16+

«Ялкаубикә» торты ясау ЫСУЛЫ

400 грамм коры печенье, 0,7 литр сөт, 3-4 аш кашыгы он, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм ак май, 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 кап ак шоколад кирәк булачак. 

«Ялкаубикә» торты ясау ЫСУЛЫ

400 грамм коры печенье, 0,7 литр сөт, 3-4 аш кашыгы он, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм ак май, 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 кап ак шоколад кирәк булачак. 

Бу тортны эшләр өчен 15 минут вакыт җитә. Бик ансат кына эшләнә ул. Ансат булганга күрә, мин аңа, үземчә, «Ялкаубикә» дип исем куштым. Бу тортның үзенчәлеге шунда: аның коржларын пешерергә кирәкми. Коржлар ролен коры печеньелар үти. Шунысын алдан ук әйтеп куйыйм: коры печеньеларның юкарагын алырга кирәк. Калынын алсагыз, крем ныклап сеңеп бетә алмаячак. Башта кайнатылган (заварной) крем эшлибез. Моның өчен 0,7 литр сөткә 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы он, 1 стакан шикәр комы салып туглыйбыз. Шул массаны газ өстенә куеп, агач кашык белән болгата-болгата, куе крем ясыйбыз. Крем әзер булгач, 1 кап май салып болгатабыз.

Кырыйлары тигез савытта тортны җыя башлыйбыз. Иң аскы катка сөткә манып алынган печеньеларны тезәбез, өстенә мул итеп крем ягабыз. Тагын печенье тезәбез, бу юлы өстенә куертылган сөтне ягабыз. Тагын печенье, тагын крем. Шул рәвешле, үзегезгә кирәкле биеклеккә җиткәнче, катларны аралаштырып барырга була. Иң өске катка кайнатылган крем ягабыз да өстенә угычтан уылган ак шоколад сибәбез. Тортны башка төрле дә бизәргә була. Печеньелы торт та бисквиттан пешерелгәненнән бер җире белән дә кайтыш түгел. Аны тәмләп караучылар миннән рецептын язып алып китә. Шулай булгач, нәтиҗәне үзегез ясагыз инде, хөрмәтле хуҗабикәләр. 

Венера Мәҗитова, Башкортстан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading