16+

“Ярый әле, барыбыз да исән...”: күп балалы гаилә янгыннан соң урамда калган

“Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә.

“Ярый әле, барыбыз да исән...”:  күп балалы гаилә янгыннан соң урамда калган

“Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә.

Ун бала белән бергәләп, ничәмә ничә дистә Яңа елларны каршы алып, озатып җибәргән Новиковлар гаиләсе дә бик күп мәшәкатьле кайгы-хәсрәтле тычкан елын тарихка озатып, гайрәтле үгез елын каршы алырга тырышып әзерләнә. Яңа ел программасын яңа экраннан карарбыз дип яңа телевизор да алып куялар. Өй җиһазларын да яңарталар. Чыршы төбендә яшерелеп куелган, барсына да алынган бүләкләр дә Яңа елны көтә.

...Тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен тирә-якка танылган Таня кич буе кызлары белән төрле-төрле салатлар ясый. Әле аларны йоклаткач та үзе тиз генә ятмый. Зур гаилә хуҗабикәсенең бәйрәм алдыннан эше тиз генә бетә димени?! Ул йокларга ятканда сәгать телләре өчкә җитеп килә торган була инде. Иртәгесе бәйрәмне, балаларның сөенечеен, табын янына бергәләп җыелуларын күз алдына китереп елмаеп йоклап китә Татьяна.

Ләкин озак йокларга язмаган икән шул. Уллары Николай уяткач та башта берни аңламый торалар.

– Куркыныч кинодагы шикелле булды. Урынымнан торгач та кай якка барырга белми басып тордым. Тирә-як караңгы. Башта берни дә юк шикелле тоелган иде. Аннары сулап булмый башлады. Борынымны каплап, ишекне ачсам, алдымда үзем кадәрле ялкын! – ди бу хәлне искә алып әни кеше.

“Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә. Бәхеткә, бу төнне әтиләре дә өйдә була. Ул поезларда проводник булып эшли.

...Шул рәвешле кирпечләп төзелгән, икенче каты да өстәлгәч, ак корабка охшап калган йорт күз алдында янып бетә.

31 декабрь иртәсендә – иртәнге сәгать биштә күп балалы гаилә салкын кыш көнендә төнге күлмәкләрдән генә яланаяк карда басып кала. Бөтен документларын, телефоннарын барысын да ялкын ялмый.

– Иң кызганычы фотолар. Балаларның бала чакларының истәлеге калмады. Төрле уңышлар өчен бирелгән грамота-дипломнар да җәл, – ди Татьяна ханым, күз яшьләрен сөртеп. – Ярый әле, үзебез барыбыз да исән. Шунысына шатланып туя алмыйбыз.

Бәхет яшәгән йорт булган

Гаилә башлыгы Игорьның әти-әнисе нигезе була ул. Балалар күбәя башлагач, тулай торакта яшәгән яшьләр бирегә күченеп гомер итә башлый. Бу ак кораб шикелле йортның һәр почмагыннан балаларның шат авазлары ишетелеп тора. Бәхет кереп урнаша.

Новиковлар үзләре биш балага якты дөнья бүләк итә. Аларны тормышка яраклы, кешелекле тырыш, уңган-булган итеп, үз үрнәкләрендә үстерәләр. Үсеп тә җитәләр туган оядан очып чыга да баралар балалар. Бер елны ике туй уздыра гаилә. Балалар башлы-күзле була башлагач, гел ана тавык шикеле кыртлап, балаларын барлап-карап торган хуҗабикә Таня күңелсезләнеп кала. Еш кына күзләре яшьләнгәнен күргән дус хатыннары: “Елама! Гаилә дип хыялланучы ятим балалар күп бит”, – дип юаталар. Шундыйлар янына хастаханәгә дә алып баралар. Аннан тәмәм ныклы карарга килеп кайталар ирле-хатынлы Новиковлар. Өйләре зур, күңелләре аннан да киңрәк булып чыга аларның. Төрле сәбәпләр белән ятим калган биш баланы тагын үз кочакларына сыендыралар. Аларга ата тәрбиясе, ана назы бирергә тырышып яшиләр.

Кешеләр шундый игелекле икән!”

Татьяна авыл Культура йортындагы “Лира” ансамблендә җырлый. Балаларын да сәнгатькә мәхәббәтле итеп үстерә. Новиковлар гаиләсе хакында беркем дә начар сүз әйтә алмый. Шуңа да инде фаҗига булган төнне үк һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә ашыга. Ишеткәне-күргәне йөгереп килеп янгынны сүндерергә булыша. Кайсы кием-салым, ашамлык күтәреп килә, акча бирүчеләр дә була. Мәчеттән, чиркәүдән дә китерәләр.

– Кешеләр шуның кадәр ярдәмчелдер, дип белми идем, – ди Татьяна ханым, тагын күз яшьләрен сөртеп. – Барысына да бик зур рәхмәт. Исән-сау булсыннар. Ә мондый кайгыны дошманыңа да күрергә язмасын.

Яңа елга дип алынган, бирелми калган бүләкләрен бик кызгана ул. “Балаларны (аларның инде 7 оныклары да бар ) сөендерә алмадым, – дип үкенә Татьяна. – Их, алданрак биргән булсам...”

Новиковлар әлегә башка чыгып, үз гаиләләрен корган зур балаларының фатирларында яши. Ярдәм бик кирәк әле аларга. Дүрт балалары балигъ булып өлгермәгән. Кызлары Даша белән Регинага 17шәр яшь, Нәргизәгә – 12, Артурга – 13. Нәргизә, Артур Регина – тәрбиягә алынган ятим балалар, бик кечкенәдән үзләренеке шикелле итеп кадерләп үстергәннәр. Җаннары да, тәннәре дә бигүк сау булмаган бу сабыйларны аякка бастыру өчен күпме йокысыз төннәр уздыруларын үзләре генә беләдер. Менә шулай, артта калган авырлыкларга сөенеп кенә яшәргә тиеш булганнар да бит...

Янгынның сәбәбе электр үткәргечләрендәге төзексезлек, диләр янгын сүндерүчеләр. Йорт бит инде чирек гасырлык, үткәргечләр дә искергәндер.

– Планнарыгыз инди соң? – дип сорыйм, күңелләренә тимәскә тырышып, сак кына.

– Ата -баба нигезендә, шул ук урында яңа йорт салырга уйлыйбыз. Монысы яшәргә яраксыз. Бәлки, бик тиз генә дә булмас. Ләкин башка җиргә күчәсебез килми. Күршеләребез бик яхшы, – ди алар.

Аларның моннан да матуррак, зуррак йорт салып чыгасыларына һәм анда тагын бер түбә астында дус-тату булып яшиселәренә бер генә дә шигем юк. Алар инде янгыннан соң бер-ике көн узуга үзләренең нигезләренә килеп, чистарту эшләрен башлап җибәргән. Ут-ялкыннан куркып, өйдән чыгып качарга мәҗбүр булган бәхет кенә бик ерак китмәсен, тиздән салыначак яңа өйгә кереп, үз урынын тапсын да кабат шунда яшәп калсын иде.
Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, әлеге номерга шалтыратып белешә алалар: 89047675429 (сбербанк картасы номеры әлеге телефонга беркетелгән).
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хэл кайсы районда булган сон?

    • аватар

      gulnara-79

      0

      0

      Яшел Үзән районында

      Мөһим

      loading