16+

Ярдәм – бездән, идея һәм теләк – сездән

Социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү буенча конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. 

Ярдәм – бездән, идея һәм теләк – сездән

Социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү буенча конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. 

– Ике ел элек Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка иҗтимагый оешмаларга бюджеттан субсидияләр бүлеп бирү буенча конкурс турында мөрәҗәгать иткән иде, чөнки безгә бик күп талантлы, актив кешеләр үзләренең идеяләре белән мөрәҗәгать итә. Һәм барысы да әлеге идеяләрне тормышка ашырырга хыяллана. Шуннан бирле әлеге конкурс оештырылып килә. Бу бер яктан, актив кешеләрнең үзләренең идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итсә, икенче яктан, яхшы гамәлләр эшләнелә, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. 

Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтүенчә, бәйге 30 июльдән 11 сентябрьгә кадәр дәвам иткән. 35 районнан барлыгы 199 гариза кабул ителгән. Аларның 7се эксперт комиссиясенә уздырылмаган. Ә менә Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Бөгелмә, Минзәлә, Балык Бистәсе, Биектау һәм Теләче районнарыннан катнашучылар булмаган. Оештыручылар моңа зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.      

Узган ел 112 иҗтимагый оешма җиңеп чыкса, быел 113 проект грант алырга лаеклы дип табылган. Проектларның 65е – Казанга, 8 – Чаллыга, калганнары районнарга туры килә. 

Иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бер проектны тормышка ашырыр өчен субсидиянең уртача күләме – 310 мең булса, иң зур сумма - 404 меңне тәшкил иткән. Әлеге акчалар җиңүчеләргә ел ахырына кадәр тапшырылачак. Хәзерге вакытта иҗтимагый оешмалар белән килешүләр төзелә.   

Журналистлар белән очрашуга конкурста җиңеп чыккан кешеләр дә килгән иде. Мәсәлән, Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкиле Лилия Мөхәммәтҗанова Казанда начар ишетә торган балалар өчен түгәрәкләр оештырган.    

Казанда түгәрәкләр «Мөмкинлекләр галәме»  проекты белән бәйле рәвештә барлыкка килгән. Татарстан башкаласында тозлы камырдан әйберләр ясау, степ-аэробика һәм танып белү сәләтен үстерү түгәрәкләре эшли. Тиздән «Яшь эколог» дәресләре дә үткәрә башлаячаклар. 

– Начар ишетүче балаларның түгәрәкләргә йөрүе белән бәйле хәл итәсе мәсьәләләр бар иде, чөнки аларга ишарәләр теле белән аңлатучы тәрҗемәче кирәк, – ди Лилия. 

Проектлары яшь булса да, алар актив эшчәнлек алып баралар. 

– Ласточкина исемендәге балалар бакчасында өч түгәрәк эшли, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында талантлы балалар ачыклана. Киләчәктә Чаллыда 88 нче санлы балалар бакчасында, аннары Бөгелмә һәм Алабугада түгәрәкләр ачарга җыенабыз. Безгә начар ишетүче әти-әниләр дә ярдәм итә, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X