16+

Яратсаң – ярат, ләкин читкә ябышма

Казанда теркәлгән никахларның 40 процентка якыны - катнаш гаиләләр. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр бит. Яшь чакта милләт һәм дин турында уйланып тормыйсың, яраткан ярың белән икеңә дә рәхәт.

Яратсаң – ярат, ләкин читкә ябышма

Казанда теркәлгән никахларның 40 процентка якыны - катнаш гаиләләр. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр бит. Яшь чакта милләт һәм дин турында уйланып тормыйсың, яраткан ярың белән икеңә дә рәхәт.

Әнием Флюраның бертуган абыйсы Фәезхан ага Мөхәммәтшинның 40 ел элек әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Аның хатыны Зинаида рус милләтеннән, тырыш, чиста һәм бик кунакчыл апа. Фәезхан абый белән Зинаида апа бергә гомер кичереп, инде икесе дә бакый дөньяга күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын, чөнки яхшы кеше иде алар.

Шулай да берсендә Фәезхан абый әкрен генә колагыма күңел серен чиште.

– Үз милләтең һәм үз динең кешесе белән гаилә кору кирәк икән ул. Яшь чакта моны уйламыйбыз шул. Олыгая барган саен берең үз диненә, икенчең үзенкенә каера башлый. Күңел тынычлыгы, җаннар берлеге югала, - дигән иде ул.

Яшьләр өчен васыять, кисәтү кебек әлеге сүзләр. Шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина аңлатканча, 40 процент катнаш никахны татар-рус вәкилләре дип кабул итәргә кирәкми.

- Бу күрсәткеч барлык милләтләр тупланмасы. Казанда соңгы елларда чит ил гражданнары белән гаилә корулар күзәтелә. 2017 елдан башлап катнаш гаиләләрнең санын алып бару, милләтне теркәү мәҗбүри түгел. Кайбер никахлашучылар гражданлык актларында милләтләрен үзләре үк язмауны сорый, - ди Римма Миңнуллина.

Һәр кеше үз язмышына үзе хокуклы, әлбәттә. Ләкин, язмыш яшьлектән генә тормый, аның 60-70-80 еллык картлык өлеше дә бар. Ходай үз динеңдә булудан, оныкларыңны ана телеңдә сөю мөмкинлегеннән аермасын.

- Казанда узган ел 10 423 пар гаилә корды. Никахлашучыларның күбесе – 25-34 яшьлекләр. Өлкән яшьтәгеләр дә гаилә учагы кабыза, узган ел иң өлкән кияүгә - 88, ә кәләшкә 81 яшь иде. Башкалада узган ел 12 846 кеше мәрхүм булды, аларның 50 проценты – 75 яшьтән өлкәннәр. Казанда туучылар саны үлүчеләрнекенә караганда 35 процентка күбрәк, - дип чыгыш ясады “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина.

Кызганыч, 4810 гаилә таркалган. Статистика күрсәткәнчә, аерылышучыларның күпчелеге – биш елга кадәр бергә яшәгән парлар. Идел буе федераль округы шәһәрләре белән чагыштырганда безнең сан иң кечкенәсе, Казан гаиләләре ныклы санала.
Татарстан башкаласында узган ел 19 684 бала дөньяга аваз салган (малайлар - 52 процент). Игезәк ике сабый 280 гаиләдә туган, ә биш хатын 3 игезәк бала тапкан. Казанда 2016 елда 24 564 бала туган булган.

Алты ел дәвамында еш сайлана торган исемнәр: Әмир, Кәрим, Тимур һәм София, Ясминә, Әминә. Узган ел ата-аналар Бронислав, Тальмир, Дарий, Нурислам, Тимербулат, Славяна, Лакшми, Илбар, Гөляз һәм Маруся исемнәре дә куйган.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашты.
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында демографиягә зур әһәмият бирде. Казан гаиләләрендә 11 008 бала - икенче, ә 8676 бала өченче яки дүртенче булып дөньяга килде. Бу күренеш бик сөендерә. Үлүчеләр кими, ун ел элек Казанда уртача гомер озынлыгы 64 ел иде. “Сәламәтлек бишьеллыгы” программалары, “Тормыш сөючеләр” проекты, спорт белән шөгыльләнүчеләр сафлары ишәюе уңай нәтиҗәләр бирә.
 
Казанда киләсе елда беренче сыйныфка 21 мең бала бара. Быелның 1 сентябренә 2,5 мең урынга Азинода һәм Бондаренко урамында мәктәпләр ачылачак. Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычында төзелә, – диде мэр Илсур Метшин.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading