16+

Яратудан гына бала чәчәк кебек ата

Дамира Галиева – хезмәт ветераны, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, профессор. Дамира ханым участок педиатры буларак эшен башлаган. Үз тырышлыгы нәтиҗәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары, сәламәтлек саклау министры урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән.

Яратудан гына бала чәчәк кебек ата

Дамира Галиева – хезмәт ветераны, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, профессор. Дамира ханым участок педиатры буларак эшен башлаган. Үз тырышлыгы нәтиҗәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары, сәламәтлек саклау министры урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән.

Балаларны дәвалауда заманча алымнар куллану, аларны тернәкләндерү өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе ул. Дамира Галиева сугыш тәмамланган елны гади эшчеләр гаиләсендә Казанда туган. Дүрт бала үскәннәр. 16 яше тулганчы ук кыз санитарка булып эшкә урнашкан. Шул чакта табиблар эше белән якыннан танышкан, медицина белгечләре һөнәренең ни дәрәҗәдә кирәкле икәнен аңлаган. Ике дә уйламыйча, Казан медицина университетына укырга кергән. Педиатр белгечлеген үзләштергән. 40 ел Республика балалар клиник хастаханәсендә эшләгәннән соң, хәзер шунда ветераннар советын җитәкли, яшьләр өчен остаз. Улы да әнисе юлын дәвам иткән, оныгы да табиб һөнәрен сайлаган. 

Дамира Галиева: 

 Төрле чаклар булды, хезмәт хакы да түләмиләр иде кайчакта. Яшь булсак та, акыллы булдык, без булмасак, кем эшләр дип түздек, бер генә хезмәткәр дә, китәм, димәде. 

 1994 елларда хастаханәдә ашарга ризык, медикаментларга акча да булмаган вакытта, сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов абыйсы янына – «Татплодоовощпром» оешмасы башлыгына җибәрә иде. Аннан бурычка сөт, ит, май сорый идек. 

 Кечкенә бала кайсы җире авыртканын беркайчан да әйт­ми, ул бары елый гына. Ә ни сәбәпле елаганын: ашыйсы килгәнгәме, асты юешләнгәнгәме, авырткангамы – ачыклап, табиб дөрес диагноз куярга тиеш. 
 Кызганыч, ташландык балалар күбәйде хәзер. Башта әниләр сабыйларын бала йортларына тапшыра. Аннары балалар әниләрен картлар йортына илтә. Әгәр балаларны мәхәббәттә үстермәсәк, аларда олыларга карата хөрмәт булмаячак. Яратудан гына бала чәчәк кебек ачыла. Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың. 

 Кызганыч, соңгы арада әниләр яңа туган сабыйны кеше күп җыелган сәүдә үзәкләренә дә алып килә, чит илгә ял итәргә дә алып китә. Һаваны кинәт алыштыру олы кеше өчен дә авыр. Нигә баланы ияртеп йөрергә, аңламыйм? Баланы кайгырту – менә әнинең иң төп бурычы. Әниләр телевизордан күрәләр дә, интернетта укыйлар да баланы үз белдеклеге белән дәвалый башлыйлар. Болай эшләргә ярамый. Хәзер даруларны алуда авырлык юк. Күп вакыт балаларга олыларга тиешле даруларны бирәләр. Бу да бала өчен зыянлы. Табибларга ышанырга кирәк. Педиатр белән аңлашып эшләгәндә генә үзара ышаныч туа, баланы нәтиҗәле дәваларга мөмкин. 

 Балаларны дөрес тукландыру да мөһим, чипсы, кока-колаларны тыярга кирәк.

Наил Нәбиуллин язмасыннан кыскартып алынды.
(Язма Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә әзерләнде.)

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading