Шәһри Казан

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова яхшы яңалыгы белән уртаклашты

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова язмышы якташларын гына түгел, гомумән, бөтен ил халкын битараф калдырмады.

Әле март ахырында Айгөлгә чираттагы операция булды. Аның нәтиҗәсе турында ул в контактеда да язган.

– Операциядән соң хәлем Аллага шөкер, бар да яхшы! Мине авыртулар һәм химиядән соңгы халәтем борчый иде, бар да үтте, - дигән ул.

Реклама

Хәзер Айгөл чираттагы химиягә әзерләнә. Бу көннәрдә генә операциядән соң гистология нәтиҗәләрен алган. Нәтиҗәсе бик куанычлы -  шеше яман шеш булмаган! 23 апрельдә аның баш миеш һәм бөтен органнарын тикшерәчәкләр.

– Нәтиҗәләрен белүгә хәбәр итәчәкмен. Тагын бер кат үтенеп сорыйм, минем тикшеренү нәтиҗәләрем әйбәт булсын дип, дога кылып торсагызчы! - дигән ул в контактедагы битендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 22 апрель 2019 - 10:28
    Без имени
    Ходай тэгалэгэ ошан,сора.Бар нэрсэне бируче ул.
  • 22 апрель 2019 - 08:04
    Без имени
    Айгол исан сау терелеп уз нарасыенны узен устереп алдагы коненда сине гелшатлык куанычлар гына котеп торсын Аллаха тагалам ярдаменнан ташламасын Амин
  • 15 апрель 2019 - 20:35
    Без имени
    Алла бирса барсы да яхшы булсын, Ходаем 🙏
  • 15 апрель 2019 - 20:17
    Без имени
    Исэн САУ терелеп,баланны үзең устерсэн иде жаным🙏🙏🙏
  • 15 апрель 2019 - 13:24
    Без имени
    Амин,амин,амин балакаем!!!!!!!