16+

Ялгызлык министрлыгы барлыкка киләчәк?!

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә Ялгызлык министрлыгы булдыру турында идеясен тәкъдим итә, дип яза РИА «Новости».

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә Ялгызлык министрлыгы булдыру турында идеясен тәкъдим итә, дип яза РИА «Новости».

Мисал итеп ул Бөекбританияне китерә. Аның әйтүенчә, анда ялгыз гражданнар проблемаларына дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Өлкән кешеләрнең ялгызлык проблемасы – бик мөһим тема. Аларга, акчадан битәр, игътибар җитми, дигән Матвиенко. Ул кайчандыр Бәхет министрлыгын булдыру идеясе белән дә чыккан иде. Әмма ул вакытта аның идеясен беркем дә хупламады.

Сүз уңаеннан: ике ел элек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Бәхет министрлыгы оешты. Аның җитәкчесе итеп хатын-кызны билгеләгәннәр. Күптән түгел генә Бөекбританиядә Ялгызлык министрлыгы барлыкка килде. 2014 елда Һиндстанда Йога министрлыгы оешуын да ишетеп беләбез. 2013 елда Венесуэлада да Халык бәхете министрлыгы эшли башлаган. Аның максаты – илдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар күрү.

Наилә Җиһаншина, Россия мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы:

– Мин бу идеяне хуплыйм. Өлкән кешеләрнең социаль проблемаларын чишәргә ярдәм итәр иде ул министрлык. Яшьләрнең дә өлкәннәргә карата игътибарын арттырасы иде. Бу дөньяга беребез дә гомерлеккә килмәгән, без дә кайчан да булса картаячакбыз. Үзебезгә нинди картлык телибез? Әлбәттә, бәхетле, тыныч картлык. Бу министрлыкны төзү олы яшьтәгеләргә генә түгел, безнең үзебез өчен дә мөһим. Кайбер чит илләрдә дә бар дип беләм мондый министрлыкларны. Ни кызганыч, безнең әби-бабайлар чит илләрдәге чордашларыннан аерылып тора. Алар чит илләргә ял итәргә йөрми, сәяхәт кылмый. 80 яшьләренә җиткәндә дә балаларына, оныкларына ярдәм итә, үзләре турында уйламыйлар. Араларында 70тән узып та чатыр чабып йөрүчеләр бар. Алар өйдәгеләргә генә түгел, җәмгыять өчен дә кирәкле кешеләр. Яшисен яшәгән инде дип өйдә утыручы картларны да ничектер уятып җибәрәсе иде. Алар үзләренең кирәклекләрен тойсыннар иде. Моның өчен Ялгызлык министрлыгын булдыру шәп идея дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading