кинологы бар. Башта ул аны җиңел командаларга өйрәтә. Аннан махсус тренировкалар башлана. Эт белән нинди юнәлеш буенча эшлисе була, шуңа басым ясала. Хәрби этләр кулланылышы шактый киң. Патруль-пост хезмәтендә һәм каравылда эшләүче этләр бар. Тикшерү-оператив төркемендә хезмәт итүче, җинаять эшләре барышында ярдәм итүче этләр, шулай ук шартлаткыч һәм психотроп матдәләр, мәетләрне эзләүче этләрне дә онытмыйк. Эчке эшләр министрлыгы структурасында этләр кешеләрнең аерылгысыз ярдәмчеләре.
Эчке эшләр министрлыгының өлкән лейтинанты, инспектор-кинолог Илназ Гатауллин белән бу һөнәрнең үзенчәлекләре, хәрби этләрне әзерләү турында сөйләштек. Ул 2011 елдан эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Илназ Гатауллинның хезмәттәше - Зоркинхоф Жетен Татарстан буенча иң яхшы хәрби эт исемен дә йөртә. Ул Россиякүләм кинологлар ярышында шартлаткыч матдәләрне эзләү буенча 3нче урынга лаек.
- Илназ, ни өчен этнең кушаматы Жетен? Нишләп татар исеме кушмадыгыз?
- Бу кушаматны үзем сайламадым. Мин этне алганда аңа 4 ай иде. Тиздән менә 5 яшь була. Татарча кушаматка килгәндә, сез әйткәч кенә уйландым әле. Жетен матур исем бит, миңа ошый.
- Ни өчен кинолог һөнәрен сайладыгыз?
- Армиядә хезмәт итеп кайткач, абый полициягә урнашырга тәкъдим итте. Ул үзе дә 20 елдан артык эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйды, хәзер лаеклы ялда инде. Аның юлын мин дә дәвам итәргә, эшләп карарга булдым. Башта патруль-пост хезмәтендә идем. Шул вакытта миңа кинолог булырга тәкъдим иттеләр. Этләрне яраткач, бу һөнәр кызыклы тоелды. Өстәмә курслар узып, 2012 елда Татарстан буенча Үзәк кинология хезмәте оешкач, шунда күчтем. Шунысы кызык: әти дә армиядә хезмәт иткәндә кинолог булган.
- Беренче этегезне хәтерлисезме?
– Абый безгә немец овчаркасы алып кайтып бирде. Ул да хәрби эт иде. Бөтен командаларга өйрәтелгән, бик акыллы. Миңа ул вакытта 7-8 яшь тирәсе. 14 ел яшәде, яман шеш белән авырып үлде. Аны югалту бик авыр булды. Җәй көне бергә балыкка йөри идек. Күңелле балачагымның бер мизгеле ул. Аннан соң да этләребез булды, әмма беренче эт барыбер күңелгә ныграк кереп калды. Бәлки, кинолог булуның тагын сәбәбе шулдыр.
– Ни өчен хәрби этләр күбесенчә немец овчаркалары?
– Бу токым этләр башкалар белән чагыштырганда акыллырак, командаларга тизрәк өйрәнәләр. Икенчедән, буй һәм авырлык буенча да овчаркалар хәрби хезмәт өчен туры килә. Кечкенә генә эттән беркем курыкмый бит. Өченчедән, бу токым этләр бик тугры.
– Бер этне берничә кинолог карый аламы? Ул аларның командаларын тыңлаячакмы?
– Кешеләрнең холкы төрле бит, этләр белән дә шулайрак. Мәсәлән, кайбер этләр берничә кешедә хуҗасын күрә ала. Иң мөһиме - аны ашатырга, бергә вакыт уздырырга. Ә менә башка этләр бер кешегә генә тугры калалар.
– “Хәрби этләргә артык наз бирергә ярамый”, - диләр. Бу дөресме?
– Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Уен һәм тәм-томнар – этне кызыксындыру чарасы. Хәрби этләрне әзерләүдә иң мөһиме - дициплина, тәртип. Эт команданы дөрес башкарса, аңа тәм-том бирәсең. Шулай итеп, эт аннан нәрсә таләп иткәннәрен аңлый башлый. Әгәр бик юаш булсаң, эт сине санга сукмаячак. Кинолог белән эт мөнәсәбәтләрендә барыбер кеше өстен булырга тиеш.
- Этнең кәефе булмаган көннәрдә нишлисез?
- Тренировкалар вакытында этнең командаларны начар үтәвен сизәбез икән, аны урынына ябып куябыз. Без дә аңа кычкырмыйбыз, эт тә тыныч кына бүлмәсенә кереп китә. Этләрне җәзалау катгый тыела. Сүз белән генә ачуланырга мөмкин. Анысы да бик җитди очракларда гына, чөнки артык эмоцияләргә бирелсәң, эт курка башларга мөмкин. Андый очракта ул бөтенләй бер нәрсә дә эшләмәячәк, ялгышырга курка.
- Хуҗа нинди, эте дә шундый кагыйдәсе эшлиме?
- Бу кагыйдә эт белән кинолог озак еллар бергә эшләсә күзәтелергә мөмкин. Эт артык активлык күрсәтсә, аны беренче вакытта бернәрсә эшләтеп булмый. Еллар дәвамында күнегүләр ясау нәтиҗәсендә эт хуҗасының холкына күнегә ала.
- Сезнең эт шартлаткыч матдәләр эзли. Урынга килеп җиткәч, ничек эшлисез?
- Башта мәгълүмат җыябыз. Аннан соң гына эткә команда биреп, аерым тактика буенча эшкә керешәбез. Җинаять булган урыннарга да кинологлар килә. Мәсәлән, фатирларда шартлаткыч матдәләр, корал тапкан очраклар булды.
- Лаеклы ялга чыккан этләрне нишләтәсез?
- Гадәттә, кинологлар үзләренә алып кала. Кайбер этләрне игелекле кулларга тапшырабыз. Тик шулай да хәрби этләрне белгән кешеләргә генә бирәбез. Эт 8 ел хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыга.
- Хәзер заманча технологияләр заманы. Кинолог һөнәре юкка чыгарга мөмкин дип курыкмыйсызмы?
- Якын киләчәктә юктыр. Этләр һәр көнне хезмәт башкара, ә шул ук электрон җайланмалар рәттән чыга ала.
- Һәлак булган хәрби этләрне рәсми рәвештә озату уздырасызмы?
- Дөресен генә әйткәндә, бездә андый әйбер кабул ителмәгән. Мәсәлән, АКШта үлгән этләргә хөрмәт йөзеннән, бар хәрбиләр җыела.
- Ә сезнең этегез белән андый хәл булса?
- Начар уйларны читкә куеп эшлибез. Без шартлаткыч матдәләр эзлибез. Алдан белеп булмый, ә бәлки шул кечкенә букчада шартлаткычтыр? Андый очракта этне баудан ычкындырып җибәрәбез. Куркып торсаң, бөтенләй эшли алмаячаксың. Хәрби эт булса да, аңа барыбер сабый балага кебек карыйсың. Тәмле әйберләр белән генә сыйлыйсың, игътибар бирәсең. Эт тә хуҗасын күргәч, койрыгын болгый, шатлана. Исән-сау булыйк, барысы Аллаһ кулында.
- Урам этләре хәрби этләргә каршы тора ала. Андый очракта нишлисез?
- Безнең күп очракта сукбай этләргә бөтенләй игътибар итми. Алар хуҗасының боерыкларын гына үтиләр. Бер өреп алырга мөмкиннәр, әмма этләргә һөҗүм итмиләр. Кинологлар да сукбай этләрне күргәч, хәрби этләрне машинага гына кертеп җибәрә, гадәттә.
- Эт никадәр күбрәк команда белә, шулкадәр яхшырак эшлиме?
- Жетен 7 команда белә. Әлбәттә, эшкә кагылышлы командаларны яхшырак белергә кирәк. Командалар саны түгел, аларны сыйфатлы, дөрес итеп башкару мөһимрәк миңа калса. Этләрне гел махсус тренировкалар белән ялыктырырга да ярамый. Этне тәрбияләүне һәм тренировкаларны бергә кушарга ярамый.
- Кинолог булырга теләгәннәргә нинди киңәш бирәсез?
- Әлбәттә, этләрне яратырга кирәк. Бу эштә сабырлык, тәртип, төгәллек югары бәяләнә. Эш булсын өчен генә башкарыла торган хезмәт түгел. Без кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен җаваплы.
Миф
Наркотиклар эзләүче этләрне наркотикка утырталар дигән ялган фикер яши. Кинологлар бу мифның чынбарлык белән бернинди уртаклыгы булмавын раслады. Этне наркотик белән түгел, ә тәм-том яки уен ярдәмендә командалар үтәргә кызыксындыралар. Ә уку процессы күп вакыт таләп итә – ул сигез айга якын вакытны ала.
Шәхси күзәтү
Хәрби этләр дә гап-гади авыл этләре кебек урамда яшиләр икән. Һәрберсенең үз оясы бар. Кышын да шул урамдагы ояга сыенып үткәрәләр, чөнки аларның сәламәтлеге нык булырга тиеш. “Хәрби этләр төрле температура режимына чыдам. Әгәр аларны җылыда яшәтсәк, урамга чыккач салкын тидерүләре мөмкин”, - дип аңлатты кинолог. Этләрнең яшәү урыннары яныннан үткән чакта кызык кына күзәтүгә тап булдым. Шартлаткыч матдәләр эзләүчеләр мине тыныч каршы алды, бер-ике тапкыр гына тавыш бирделәр. Ә менә эз буенча йөрүче этләр бүлегенә керүемә шунда ук тавыш купты. Мин алар өчен ят, таныш түгел кеше. Хуҗалары да янәшәдә юк, шуңа күрә йөрәк “жу” итеп алды. Этләрдән куркуымны да тулысынча җиңмәдем әле. Бу этләр минем куркуны бик тиз сизеп алдылар.
Хәрби этләрнең яшәү шартлары авыл этенекнә охшаса да, аларны махсус питомникларда үрчетәләр. Чиста токымлы, сау-сәламәт этләр генә хәрби хезмәткә алына. Хәрби этләр яхшы формада булырга тиеш. Гәүдә авырлыгы артык булган этләр тизрәк аралар.
Этне кыйнаган өчен - җәза!
АКШта полициядә хезмәт итүче барлык этләрнең дә унтер-офицер чины бар: капрал, сержант, өлкән сержант. Ул эт белән эшләүче кинологларның дәрәҗәсеннән бер баскычка югарырак. Бу нигездә эткә карата начар мөнәсәбәтләрне чикләү омтылышы. Дәрәҗәсе буенча зуррак этне кыйнаган өчен трибуналга да эләгергә мөмкин!
Бу кагыйдә җинаятьчеләргә дә кагыла. Нью-Гэмпшир штатында тоткарлау вакытында ир-ат Веда кушаматлы полиция овчаркасын тешләгәч, аны полиция офицерына һөҗүм итүдә дә гаеплиләр.
Немец овчаркалары немецчә генә белә
АКШта кинологлар этләргә немец телендә команда бирә. Полициядә хезмәт итү өчен кулланыла торган немец овчаркаларын еш кына Германиядән алып киләләр. Алар инде үсеп беткән, хәрби әзерлек үткән булалар. Алар немец командаларына өйрәтелгән, шуңа күрә Америка кинологларына нәкъ менә аларны кулланырга туры килә.
Зурмы, кечкенәме - мөһим түгел
Хәрби этләр зур һәм көчле булырга тиеш. Әмма үзенчәлекле очраклар да бар. Мәсәлән, япон полициясендә чихуахуа Момо хезмәт итә. Әзерлек вакытында бу эт искиткеч эзләү сәләтен күрсәткән. Ә аның кечкенә булуы җир тетрәүләр вакытында җимерелгән биналар астында кешеләрне эзләү өчен нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә.
Мондый кызыклы очрак Россиядә дә бар. Түбән Новгород транспорт полициясендә Рыжий кушаматлы корги хезмәт итә. Наркотиклар һәм шартлаткычлар эзләүне ул эре этләргә караганда да яхшырак башкара. Алар керә алмаган җиргә дә керә. Мәсәлән, җиңел автомобильнең астына.
Эт вице-короле
Хәрби этләр төрле сәбәпләр аркасында укыту процессында яраксызга чыгарылырга мөмкин. Әмма иң гадәти булмаган дәгъва Гавел кушаматлы 10 айлык немец овчаркасына белдерелә. Аны Австралия полициясендә хезмәт итү өчен әзерләгәннәр, ләкин аның артык юаш холыклы булуын аңлаганнар. Гавел чит-ят кешеләрдән яраттырырга, корсагын кашытырга яраткан.
Полиция курсыннан чыгарылгач, бу этне Квинсленд провинциясе губернаторы үзенә ала. Аңа «эт вице-короле» дигән мактаулы вазифа бирелә.
Комментарийлар